Исаев Алексей Петрович

Алексей Петрович Исаев (18 апрель 1906, Исай, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе22 гыйнвар 1945, Будапешт, Венгрия) — совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, автоматчылар ротасы отделениесе командиры, сержант (1945). Советлар Союзы Герое (28.04.1945, үлгәннән соң).

Тормыш юлы

1906 елның 18 апрелендә[1][2][3] Казан губернасының Зөя өязе Малая авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Исаево авылы) крестьян гаиләсендә туган[3]. Милләте — рус. Дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда, аннары Казандагы төзелешләрдә һәм заводларда эшли[1].

Бөек Ватан сугышында

1941 елның 9 октябрендә Казан шәһәренең Бауман РХК тарафыннан мобилизацияләнә[4][2]. Запас полкта кече командирлар мәктәбен тәмамлый, сержант исемен ала[1]. 1941 елдан ВКП (б) әгъзасы. 1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы армиянең 180 нче укчылар дивизиясе 42 нче укчылар полкының автоматчылар ротасы отделениесе командиры[1][3]. Сугышчан юлын Воронеж янында 40 нчы армия составында башлый[1].

Төньяк-Кавказ  [рус.], Көньяк-Көнбатыш, Воронеж, II һәм III Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен сугышта (1943), Курск сугышында, Днепрны кичүдә һәм Киевны азат итүдә, шулай ук Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Венгрияне азат итү сугышларында (1943–1945) катнаша[1]. Корсунь-Шевченко операциясе барышындагы сугышлар өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә[2]. 1944 елның мартында яралана[4], госпитальдә ятып чыкканнан соң үз частенә кире кайта[5].

1945 елның 22 гыйнварына каршы төндә Будапешт шәһәре янында автоматчылар ротасы дошман өчен терәк пункты булып торган ике катлы йорт өчен сугыш алып бара. Исаев отделениесе бинага беренчеләрдән булып бәреп керә һәм гранаталар ыргыта. Пулемет уты яңадан ачылгач, Исаев амбразурага ташлана һәм аны үз гәүдәсе белән каплый, бу исә ротага сугышчан бурычны үтәүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә[6]. Будапештның Керепеши зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 28 апрелендәге Указы белән сержант Алексей Петрович Исаевка үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[1].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • СССР Оборона министры боерыгы белән исеме хәрби частьның шәхси составы исемлегенә мәңгелеккә кертелгән;
  • Герой туган Малая авылы 1963 елда Исаево дип үзгәртелә;
  • Казанда 14 нче Союз урамы шәһәр советы башкарма комитетының 1962 елның 27 октябрендәге карары белән Исаев урамы дип йөртелә башлый. 12 нче йорт диварына истәлек тактасы куела[4];
  • 2020 елның 30 августында Югары Ослан авылының Геройлар паркында А. П. Исаевка бюст ачыла;
  • 2020 елның 27 сентябрендә Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Исаев исеме бирелә, мәктәп музеенда Геройга багышланган экспозиция булдырылган[7][4];
  • 2020 елның 6 ноябрендә Исаево авылындагы һәйкәлгә мемориаль такта куела[4][3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Исаев Алексей Петрович. warheroes.ru. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  2. 1 2 3 4 Исаев Алексей Петрович : Документ в электронном банке документов «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  3. 1 2 3 4 Исаев Алексей Петрович. tatarica.org. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  4. 1 2 3 4 5 Исаев Алексей Петрович. slava-dan.tatarstan.ru. Герои земли Верхнеуслонской. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  5. Он тогда не вернулся из боя. Национальная электронная библиотека Республики Татарстан (26 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  6. Исаев Алексей Петрович. tatfrontu.ru. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  7. Рус Макылы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1. Абаев — Любичев. — 911 с. — 100 000 экз.
  • Зайцев А. Д., Рощин И. И., Соловьёв В. Н. Зачислены навечно: Биографический справочник. — М.: Политиздат, 1990. — Т. Кн. 1. — 100 000 экз. — ISBN 5-250-00410-5.
  • Побратимы Матросова / Сост. В. Д. Дончик. — Минск: Беларусь, 1984.
  • сост. М.В. Черепанов, Е.В. Панов. Книга Героев = Батырлар китабы. — Казань, 2022.
  • сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана. — Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә