Чаллы кантоны

Чаллы кантоны (рус. Челнинский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 19211930 елларда гамәлдә торган.

Тарих

Чаллы кантоны 1921 елда Минзәлә кантоныннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килгән.

1928 елда кантон составына Алабуга кантоны кертелгән, ә 1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә, Чаллы кантоны юкка чыгарыла; аның территориясендә Әлмәт, Алабуга, Сарман, Чаллы, Ширәмәт, Пәнҗәр районнары барлыкка киләләр.

Административ бүленеш

1926 елда 11 вулыска бүленгән:

  • Абдул вулысы
  • Акташ вулысы
  • Афанасово вулысы
  • Әхмәт вулысы
  • Зәй вулысы
  • Кармалы вулысы
  • Кузай вулысы
  • Нөркәй вулысы
  • Сарман вулысы
  • Чаллы вулысы
  • Шәңгәлче вулысы

Вулыслар 258 авыл советына бүленгәннәр.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Төркемнәр