Гомәр Һадимөхәммәтов


Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов (рус. Гумир Мустафьевич Хадимухаметов, 5 гыйнвар 1906, Минзәлә өязе, Уфа губернасы яисә Уфа губернасы21 февраль 1959, Ростов-на-Дону) — капитан, Совет Армиясе хәрбие, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1944).

Тормыш юлы

1906 елның 5 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлә өязенең Яңа Бикчәнтәй авылында (Түбән Кама сусаклагычын тутырганда су астында калган, хәзерге Татарстанның Минзәлә районы территориясендә урнашкан булган) эшче гаиләсендә туган. Милләте — татар. 1915 елдан Анжеро-Судженск шәһәрендә яши, күмер шахтасында эшли һәм кичке рабфакта укый. 1928—1930 елларда Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хәрби хезмәттә була. 1935 елдан мәктәптә укытучы булып эшли һәм читтән торып педагогия институтында укый. Институтны тәмамлаганнан соң, 1939 елдан 1941 елга кадәр Анжеро-Судженск шәһәрендәге 20 санлы мәктәптә директор вазифасында эшли[1][2].

1941 елда Һадимөхәммәтов кабат армиягә чакырыла. Команда составын камилләштерү курсларын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында — 1941 елның ноябреннән. Көнбатыш, Калинин, 1-нче Балтыйк буе, III Беларус фронтларында сугышf[1].

Батырлыгы

Белоруссия территориясендәге Витебск-Орша һөҗүм итү операциясе барышында батырлык күрсәтә. 1944 елның июненә өлкән лейтенант Гомәр Һадимөхәммәтов 1-нче Балтыйк буе фронтының 43 армиясе 235 укчылар дивизиясе 732 укчылар полкы ротасы белән җитәкчелек итә. 1944 елның 23 июнендә Витебск өлкәсенең Шумилин районы Жеребичи авылы янында дошманның саклану сызыгын өзгәндә, аның җитәкчелегендәге рота ике траншея сызыгын яулап ала, Новосёлки һәм Завязье авыллары районында дошман тылына үтеп керә. Дошманның ике һөҗүмен кире кагып һәм яраланып, Һадимөхәммәтов ротаны контрһөҗүмгә күтәрә. Завязьены азат итә, дошманның тере көченә һәм хәрби техникасына сизелерлек зыян сала. Шул рәвешле полкка хәрби бурычны төгәл үтәргә мөмкинлек бирә[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 июлендәге Указы белән, алман баскынчыларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, өлкән лейтенант Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтовка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 4523) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[1].

1946 елдан капитан Һадимөхәммәтов — запаста. Ростов-на-Дону шәһәрендә яши. 1958 елга кадәр зоопарк директоры, аннары «Ростов транспортчысы» артеле рәисе урынбасары булып эшли.

1959 елның 21 февралендә вафат була, Ростов-на-Дону шәһәрендә җирләнгән[1][2].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Анжеро-Судженск шәһәренең элеккеге 20 санлы мәктәбе бинасында мемориаль такта куелган[1].
  • Минзәлә районының Түбән Кама сусаклагычы ярындагы элеккеге Яңа Бикчәнтәй авылы янында урнашкан Яңа Мәлкән авылында Герой исеме белән урам аталган[2].
  • Геройның бюсты Минзәлә шәһәрендәге Дан аллеясында урнаштырылган[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 Шейнман Л. Е. Хадимухаметов Гумир Мустафьевич. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  2. 1 2 3 4 Хабибуллин М. З., Айнутдинова Л. М., Галимуллина Г. Х. Хадимухаметов Гумир Мустафьевич. Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1985. — Кн. 3. — С. 139—141.
  • Навечно в сердце народном. 3-е изд., доп. и испр. — Минск, 1984. — С. 545.
  • Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1963. — С. 553—555.
  • Батырлар китабы — Книга Героев. — Казань, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 166.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Гомәр Һадимөхәммәтов