Петр Шафранов
Петр Григорьевич Шафранов (22 гыйнвар 1901, Зур Фролово, Тәтеш өязе, Казан губернасы — 4 ноябрь 1972, Мәскәү) — Ватандашлар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан совет хәрби җитәкчесе, генерал-полковник (1958), Советлар Союзы Герое (19.04.1945)[1].
Тормыш юлы
1901 елның 9 гыйнвар (22 гыйнварында) Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Буа районы) Зур Фролово авылында туа[2]. 13 яшьтән авылдан читкә китеп эшли: Царицын (хәзер Волгоград) шәһәрендә кочегар, Идел елгасында буксирларда штурвалчы, матрос. 1919 елның октябрендә Кызыл гаскәргә алына һәм гади гаскәридән генерал-полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Ватандашлар сугышында Көньяк фронтта сугыша, Сивашны кичә, ак финнарга, Врангель гаскәренә, Литва армиясенә, Төркестан фронтында басмачыларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
1923 елда Саратовта тупчылар курсларын тәмамлый. 1926 елда Киевта тупчылар мәктәбендә укый башлый, аннан күчерелеп, 1928 елда Сумы артиллерия мәктәбен бетерә. 1934 елда Кызыл гаскәрнең Ф. Э. Дзержинский исемендәге артиллерия академиясен тәмамлый. 1923—1938 елларда Кызыл Армиянең артиллерия подразделениеләрендә командирлык вазифаларында эшли. 1938—1941 елларда СССР ХКС каршындагы Оборона комитетында.
Бөек Ватан сугышы
1941 елның июленнән Резерв фронтының 31 нче армиясе 247 нче укчылар дивизиясенең 778 нче артиллерия полкы командиры, октябрьдән Калинин һәм Төньяк-Көнбатыш фронтларының 22 нче һәм 4 нче удар армияләре 249 нчы укчылар дивизиясенең артиллерия командиры. 1942 елның башында Пено, Андреаполь, Селижарово, Осташков, Торопец, Велиж, Холм районнарындагы каты бәрелешләрдә катнаша. Торопец-Холм юнәлешендә һөҗүмнәрдә күрсәткән батырлыгы өчен 249 нчы укчылар дивизиясе Ленин ордены белән бүләкләнә, 16 нчы гвардия дивизиясе итеп үзгәртелә һәм Көнбатыш фронтның 30 нчы армиясенә кушыла. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Петр Шафранов әлеге дивизия командиры итеп билгеләнә.
1942 елның 27 ноябреннән генерал-майор. Калинин фронты составында Ржев шәһәрен азат итүдә катнаша. 1943 елның сентябреннән Петр Шафранов 36 нчы корпус командиры. Шафрановчылар Орёл-Брянск, Гродно операцияләрендә катнаша, Орша-Минск юнәлешендә һөҗүм итәләр, Березина, Неман елгаларын кичә, Көнчыгыш Пруссия, Польша, Чехословакия шәһәр-авылларын азат итә.
1944 елның 13 сентябреннән генерал-лейтенант. 1944 елның октябрь-декабрендә 5 нче армия командиры, 1944 елның декабреннән 1945 елның маена кадәр 31 нче армия командиры. Көнчыгыш Пруссиядә хәрби операцияләр белән оста җитәкчелек иткән өчен 1945 елның 19 апрелендә ССРБ Югары Советы Президиумы указы нигезендә Петр Шафрановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Җиңүне Чехословакиядә каршылый.
Сугыштан соңгы тормышы
1948 елда К. Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академиянең югары курсларын тәмамлый. 1948 елның августыннан ПВОның Донбасс, 1952 елның июненнән Баку округы, 1954 елның апреленнән Урал округы гаскәрләре белән җитәкчелек итә. 1956-1959 елларда ПВО хәрби команда академиясе башлыгы. 1958 елның 18 февраленнән генерал-полковник. 1959-1965 елларда Варшава килешүе илләренең Берләшкән кораллы көчләре баш идарәсенең Маҗарстан гаскәрендәге вәкиле. 1965 елдан запаста.
1950-1954 елларда 3 нче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.
1972 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә вафат була, Новодевичье зиратында җирләнгән.
Соңгы көненә кадәр сугышчан дусты, армиядә элемтә башлыгы булып хезмәт иткән Шамил Абдулла улы Ваһапов белән элемтәдә тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (19.04.1945, 7418 санлы медаль)[3];
- ике Ленин ордены (21.02.1945, 19.04.1945);
- өч Кызыл Байрак ордены (31.01.1942, 3.11.1944, 15.11.1950);
- II дәрәҗә Суворов ордены (27.08.1943);
- II дәрәҗә Кутузов ордены (30.01.1943);
- II дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены (4.07.1944);
- Алтын хач ордены (Польша)
- Венгрия Халык Республикасы Байрагы ордены (Венгрия);
- Британ империясе ордены командоры (Бөекбритания; 1944)[4];
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (28.10.1967);
- «Кенигсбергны алган өчен» медале;
- «Праганы азат иткән өчен» медале.
Хәрби дәрәҗәләре
- генерал-майор — 27.11.1942;
- генерал-лейтенант — 13.09.1944;
- генерал-полковник — 18.02.1958.
Исемен мәңгеләштерү
- Туган авылында Петр Шафранов урамы бар.
- СССР Диңгез флоты министрлыгы судносына исеме бирелгән.
- 1975 елда Татарстан АССРның Буа шәһәрендәге Завод урамы исеме Шафранов урамы итеп үзгәртелгән[5].
- Герой бюсты Буа шәһәренең үзәк мәйданында һәм Зур Фролово урта мәктәбе территориясендә урнаштырылган[6][7].
- Буа районының Зур Фролово урта мәктәбенә герой исеме бирелгән[7].
- Зур Фролово урта мәктәбе фасадына мемораиаль такта эленгән[7].
- Буа туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое, Буа районында туган Петр Шафрановка багышланган экспозиция бар[7].
Искәрмәләр
- ↑ Шафранов Пётр Григорьевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ Шафранов Петр Григорьевич
- ↑ Информация о награждениях П. Г. Шафранова приведена по: Картотека награждений П. Г. Шафранова. // ОБД «Память народа».
- ↑ Вручение английских орденов и медалей / Газета Красная звезда — 11.05.1944 — № 111 (5791).
- ↑ Улица имени Шафранова. «Гасырлар авазы», 2009 ел, № 2, archived from the original on 2017-05-23, retrieved 2017-06-21
- ↑ Шафранов Петр Григорьевич
- ↑ 1 2 3 4 Шафранов Петр Григорьевич, archived from the original on 2025-05-05, retrieved 2025-05-05
Әдәбият
- Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Великая Отечественная война. Командармы. М., 2005.
- Герои огненных лет. М.: «Московский рабочий», 1975.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 3. Казань, 1985.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Галицкий К. Н. Годы суровых испытаний. 1941—1944 (записки командарма) — М.: Наука, 1973.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Петр Шафранов [Тикшерелгән 5 май 2025]