Чиста күл (Лаеш районы)

Чиста күлТатарстан Республикасы Лаеш районындагы күл. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

География

Чиста күл — карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл.[1]. Татарстанның Лаеш районында Чистое Озеро авылыннан 2,7 км көнчыгыштарак урнашкан. Су өслеге катлаулы формада. Күлнең озынлыгы 820 м, максималь киңлеге 220 м. Су өслеге мәйданы 7,77 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м.[2]

Гидрография

Күлнең күләме 130 мең м³. Җир асты суларе белән тотрыклы туена. Зәңгәрсу төстәге су, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 51,1 мг/л, үтә күренмәлеге 90 см. Гидробонатлы кальций — суның химик тибы.

Чыганаклар

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар