Әлмәт епархиясе

Әлмәт епархиясе (рус. Альметьевская епархия) — Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгының Татарстан митрополиясенә керүче епархиясе.

undefined

Идарә итүче әрхәрәй — Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы архимандрит Мефодий (Дмитрий Анатолий улы Зайцев) (1978 елның 25 октябрендә Казанда туган)[1]

Епархия үзәге — Әлмәтнең Казан Изге Ана иконасы кафедраль храмы (423450, Татарстан, Әлмәт, Собор мәйданы, 1, корп. 1).

Тарих

2012 елның 6 июнендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары нигезендә, Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә бирелгән. Епархиядә 61 приход исәпләнә. Клириклар 44, монахлар 3. Татарстанның Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары административ чикләрендәге приходларны берләштерә.

Благочиниеләр

  • Әлмәт (шәһәр) — благочинный Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Зайцев)
  • Әлмәт (район) — благочинный иерей Андрей Глубоковский
  • Азнакайблагочинный протоиерей Сергий Голованов
  • Баулыблагочинный протоиерей в.в.б. Борис Ангелич
  • Бөгелмәблагочинный протоиерей Борис Ангелич
  • Зәйблагочинный протоиерей Василий Казаков
  • Лениногорскблагочинный протоиерей Иоанн Антипов
  • Сарманблагочинный протоиерей Роман Галиуллин

Монастырьлар

ТР Әлмәт районы Яңа Михайловка авылы Изге Ана иконасы храмы каршындагы «Знамение» монахлар җәмгыяте. Иеромонах — Хрисанф (Жарков).

Социаль оешмалар

  • Әлмәтнең Петр һәм Павел храмы каршында хатын-кызлар җәмгыяте (рус. сестричество)
  • Бөгелмәнең изге Серафим Саровский храмы каршындагы хатын-кызлар җәмгыяте

Епархиянең мәгълүмат чаралары

  • Епархиянең рәсми сайты
  • Лениногорск благочиниесенең айлык «Параскева» газетасы
  • Атналык «Православие сүзе» тапшыруы
  • Зәй шәһәренең «Зәй ТВ» каналында атналык телетапшыру
  • Зәй шәһәренең «Яңа Зәй» радиостанциясендә атналык тапшыру
  • Әлмәттә ике атнага бер чыгучы «Православие календаре» (рус. Православный календарь) программасы
  • 2016 елның 15 июненнән 99,6 FM ешлыгында эшләүче «Вера» радиосы

Уку йортлары

  • Әлмәттә православие гимназиясе төзелә[2]
  • Кайбер приходларда якшәмбе мәктәпләре эшли.

Тема буенча өстәмә