Анатолий Кузнецов


Анатолий Иванович Кузнецов (27 февраль 1914(1914-02-27), Каравыл Тавы ав., Чистай өязе, – 19 гыйнвар 1943(1943-01-19) (28 яшь), Лебяжье бистәсе, Ленинград өлкәсе) — Бөек Ватан сугышы елларында Хәрби–диңгез флотының истребительләр авиациясе очучысы, Советлар Союзы Герое (22.02.1943)[1]. Гвардия капитан (15.05.1942)[2].

Тормыш юлы

1933 елда мәктәпнең җиденче сыйныфын һәм 1936 елда Мәскәү он тарту-элеватор техникумын тәмамлый.

1936 елның августында комсомол юлламасы буенча Эшче-Крестьян Кызыл флотына хезмәткә алына. 1938 елда Ейск шәһәрендәге Сталин исемендәге Хәрби-диңгез авиация училищесын тәмамлый. Кызыл Байраклы Балтыйк флоты хәрби-һава көчләренең 13 истребительләр авиациясе полкында кече очучы булып хезмәт итә. Әлеге полк составында 1939 – 1940 еллардагы Совет-фин сугышында катнаша. 1939 елдан ВКП(б) сафларында.

57 хәрби очыш башкара, төркем составында 2 фин самолетын бәреп төшерә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1941 елның июнендә звено командиры булып хезмәт итә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Бөтен сугышны Хәрби-Диңгез Флоты халык комиссариатының 1942 елның 18 гыйнварындагы 10 нчы боерыгы нигезендә, немец–фашист илбасарлары белән һава сугышларында күрсәткән батырлыгы, ныклыгы, батырлыгы, дисциплинасы һәм оешканлыгы, шәхси составы күрсәткән батырлыклар өчен, КБФ Хәрби-һава көчләренең 4 нче гвардия истребительләр авиациясе полкы итеп үзгәртелгән шул ук полк составында уза. Сугыш дәвамында И–16 истребителендә оча. Ханко ярымутравын саклауда, Таллинны саклауда һәм Ленинград өчен сугышта катнаша. Үзенең беренче җиңүен 1941 елның 29 июнендә үк яулый. Ул вакытта хезмәттәше белән фин истребителе Fokker D. XXI не бәреп төшерә. 1941 елның октябрендә контузия ала[3].

1942 елның 29 мартында КБФ ХҺК нең 4 гвардия истребительләр авиациясе полкына эскадрилья командиры урынбасары итеп билгеләнә.

1942 елның июнь аена Балтыйк флоты ХҺК нең 61 истребительләр авиациясе бригадасының 4 гвардия истребительләр авиация полкында эскадрилья командиры урынбасары гвардия капитаны Анатолий Иванович Кузнецов 270 хәрби очыш ясый (шул исәптән 57 се җир өсте объектларын штурмлауга һәм 29 сы — разведкага), 60 һава сугышында катнаша, шәхсән үзе 5 һәм төркем составында 8 дошман очкычын бәреп төшерә[4]. Шул батырлыклары өчен шул ук вакытта Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә[5].

1942 елның июлендә А.И. Кузнецов БФ ХҺК нең 4 гв. иавп штурманы итеп билгеләнә. Ленинград блокадасын өзү операциясе барышында, 1943 елның 19 гыйнварында, совет артиллериясе утына төзәтмәләр кертү буенча хәрби боерык үти, Аның И–16 истребителен немец зенит уты бәреп төшерә, очкыч Мойка елгасы ярына төшә, очучы һәлак була[3].

Һаләкәтенә кадәр Анатолий Кузнецов 290 хәрби очыш ясый һәм тагын берничә һава сугышында катнаша[6]. Башка мәгълүматлар буенча: шәхсән үзе 8 һәм төркем составында 8 [7], М.Ю. Быковның беренчел тикшеренүләрендә — 5 шәхси һәм 5 төркем җиңүләре[8], ә Анатолий Кузнецовның полкташы Василий Голубев үзенең истәлекләрендә, гомумән, аның 14 шәхси һәм 19 төркем җиңүе турында бәян ителгән[9] (ләкин бу мәгълүматлар бүтән бер чыганакта да очрамый).

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 22 февралендәге «Хәрби-Диңгез Флоты офицерлары һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында»гы Указы нигезендә, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», капитан Кузнецов Анатолий Иванович Советлар Союзы Герое исеменә лаек була[10].

Чыганаклар буенча, Ленинград өлкәсенең Ломоносов районы, Лебяжье бистәсендә җирләнгән. Әмма Герой хөрмәтенә куелган истәлек тактасы Ленинград өлкәсенең Кировск шәһәрендәге туганнар каберлегендә дә бар. Җирләнгән урыны төгәл ачыкланмаган.

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Герой бюсты Нурлат шәһәрендәге мемориаль комплекста урнаштырылган. Шул ук шәһәрдә аның исеме белән урам аталган.
  • Геройның туган авылы Карвыл Тавында бюсты куелган.
  • Нурлат шәһәрендә Куйбышев урамындагы 65 нче йортка Геройга мемориаль такта куелган.
  • Геройның исеме шулай ук Лебяжье бистәсендәге «Борки» сугыш мемориалында һәм Кировск шәһәрендәге (Ленинград өлкәсе) туганнар каберлегендә мемориаль такталарда мәңгеләштерелә.

Искәрмәләр

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему и рядовому составу Военно-Морского флота» от 22 февраля 1943 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1943. — 23 февраля (№ 9 (215)). — С. 1
  2. Лурье В. М., Полухина Т. В. Морские лётчики — Герои Советского Союза. Кузнецов Анатолий Иванович. // Морской сборник. — 2011. — № 11. — С. 63—64.
  3. 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Анатолий Кузнецов
  4. Бу мәгълүматлар Герой исеменә тәкъдим итү кәгазенең икенче битендә бәян ителгән. Әмма документның икенче битендә «Югары башлыкларның бәяләмәсе» бүлегендә дошманның 8 очкычын бәреп төшергән өчен тәкъдим ителүе турында язылган (ялгыш булуы мөмкин). Бу мәгълүмат соңрак Герой турындагы күп кенә басмаларда күрсәтелә башлый, мәсәлән, «Советлар Союзы геройлары» (1987-1988) ике томлыгында шушы мәгълүмат китерелә.
  5. Наградной лист на присвоение А. И. Кузнецову звания Героя Советского Союза. // ОБД «Память народа» Архивная копия от 28 ноябрь 2022 на Wayback Machine.
  6. Быков М. Ю. Все асы Сталина. 1936—1953. — М.: Яуза, 2014. — С. 633—634. — (Элитная энциклопедия ВВС). — ISBN 978-5-9955-0712-3.
  7. Полак, Томас; Шоурз, Кристофер. Асы Сталина. 1918-1953: Война в воздухе. Статистика побед и поражений: Энциклопедия. / [Пер. с англ. А. К. Ефремова]. — М.: Эксмо, 2003. — 654 с.
  8. Быков М. Ю. Победы сталинских соколов. — М.: «ЯУЗА—ЭКСМО», 2008.
  9. Голубев В. Ф. Крылья крепнут в бою. 2-е изд. — Л.: Лениздат, 1984. — Глава «Прорыв блокады».
  10. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу и рядовому составу Военно-Морского флота» от 22 февраля 1943 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1943. — 23 февраль (№ 9 (215)). — С. 1. Архивировано 19 ноябрь 2021 года.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои войны. — Таллин, 1984.
  • Герои Советского Союза Военно-Морского Флота. 1937—1945. — М.: Воениздат, 1977.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн.2. — Казань, 1984.
  • Батырлар китабы – Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Цапов И. И., Конев В. Н., Мясников Ю. А. Гвардейцы Балтики крылатой. — М.: ООО "Дельта НБ", 2006.

Тема буенча өстәмә