Кузьма Афанасьев

Кузьма Афанасьев (рус. Кузьма Кириллович Афанасьев; 15 сентябрь 1917, Иске Тумба, Спас өязе, Казан губернасы20 декабрь 1966, Татарстан АССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, сержант. Советлар Союзы Герое (1945).

Тормыш юлы

1917 елның 15 сентябрендә Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Әлки районы) Иске Тумба авылы крестьян гаиләсендә туа[1]. Милләте — чуаш. Башлангыч белем алгач, колхозда һәм Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы, Тельман урман сәнәгате хуҗалыгында эшли.

Бөек Ватан сугышында

undefined

1939 елда Кузнечиха РХК тарафыннан мобилизацияләнә. 1941 елның сентябреннән — Бөек Ватан сугышында. Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм II Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышы (1943), Украина, Молдавия, Венгрия, Румыния, Чехословакияне азат итү өчен барган сугышларда катнаша[2].

II Украина фронтының 53 армия, 228 укчылар дивизиясе, 795 укчылар полкында пулемет отделениесе командиры, сержант.

1944 елның октябрендә батырлык күрсәтә. 25 октябрьдә отделениесе белән беренче булып 2 көймәне кулга төшерә һәм Тисафюред шәһәре (Венгрия) тирәсендә Тиса елгасын кичә. 4 тәүлек эчендә аның пулемётчылары дошман солдатлары төялгән 7 көймәне батыра. 18 контрһөҗүмне кире кайтара. Камалышка эләккәч, Афанасьев, пулемёттан атып, 40 ка якын фашистны юк итә, башкалары чигенәләр. Плацдармда ул дүрт тапкыр яралана, әмма сугыш кырын ташламый[3][4].

Әлеге сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 24 мартында К. К. Афанасьевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң үзенең туган ягына кайтып Тельман урман сәнәгате хуҗалыгында хуҗалык мөдире булып эшләвен дәвам итә.

1966 елның 20 декабрендә вафат була, туган ягында җирләнгән[5].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында Герой исеме белән урам аталган[5];
  • Геройның туган авылы Иске Тумбада туган көнендә искә алу чаралары уздырыла[7].

Искәрмәләр

  1. Афанасьев Кузьма Кириллович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  2. Афанасьев Кузьма Кириллович в Чувашской энциклопедии
  3. Афанасьев Кузьма Кириллович (рус.). Герои Отечества. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  4. "Россия моя история", мультимедиапарк. День в истории: бой на реке Тиса. dzen.ru (9 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2025.
  5. 1 2 Афанасьев Кузьма Кириллович. Журавли нашей памяти. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2025.
  6. Наградной лист Кузьмы Афанасьева на сайте "Память народа". Дата обращения: 14.01.2025
  7. Ляйля Ахметшина. В селе Старая Тумба отметили 100-летие со дня рождения Кузьми Афанасьева Кирилловича. alki-rt.ru (13 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2025.

Әдәбият

  1. Афанасьев Кузьма Кириллович // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 1 /Абаев— Любичев/. С. 89.
  2. Афанасьев Кузьма Кириллович // Ермолаев А. Шагнувшие в бессмертие / А. Ермолаев, Н. Калашников. — Ульяновск, 1994. — С. 16–17.
  3. Рогачев Я. Подвиг на Тиссе / Я. Рогачев // Автостроитель. — 1985. — 12 мая.
  4. Яшин Р. Не дрогнул в бою // Знамя коммунизма. — 1986. — 22 февраля.
  5. Галимов Ф. Ровесник Октября // Звезда. — 1967. — 11 августа.
  6. Кожанов Л. Это было за Тиссой // Звезда. — 1965. — 9 мая.
  7. Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань. Тат. Кн. изд. 1963. С. 29–31.
  8. Исаев Ю. Н. Чувашская энциклопедия — Чувашское книжное издательство, 2006. С. 2567. — ISBN 978-5-7670-1471-X.
  9. Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  10. Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә