Бөгелмә

Бөгелмә (лат. тат. Bögelmä, рус. Бугульма) — Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан шәһәр. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Казаннан 333 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 26,0 км². Халык саны 90630 кеше.

Бөгелмә – Татарстан республикасының зур нефть чыгару үзәге.

Тарих

1736 елдан бирле күбрәк татар авылы дип санала.
1781 елда Уфа өязе
1806 елдан – Оренбург өязе
1851 елдан – Самар губернасы шәһәре статусын алды
1920 елдан башлап Татарстан Республикасы составында
1920-30 елларда кантон үзәге
1930 елдан башлап – Бөгелмә районы үзәге

Сәнәгать

  • механик заводы
  • "Нефтеавтоматика" заводы
  • электротехник заводы
  • механик әйберләр төзәтү заводы
  • кирпеч заводы
  • тимер-бетон әйберләре заводы
  • фәгъфур заводы
  • төзү конструкцияләре комбинаты
  • йорт җиһазлары фабрикасы
  • тегү фабрикасы
  • май-сыр комбинаты
  • ит комбинаты
  • аракы-шәрәб заводы
  • сыра заводы

Транспорт

Автомобиль юлларының хәрәкәт юнәлеше:

Тимер юлда хәрәкәт Куйбышев тимер юлының Бөгелмә станциясе аша гамәлгә ашырыла.

Һава юлы хәрәкәте Бөгелмә аэропорты аша башкарыла. 2015 елның гыйнварына кадәр пассажирларны «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе йөртә. Хәзер пассажирларны «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Мәскәү, Сочи, Сургут һәм Нижневартовскига алып бара.

Шәһәр транспорты шәһәрнең барлык өлешләрен, шул исәптән якындагы Подлесный, Прогресс, Каенлык, Кече Бөгелмә һәм Забугоровка торак пунктларын үз эченә алган унике автобус маршруты белән тәкъдим ителгән.

Мәгариф

Дин

Православие

Әлмәт епархиясенең Бөгелмә округы

  • Бөгелмә шәһәренең Казан-Богородица монастыре собор чиркәве
  • Казан соборы
  • Серафим Соровский храмы
  • Иоанн Предтеча тууы Гыйбадәтханәсе
  • Георгий Победоносец истәлеге чиркәве
  • «Барлык хәсрәтләнүчеләр шатлыгы» Алла Анасы иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханә [4]
Ислам

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте

Бүләкләре

  • Хөрмәт Билгесе ордены (1982 ел) - хуҗалык, мәдәният һәм социаль өлкәдәге уңышлары өчен;
  • ЮНЕСКОның "Тынычлыкның пальма ботагы" Алтын медале (2001 ел);
  • БМОның "БМО-Хабитат" Хөрмәтле исемлегенә кертелә (2011 ел) - "Чиста су" проектын тормышка ашырган өчен;
  • III дәрәҗә Диплом (2002 ел) - "Россиянең иң җыйнакландырылган шәһәре" Бөтенроссия ярышы (халкы 100 меңнән кимрәк шәһәрләр арасында)

Шәһәрдә туган билгеле кешеләр

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә