Тәтеш кантуны
Тәтеш кантоны (рус. Тетюшский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920—1927 елларда гамәлдә торган.
Тарих
Тәтеш кантоны 1920 елда төзелә.
1927 елда юкка чыгарыла, аның территориясе Буа кантоны составына кертелгән.[2]
Административ бүленеш
1926 елда 7 вулыска бүленгән:
- Балтай вулысы
- Бикәй вулысы
- Богородское вулысы
- Килдураз вулысы
- Тәтеш вулысы
- Шәмәк вулысы
- Шонгат вулысы
Вулыслар 170 авыл советына бүленгәннәр.