Иван Болодурин

Иван Петрович Болодурин (19051943) — Советлар Союзы Герое. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе гвардия сержанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Тәрҗемәи хәле

Иван Болодурин хәзерге Түбән Кама районының Иске Чишмә авылында туа. Милләте буенча — рус.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иркутск өлкәсендә урман сәнәгате хуҗалыгында эшли. 1931 елда Иркутск өлкәсенең Бодайба РХК тарафыннан армия хезмәткә чакырыла. 1933 елда запаста.

1941 елның сентябрендә Яһүд автономияле өлкәсенең Биробиджан РХК тарафыннан кабат армиягә алына. 1943 елның сентябреннән — Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елның сентябренә гвардия сержанты Иван Болодурин Үзәк фронтның 61 армиясе, 76 гвардия укчылар дивизиясенең 234 гвардия укчылар полкының пулеметчылар отделениесе белән командирлык итә. Днепр өчен барган сугышта батырлык үрнәге күрсәтә. Төп батальонны күчерү максатында оештырылган махсус төркемдә, башка сугышчылар белән берлектә, мөһим сугышчан бурычны уңышлы үти[1]. Бу батырлыгы, кыюлыгы һәм куркусызлыгы өчен Болодуринга һәм аның белән бергә булган 8 сугышчыга, үзләре һәлак булганнан соң, 1944 елның 15 гыйнварында Советлар Союзы Герое исеме бирелә..

1943 елның 28 сентябрендә Болодурин тугыз солдаттан торган алдынгы группа белән Белоруссиянең Гомель өлкәсе, Брагинск районында Днепрны кичеп чыга. Төркемдә, Болодуриннан тыш, Георгий Масляков, Акан Корманов, Василий Русаков, Алексей Голоднов, Генрих Гендреус, Арсений Матюк, Иван Заулин, Петр Сафонов та була. Елганың көнбатыш ярында сугышчылар немец траншеясенә бәреп керәләр, танкка каршы ату тупларын һәм пулеметларын алалар, шуннан соң ротага кадәр дошман көчләренең контрһөҗүмен кире кайтаралар. Төркем бу гамәлләре белән 234 гвардия полкының Днепр аша уңышлы кичүенә булышлык итә.

Болодурин 1943 елның 29 сентябрендә һәлак була. Ул Украинаның Чернигов өлкәсе Репки районы, Мысы авылында туганнар каберлегендә җирләнгән[1].

Гвардия сержанты Иван Болодурин, СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы «Кызыл Армиянең генералларына, офицерларына, сержантларына һәм рядовойларына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында»гы Указы нигезендә, «Днепр елгасын кичү буенча командованиенең хәрби боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (үлеменнән соң). Шулай ук Ленин ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнгән[1][2].

Исемен мәңгеләштерү

  • Түбән Кама шәһәрендә бер урам Болодурин исемен йөртә[3].
  • Түбән Кама шәһәрендә, Химиклар пр., 16Г йортта Герой хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган[4].
  • Түбән Каманың «Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучылар монументы» янында Геройга аерым мемориаль стела багышланган.
  • 2010 елның 8 маенда Геройның туган авылы Иске Чишмәдә аңа багышланган мемориаль такта ачылды[5].
  • «Бөек Ватан сугышында һәлак булган Иркутск өлкәсе Советлар Союзы Геройлары» мемориалындагы истәлек тактасына исеме язылган (Иркутск шәһәре, Ленин урамы, 1а йорт)[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Иван Болодурин
  2. {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 гыйнвар (№ 4 (264)). — С. 1. Архивировано 24 сентябрь 2021 года.
  3. См., например: Сергей Толмацкий. В Нижнекамске прошёл парад в честь героя СССР Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine // ИА «Татар-информ». — 3 февраля 2010 года.
  4. Мемориальная доска Болодурина И. П. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2020. Архивировано 24 май 2022 года.
  5. В Республике Татарстан к 65-летию Великой Победы установлены новые объекты, связанные с увековечением событий ВОВ, Героев Советского Союза и полных кавалеров Ордена Славы Архивная копия от 21 октябрь 2021 на Wayback Machine // Сайт Общественной организации ветеранов (инвалидов) войны и военной службы Республики Татарстан. — 25 мая 2010 года.
  6. Болодурин Иван Петрович, Герой Советского Союза. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2020. Архивировано 14 июнь 2012 года.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Кузнецов И. И. Золотые звезды иркутян. — Иркутск, 1982.
  • Навечно в сердце народном / Редкол.: И. П. Шамякин (гл. ред.) и др. — 3-е изд., доп. и испр. — Мн.: Белорусская советская энциклопедия, 1984. — 607 с. — 65 000 экз.
  • Подвиги их бессмертны. — 2-е изд., испр. и доп. — Хабаровск, 1985.
  • Церковный М. Ф., Шиганов А. Д., Юрьев Б. Ф. Героев подвиги бессмертны. — Киев, 1982.