Николай Липатов
Николай Дмитриевич Липатов (19 май 1916, Тимошкино (Кибәк Шәмшесе), Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 13 август 1944, Грабув, Варшава воеводалыгы[d], Польша Халык Республикасы[d]) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, рядовой, өлкән телефончы. Советлар Союзы Герое (26 октябрь 1944; үлеменнән соң).
Тормыш юлы
1916 елның 19 маенда Казан губернасы, Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Тимошкино авылында туган. Биредә башлангыч мәктәпне тәмамлый. 1933 елда гаиләсе Питрәч районының Малиновка авылына, бер елдан Дәрвишләр бистәсенә күченә. Шоферлар курсларын бетерә, йөкче булып эшли. Соңрак Дәрвишләр бистәсенә күчерелгән Ленинград оптика-механика заводына җыючы-механик булып эшкә керә[1].
1936—1938 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, 1942 елның апрелендә фронтка китә, 160 нчы укчылар дивизиясенең 973 нче артиллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә.
Батырлыгы
Үзәк, I нче һәм II нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышы (1943), Полесье һәм Люблин–Брест (икесе дә — 1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша[2].
1943 елда «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләре, 1944 елның августында «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазендә аның батырлыгы түбәндәгечә язылган: «Дошман оборонасын өзгәндә 17.07.1944 кызылармеец Липатов беренчеләрдән булып Припять елгасын кичә, пехота белән бергә дошман траншеясенә бәреп керә һәм кул сугышында дошманның өч солдатын юк итә. Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә Липатов елганы 6 тапкыр йөзеп чыга һәм өзелгән элемтә линиясен 30 тапкыр ялгый»[3].
1944 елның 13 августында Польшаның Тлущ шәһәреннән 4 чакрым көньяк-көнчыгыштарак урнашкан Грабув торак пункты янында батырлык күрсәтә: яшеренгән җиреннән фашист пулеметына граната ыргыта, ләкин шул ук вакытта яралана. Соңгы көчен җыеп, пулеметка ташлана, аны күкрәге белән каплый. Сугышчылар атакага күтәреләләр һәм дошманны юк итәләр[1].
СССР Югары Советы Президиумы 1944 елның 26 октябрендәге Указы белән Николай Липатовка үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирә.
Грабщина авылында (Грабув авылыннан 3 чакрым көнчыгыштарак) җирләнә. Соңрак Варшавадагы совет сугышчылары җирләнгән 374 нче туганнар каберлегенә күчерелә. Монда Варшаваны азат итү өчен сугышларда һәлак булган 22 000 гә якын совет солдаты һәм офицеры күмелгән.
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале (26.10.1944)[3];
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (18.02.1943);
- «Батырлык өчен» медале (12.08.1943);
- Кызыл Байрак ордены (14.08.1944).
Исемен мәңгеләштерү
- 1961 елда, Казанның 22 нче номерлы мәктәбе эзтабарлары үтенече буенча, Дәрвишләр бистәсендәге Липатовлар гаиләсе яшәгән барак урнашкан Станционная урамы Николай Липатов урамы дип үзгәртелә. Әлеге бистәдә Геройның бюсты куела.
- Дәрвишләр бистәсенең Правда урамындагы 28/9 йортка мемориаль такта беркетелә.
- Биектау районы Шәпше авылы мәктәбендә Герой хөрмәтенә һәйкәл куелган, бер урам аның исемен йөртә.
- 1965 елда Казанның 22 нче мәктәбендә «Ватан» музее ачыла, анда Геройга багышланган стенд урнаштырылган.
- Мәскәүдәге 242 нче мәктәпкә шулай ук Николай Липатов исеме бирелә.
- Биектау тимер юл станциясе бистәсенең район үзәгендәге «Дан Аллеясы» мемориаль комплексында Герой Николай Дмитриевич Липатов хөрмәтенә бюст куелган[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 О каком герое казанцы узнали из школьного сочинения? www.kazan.aif.ru (15 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
- ↑ Липатов Николай Дмитриевич (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ 1 2 Липатов Николай Дмитриевич турында www.pamyat-naroda.ru сайтында.
- ↑ Липатов Николай Дмитриевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Плесцов К. М. Люди высокого подвига. М., 1962.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Николай Липатов