Чистай епархиясе

Чистай епархиясе (рус. Чистопо́льская епархия) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Татарстан митрополиясе составындагы епархиясе. Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарының административ чикләрендә мәхәлләләрне берләштерә[2].

undefined

Тарих

1899 елның мартында Изге Идарә итүче Синод тарафыннан Казан епархиясе составында махсус Казан руханилар академиясе ректорлары өчен Чистай викарийлыгы оештырылган. Чистай епископлары Казан епархиясенең беренче викарийлары булып исәпләнгән[3]. 1935 елдан гамәлдә булмый.

2012 елның 6 июнендә Изге Синод тарафыннан Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә тапшырылган мөстәкыйль Чистай епархиясе оештырыла[2].

Епископлар

Чистай викарийлыгы
Чистай епархиясе

Епархия төзелеше

Благочиниеләр

Епархия 10 благочиниегә бүленгән.

Бүлекләре

Епархия идарәсе составында 8 бүлек эшли:

  • чиркәү химаячелеге һәм социаль хезмәт итү буенча,
  • дини белем һәм катехизислаштыру буенча,
  • төрмәләрдә хезмәт итү буенча,
  • яшьләр белән эш буенча,
  • миссионерлык бүлеге,
  • казаклар белән мөнәсәбәтләр буенча,
  • гаилә, ана һәм бала мәнфәгатьләрен яклау буенча,
  • мәгълүмат-нәшрият бүлеге

Епархия чиркәү суды гамәлдә (рәисе — протоиерей Димитрий Чурашов — Изгеләрдән изге Аллаһ Анасы япмасы чиркәве приходы настоятеле (Ширәмәт).

Епархия секретаре — иерей Сергий Морковкин.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә