Михаил Федин
Михаил Александрович Федин (22 сентябрь 1920, Базяково, Спас кантоны — 19 июль 1948, Волжск, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия сержанты; лейтенант. Советлар Союзы Герое (10.1.1944)[1].
Тормыш юлы
1920 елның 22 сентябрендә Зөя кантоны, Базяково авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Алексеевск районы) туа. Милләте — рус. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә укый, Казан шәһәренең 15 нче мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлый (1935 ел). Казан машина-трактор станциясендә эшли. 1937 елда Лопатино бистәсенә күчеп килә, Мари целлюлоза-кәгазь комбинаты төзелешендә эшли.
1940 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Совет-фин сугышында катнаша, 7 нче армиянең 86 нчы укчылар дивизиясе 330 нчы укчылар полкның батальон командиры була. Ерак Көнчыгышта, Тын океан флотының торпеда катерларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы турында да шушында ишетә. 1943 елның февраленнән — фронтта. Башта разведчик, соңрак пулеметчы була[2].
Батырлыгы
Курск дугасындагы сугышта катнаша. Зиновьевка торак пункты өчен барган сугышларда, күп кенә командирлар сафтан чыгарылгач, ул бөтен батальонны атакага күтәрә.
Конотоп шәһәре янындагы сугышлар вакытында сержант Федин пулемет отделениесе командиры итеп билгеләнә. Буденовка авылы янында контрһөҗүмне кире кайтарганда, төп удар аның пулеметчылары саклаган флангка туры килә. Барлык расчетлар диярлек һәлак була. Ике тапкыр яраланган булуына карамастан, һәлак булган иптәшләрен алмаштырып, үзе пулемет артына ята һәм һөҗүмне кире кайтарганчы ут алып бара.
1943 елның июлендә Үзәк фронтта сугыша. Поныри станциясе янында кызу бәрелешләр бара. Станцияне кулга төшергән очракта, совет гаскәрләренә Орел–Курск тимер юлын контрольдә тоту һәм дошманга флангтан һөҗүм ясау мөмкинлеге ачыла. Шушында, немецларның оборонасын өзгәндә, взвод камалышка эләгә. Көрәш тәүлек буе бара. Бер тәүлек буе Михаил Федин пулеметы яныннан китми. Батыр сугышчылар, һөҗүмгә күчеп, элекке позицияләрен кире кайтаралар[3].
Днепрны кичкәндә аеруча аерылып тора. Отделениесе белән бергә, беренчеләрдән булып, Днепрның уң ярына чыга. Пулеметчылар шундук сугышка керәләр һәм зур булмаган плацдармны яулап алалар.
Взвод командиры Фединга елга аръягында торган дошман көчләрен белергә куша. Яр буйлап миналар куелган. Федин, елганы йөзеп чыгып, немецларга якынрак шуыша. Кирәкле мәгълүматларны командованиегә хәбәр итә. Алынган мәгълүматлар ярдәмендә совет частьлары кичен һөҗүмгә күчә һәм немецларны тар-мар итә. Федин күп тапкырлар разведкада була. Командование заданиеләрен төгәл үтәгәне, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә[3].
1943 елның октябрендә Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләренә Днепрның сул ягындагы Запорожье шәһәре районында дошман плацдармын юк итү һәм Украинаның шушы эре сәнәгать үзәген азат итү бурычы куела. Сержант Фединның отделениесе беренчеләрдән булып Днепрны кичә. Иң катлаулы шартларда, уң як ярда плацдармны саклап калу һәм киңәйтү өчен, фашистларның һөҗүмен 5 тапкыр кире кага, дошманга зур зыян сала. Сугышта рота командиры һәлак була, полк штабы начальнигы авыр яралана, элемтәчеләр һәлак булалар. Фединның көндәлегендә мондый язма бар: «Миңа батальонны күтәрергә һәм елга аша һөҗүмгә алып барырга туры килде. Немецларны Зиновьевкадан куып чыгардык, нык торсалар да, качарга мәҗбүр иттек».
Бу батырлыгы өчен Федин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә[3].
Совет гаскәрләре Днепрга таба ыргылалар. Федин пулеметчылар отделениесе белән командалык итә. Аның үзенең 17 номерлы пулеметы була, аның белән ул күп кенә хәрби юллар уза. Михаилның отделениесе төнлә белән Днепрның уң ягына төшә. Гитлерчылар елганы өзлексез ут астында тоталар, ракеталар белән яктырталар.
Дошман, совет сугышчыларын Днепрдан алып ташлау өчен, каты һөҗүмнәр ясый. Федин отделениесе кергән гвардияче десантчылар алдынгы отрядына артиллерия ярдәме белән дошманның тулы бер автоматчылар батальоны һөҗүм итә. Ләкин уңышка ирешә алмыйлар. Медвин авылы янында дошман алга бара. Полкның пулеметчылар урнашкан сул флангында гитлерчылар һөҗүме аеруча ярсулы була. Пулемет взводы командиры һәлак була. Сержант Федин командир вазифасын яңадан үз өстенә ала. Сугыш кыза, немецлар совет сугышчыларына каршы танклар, пехота, самолетлар җибәрә. Ләкин гвардиячеләр нык торалар. Тупчылар, дошман пехотасын танклар ярдәменнән өзеп, совет бронебойщикларына һәм пулеметчыларга эшне тәмамларга мөмкинлек бирәләр.
Сигез һөҗүм кире кагыла. Федин взводында 9 нчы һөҗүм алдыннан 17 нче пулемет кына төзек кала, ул да патроннар бетү белән туктый. Совет сугышчылары гранаталар белән алга омтылалар. Гитлерчылар, контрһөҗүм көтмичә, артка чигенәләр.
Взвод көн ахырына кадәр үз позициясен саклый, ә төнлә совет десантчылары, кыю һөҗүм ясап, немецларны кабат берничә йөз метрга чигенергә мәҗбүр итәләр. Бу сугышта командир нык яралана һәм госпитальгә эләгә.
Сержант Михаил Федин, Днепрны кичкәндә һәм елганың уң ярында плацдармны саклаганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы «Кызыл Армиянең генералларына, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында» гы Указы белән «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 3254) тапшырыла.
Сугыштан соң демобилизацияләнә. Мари Иле Республикасының Волжск шәһәрендә яши, кирпеч заводы директоры булып эшли.
1948 елның 19 июлендә вафат була, Волжск шәһәрендә җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены (1944);
- «Алтын Йолдыз» медале;
- «Батырлык өчен» медале (1943);
- «Сугышчан казанышлары өчен» медале (1943).
Исемен мәңгеләштерү
- Герой исеме белән Волжскта урам аталган (1965), шәһәр паркында бюсты куелган.
- 2020 елда Волжскта, Федин урамындагы 1 нче йортта урамның Герой хөрмәтенә аталуы турында мемориаль такта урнаштыралар.
- Мари целлюлоза-кәгазь комбинаты территориясендәге Дан Аллеясында Герой хөрмәтенә мемориаль такта куелган.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263). — С. 1
- ↑ Федин Михаил Александрович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ 1 2 3 Бирин Михаил. 28 лет жизни рабочего паренька из Казани – Героя Советского Союза. www.kam.business-gazeta.ru (4 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2025.
Әдәбият
- Золотые Звёзды тихоокеанцев. — Владивосток, 1982.
- Федин Михаил Александрович // Энциклопедия Республики Марий Эл / Отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола, 2009. — С. 780. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.
- Федин Михаил Александрович // История Марийского края в лицах. 1941—1945 гг. Великая Отечественная война. — Йошкар-Ола: МарНИИЯЛИ, 2015. — С. 258—259. — 374 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-94950-070-5.
- Гуров А., Климов А. В., Мочаев В. А. Федин Михаил Александрович // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 459. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Федин Михаил Александрович
- «Подвиг земляка» (к 80–летию присвоения Федину М.А. звания - Герой Советского Союза) // www.vkm.mari-el.muzkult.ru, дата обращения: 5.3.2025.