Алексеевск районы
![]() | |||||
|
|||||
Ил |
![]() |
||||
---|---|---|---|---|---|
55°09′00″ с. ш. 50°08′00″ в. д.GЯO | |||||
Статус | Район | ||||
Җөмһүрият |
![]() |
||||
Административ үзәк | Алексеевск | ||||
Нигезләү датасы | 1930 елның 10 августы | ||||
Район башлыгы | Демидов Сергей Анатольевич[1] | ||||
Башкарма комитет җитәкчесе | Гайсин Марат Рафаэлевич[2] | ||||
Рәсми телләр | рус, татар | ||||
Халык саны (2023) |
24 739 кеше (0,7 %) |
||||
Мәйдан |
|
||||
Биеклек | 109 метр | ||||
Сәгать поясы | MSK (UTC+3) | ||||
Автомобиль номерлар коды | 16, 116 | ||||
http://alekseevskiy.tatar.ru | |||||
Алексеевск районы (рус. Алексеевский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Ул төбәкнең үзәк өлешендә, Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Административ үзәге — Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе[3].
Район 1930 елның 10 августында оеша. 1963 елда бетерелә һәм Чистай районына тапшырыла, 1964 елның 4 мартында торгызыла[3].
Географиясе
Алексеевск районының мәйданы — 2074,4 км2, мунициаполь берәмлек Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, федераль әһәмияткә ия Казан-Ырынбур автомобиль магистралендә урнашкан. Административ үзәге — Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе, ул Куйбышев сусаклагычы ярында, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 108 км ераклыкта урнашкан[3].
Чистай, Аксубай, Нурлат, Әлки, Спас районнары белә, Куйбышев сусаклагычы акваториясе буенча — Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары белән чиктәш[3].
Герб һәм байрак
- Төп мәкалә: Алексеевск районы гербы һәм Алексеевск районы байрагы
2006 елның 10 маенда Алексеевск муниципаль районы Советы карары нигезендә муниципаль берәмлекнең гербы һәм байрагы раслана. Сурәтне Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Геральдика советы һәм Россия геральдистлар берлеге эшли. Аның нигезендә 1747 елгы Биләр ландмилиц полкының гербы кулланылган[4].
Гербта Идел буе Болгарының хәрби-сәяси үзәге — Биләр шәһәре хөрмәтенә кызгылт поши сурәтләнгән. Кызгылт төс — хакимиятне һәм намуслылыкны, поши — азатлыкны һәм абруйны символлаштыра. Алтын төстәге сынып, җиргә ауган чыршы — гамәлдәге районның җирләре XVII гасырда Кама аръягы сызыгында урнашкан булуын аңлата[4].
Тарихы
- Төп мәкалә: Биләр
Район үзәге элеккеге Алексеевск авылы территориясендә урнашкан, аңа XVIII гасыр башында нигез салына. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында авылда йон эрләү производствосы, штукатур һәм мич промыселлары үсеш ала[3].
Алексеевск районы 1930 елның 10 августында төзелә 1963 елның 1 февралендә район территориясе Чистай районы составына күчерелеп, бетерелә һәм 1964 елның 4 мартында яңадан торгызыла.
1920 елга кадәр район территориясе Лаеш, Спас һәм Чистай өязләрендә, 1920—1922 елларда шул ук кантоннарда, 1930 елга кадәр Чистай һәм Спас кантоннары составына керә[3]. Муниципаль берәмлектә ул чорда 27 авыл советы, 60 лап авыл җирлеге һәм җирлектә 34 422 кеше яшәгәнлеге билгеле.
1955 елда Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, район җирләренең күп өлеше су астында кала.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының мөстәкыйль административ берәмлеге буларак, район 1930 елның 10 августында барлыкка килә[3]. 1963 елда район бетерелә һәм Чистай районы составына тапшырыла, 1964 елның 4 мартында торгызыла.
1964 елда Алексеевск һәм Биләр районнары берләштерелә. Территориясе 2080 км2 тәшкил иткән. 1964 елдан Алексеевск районы территориясе үзгәрешләр кичерми[5].
2005—2018 елларда район башлыгы вазифасын Козонков Владимир Константинович башкара, соңрак вазифага Демидов Сергей Анатольевич билгеләнә. Башкарма комитет җитәкчесе — Гайнуллин Олег Александрович[6][7].
Административ бүленеш
Алексеевск районында бер шәһәр һәм 19 авыл җирлеге составындагы 59 торак пункт бар[8].
№ | Авыл һәм шәһәр җирлекләре | Админ. үзәк | Торак пунктлар саны | Халык саны | Мәйданы, км² |
---|---|---|---|---|---|
1 | Алексеевское | Алексеевское штп | 3 | ↗11 677[9] | |
2 | Биләр авыл җирлеге | Биләр | 2 | ↗2629[9] | |
3 | Зур Алан авыл җирлеге | Зур Алан (Алексеевск районы) | 3 | ↘862[9] | |
4 | Зур Тигәнәле авыл җирлеге | Зур Тигәнәле | 3 | ↘688[9] | |
5 | Бутлеров авыл җирлеге | Юеш Көрнәле | 5 | ↘993[9] | |
6 | Войкино авыл җирлеге | Войкино | 4 | ↘395[9] | |
7 | Зирекле авыл җирлеге | Зирекле | 6 | ↘692[9] | |
8 | Кыркүл авыл җирлеге | Кыркүл | 1 | ↘446[9] | |
9 | Коры Көрнәле авыл җирлеге | Коры Көрнәле | 1 | ↘295[9] | |
10 | Лебедино авыл җирлеге | Лебедино | 3 | ↘704[9] | |
11 | Лебяжье авыл җирлеге | Лебяжье | 2 | ↗873[9] | |
12 | Левашевоавыл җирлеге | Левашево | 1 | ↗408[9] | |
13 | Майна авыл җирлеге | Югары Татар Майнасы | 4 | ↘887[9] | |
14 | Урманасты Шонталысы авыл җирлеге | Урманасты Шонталысы | 2 | ↗557[9] | |
15 | Родники авыл җирлеге | Родники | 5 | ↘447[9] | |
16 | Ромодан авыл җирлеге | Ромодан | 3 | ↘650[9] | |
17 | Сахаровка авыл җирлеге | Сахаровка | 2 | ↘696[9] | |
18 | Урта Тигәнәле авыл җирлеге | Урта Тигәнәле | 2 | ↘761[9] | |
19 | Кыр Шонталысы авыл җирлеге | Кыр Шонталысы | 3 | ↘755[9] | |
20 | Ялкын авыл җирлеге | Ялкын | 4 | ↘613[9] |
Халык
2020 ел мәгълүматлары буенча, районда 24 969 кеше яши. Hуслар — 60 %, татарлар — 30 %, чувашлар — 6 %, башка халыклар — 4 %[8][10]/
2002[11] | 2003[12] | 2004[13] | 2005[14] | 2006[15] | 2007[16] |
---|---|---|---|---|---|
26 207 | ↘26 200 | →26 200 | ↘25 895 | ↗25 973 | ↗26 057 |
2008[17] | 2009[18] | 2010[19] | 2011[20] | 2012[21] | 2013[22] |
↘26 025 | →26 025 | ↗26 236 | ↘26 204 | ↘26 103 | ↘26 077 |
2014[23] | 2015[24] | 2016[25] | 2017[26] | 2018[27] | 2019[28] |
↗26 107 | ↘26 028 | ↘25 932 | ↘25 763 | ↘25 546 | ↘25 198 |
2021[29] | 2023[30] | ||||
↘24 924 | ↘24 739 |
Районда 20 җирле үзидарә советы 'ikb. Аларда, 2009 елгы халык халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, 26 264 кеше яши, шулардан: руслар — 15 158 (57,7 %), татарлар — 8 063 (30,7 %), чуашлар — 1 717 (6,6 %), мордва — 944 (3,6 %), калганы башка халыклар. Аларның күбесе район үзәгендә (11 224 кеше) һәм Биләрдә (2179 кеше) яши.
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алексеевск районы — күп кенә танылган шәхесләрнең туган җире. Районда шагыйрь — Салих Баттал, җәлилче — Абдулла Баттал, академиклар — Александр Бутлеров, Александр Арбузов, шулай ук генераллар, табиблар, сугыш геройлары туа.
- Иван Кочнев (1921, Николаев-Арбуз — 1958), Советлар Союзы Герое.
- Хәбибулла Хәйруллин (1923, Коры Көрнәле — 1945), Советлар Союзы Герое.
- Михаил Федин (1920, Базяково — 1948, Волжск), Советлар Союзы Герое.
- Василий Халев (1913, Казан — 1944, Белоруссия), Советлар Союзы Герое.
- Михаил Шляпников (1923, Биләр — 2001) — Дан орденының тулы кавалеры.
- Геннадий Прытков (1948, Левашево) — драма артисты, Качалов театры артисты, Тукай премиясе лауреаты (2009).
- Зәки Котлин (1900, Коры Көрнәле-1942, Харьков өлкәсе), генерал-майор, Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
- Шакир Шамильский (1892, Юеш Көрнәле-1945, Казан), драма артисты, ТАССР атказанган артисты (1945).
- Габделхак Шәмсетдинов (1946, Кыр Шонталысы), татар газета-журналлары баш мөхәррире.
- Нуриәхмәт Сафин (1946, Кыр Шонталысы), Кариев театры актеры, РФ атказанган, ТР халык артисты.
- Энҗе Сәйфетдинова, драма актрисасы, Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты (2019).
- Искәндәр Нургаләм улы Галимов (1960, Урта Тигәнәле —2022, Петропавловск-Камчатский), укытучы, мәктәп директоры, Яр Чаллының Үзәк районы башлыгы (2012—2022 елларда).
Икътисад
Алексеевск районы 2020 ел рейтингында тормыш сыйфаты буенча 34 нче урынны алган, 2019 елда төп капиталга инвестицияләр күләме бер кешегә 16 314 сум тәшкил иткән, районда уртача хезмәт хакы — 30 586 сум (республика буенча уртача күрсәткеч — 37 418 сум)[31][32].
Район икътисадында авыл хуҗалыгы мөһим урын алып тора. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 126,6 мең га тәшкил итә. Районда язгы бодай, көзге арыш, арпа, борчак, солы үстерелә. 40 % тан артык җирләрдә бөртекле, 36 % ы — азык, 9 % ы — техник культуралар үстерелә. Гаилә фермалары актив үсә, 2015 елга кадәр районда 21 ферма төзелгән, алар бер ел эчендә 788 тонна сөт һәм 54 тонна ит җитештергәннәр[33][34].
Район сәнәгате күбесенчә җиңел производстволардан һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләрдән гыйбарәт. Эре район ширкәтләре — «Алексеевское сөт-консерва комбинаты» (2017 елдан Сөт заводы), «Алексеевское нәфис туку фабрикасы», «Алексеевскдорстрой» һәм «Алексеевская керамика». 2014 елда «Алексеевская керамика» 75 млн сум инвестиция җәлеп иткән — бу акчаларга кирпеч җитештерү цехы үзгәртеп корыла, яңа киптерү камералары һәм яндыру мичләре сатып алына һәм урнаштырыла[35][33].
2016 елда төбәк продукты күләме 8,1 млрд сум тәшкил иткән. 2017 ел мәгълүматлары буенча, район территориясендә 117 кече эшммәкәрлек предприятиесе һәм 458 эшмәкәр теркәлгән. Шул ук ел мәгълүматлары буенча, эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % гыйбарәт[36].
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район территориясе буенча Р-239 «Казан — Ырынбур — Казакъстан белән чик» автомобиль юлы уза, ул Алексеевск янындагы күпер буенча һәм күпердән көнчыгышка таба Чистай шәһәренә юнәлә. Күпердән көнбатышка 16К-0191 «Алексеевск — Биек Колок» (Самарга таба) автомобиль юлы, 16к-0196 «Левашево — Тукай» (Болгарга таба) юлы уза. Район үзәгеннән көньякка «Алексеевск — Биләр — Мамык — Нурлат» юлы бара. Көньякка таба күпердән «Көнбатыш Ауропа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры төзелеше дәвам итә[3].
Экология
Алексеевск районында региональ әһәмияттәге табигый-тыюлык фондының дүрт объекты урнашкан[3]:
- «Упкын» күле — Хотеевка авылында табигать һәйкәле. Күл 1895 елда карст җимерелү нәтиҗәсендә барлыкка килә: авыл йортлары астындагы бушлыкларны су юа һәм алар 20 метр тирәнлеккә төшә.
- Кече Чирмешән елгасы, озынлыгы — 213 км (шуларның 192 км Татарстан территориясе буенча бара) һәм бассейнның мәйданы — 3190 км2.
- «Биләр» дәүләт аучылык тыюлыгы — 1967 елда республика территориясендә Кама аръягының экологик-географик зонасында, аучылык ресурсларын торгызу һәм саклау өчен оештырыла.
- 587 га мәйданлы «Ивановский сосновый бор» дәүләт табигать тыюлыгы. Ивановский бистәсе янында урнашкан. Тыюлыкта 70 төр кош теркәлгән, аларның 16 сы Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Социаль өлкә

Алексеевск районында 57 белем бирү учреждениесе эшли. Мәдәни өлкәдә китапханәләр, туган як музее, туган якны өйрәнүче Виталий Абрамов исемендәге музей, Салих Баттал исемендәге Олы Тигәнәле музее эшли. Районда рус һәм татар телләрендә «Таң» («Заря») газеты басыла[35].
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы районның төп истәлекле урыннарының берсе булып тора. Биләр үзе 800 га мәйданлы һәйкәлләр комплексын үз эченә ала, аңа ныгытылган өлешләр, киң шәһәр яны, некрополия, шәһәр яны утарлары һәм башкалар керә. Биредә төрле халыкларның иҗат коллективлары чыгыш ясый[3][10]. Биләр җирлегендә «Сәләт» яшьләр һәм яшүсмерләр форумы уза[37].
Искәрмәләр
- ↑ Глава Алексеевского муниципального района . Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2020. Архивировано 20 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Руководитель Исполнительного комитета Алексеевского муниципального района Республики Татарстан . Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2020. Архивировано 12 ноябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Экологический гид, 2015
- ↑ 1 2 Герб Алексеевского муниципального района . Геральдика.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020.
- ↑ Бистәнең 300 еллыгына
- ↑ Алексеевский район . TatCenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020. Архивировано 30 октябрь 2020 года.
- ↑ Козонков Владимир Константинович . Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020. Архивировано 19 сентябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан . Федеральная служба государственной статистики (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
- ↑ 1 2 Алексеевский район — столица Волжско-Камской Булгарии, церкви в стиле барокко и птицы из Красной книги . Реальное время (15 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020.
- ↑ https://web.archive.org/web/20120203125040/http://www.perepis2002.ru/ct/doc/1_TOM_01_04.xls .
- ↑ https://web.archive.org/web/20040404104249/http://www.tatstat.ru/statnas.asp .
- ↑ https://web.archive.org/web/20040705160118/http://www.tatstat.ru/statnas.asp .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055808/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055829/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055849/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst92/DBInet.cgi?pl=8112027 .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls .
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/20101/%D0%A2%D0%BE%D0%BC1-%D0%BD%D0%BE%D0%B2.zip .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150924113335/http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%9E%D1%86%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8%20%D0%BF%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%BE%D1%8F%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F%20%D0%BD%D0%B0%201%20%D1%8F%D0%BD%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8F%202011%D0%B3.pdf .
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar .
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar .
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810010825/http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/a34a46804f041c26ae6abe22524f7e0f/%D0%9C%D0%9E%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB2014.pdf .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar .
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2018/bul_dr/mun_obr2018.rar .
- ↑ http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/64ec280049620f14a900ff3fbd401489/МОчисл2019.pdf .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Bul_MO_2023.xlsx .
- ↑ Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни . Inkazan.ru (16 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020.
- ↑ Среднемесячная номинальная начисленная заработная плата работников организаций по видам экономической деятельности . Федеральная служба государственной статистики (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020. Архивировано 22 октябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 Рейтинг «Реального времени»: «Рублевка» сравнялась по эффективности с нефтехимической столицей Татарстана . Реальное время (5 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020. Архивировано 7 декабрь 2020 года.
- ↑ О стратегии социально-экономического развития Алексеевского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года . Алексеевский районный совет (19 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020.(үле сылтама)
- ↑ 1 2 Алексеевский район . TatCenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020.
- ↑ Паспорт муниципального образования «Характеристика уровня социально-экономического развития муниципального образования. Алексеевский муниципальный район» на 30 ноября 2017 года . "Комитет Республики Татарстан по социально-экономическому мониторингу (22 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020. Архивировано 20 гыйнвар 2021 года.
- ↑ В Алексеевском районе откроется международный молодежный форум «Сэлэт» . Татар-Информ (3 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2020.
Чыганаклар
- Татар энциклопедия сүзлеге — Казан, 1999.
- Алексеевск районының рәсми сайты. 2011 елның 19 май көнендә архивланган.
Әдәбият
- Зиганшин И. И., Иванов Д. В., Томаева И. Ф. Экологический гид по зелёным уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015.
- Алексеевский район // Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан, 2002. — Т. 1. — С. 107—108. — 672 с.