Степан Крайнов
Степан Матвеевич Крайнов (14 ноябрь 1920, Базарлы Матак, Матак волосте, Спас кантоны, Татарстан АССР, РСФСР[d] — 20 июль 2005, Түбән Новгород) — совет офицеры, Бөек Ватан сугышында гвардия кече лейтенанты, Т-34 танкы командиры (52 нче гвардия танк бригадасы, 6 нчы гвардия Киев-Берлин танк корпусы, 3 нче гвардия танк армиясе, I Украина фронты), сугыштан соң — майор. Советлар Союзы Герое (23 сентябрь 1944).
Тормыш юлы
1920 елның 14 ноябрендә Спас кантоны Базарлы Матак авылында (хәзерге Әлки районы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус. Яшьли әтисез кала, 1923 елда әнисе белән Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәренә туганнары янына күченә. Автозавод районының 19 нчы мәктәбендә 10 сыйныф тәмамлый. 1941 елда Горький су транспорты инженерлары институтының 3 курсын бетерә[1].
1941 елның октябрендә Кызыл Армиягә чакырыла. 1942 елның апрелендә Магнитогорск шәһәрендәге Ленинград бронетанк училищесы каршындагы команда составын камилләштерү курсларын тәмамлый[1].
1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә. Танк командиры, танк взводы командиры була. Калинин һәм I Украина фронтларында сугыша. 1945 елның февраленнән ВКП(б) әгъзасы.
Бөек Ватан сугышында түбәндәге операцияләрдә катнаша[1]:
- 1942—1943 — Ржев шәһәре өчен сугыш;
- 1943 — Духовщина һөҗүм операциясе;
- 1944 — Львов-Сандомир операциясе, Золочев, Яворов, Янув шәһәрләрен азат итү, Висла елгасын кичүдә һәм Сандомир плацдармындагы сугыш;
- 1945 — Висла-Одер операциясе, шул исәптән Радомско, Глейвиц (Гливище) шәһәрләрен азат итү сугышлары, Одерда Оппельна (Ополь) һәм Бреслау (Вроцлав) районында ике плацдарм яулау, Берлин операциясе, Барут шәһәре тирәсендәге сугыш һәм Берлиндагы урам сугышлары, Праганы азат итү.
1942 елның ноябрендә Ржев янындагы каты сугышларда яралана һәм 1943 елның гыйнварына кадәр дәвалана. Шул ук елның сентябрендә икенче тапкыр яралана һәм тагын госпитальгә эләгә[2].
6 нчы гвардия танк корпусының 52 нче гвардия танк бригадасы танк командиры гвардия кече лейтенанты Крайнов 1944 елның 13 августында батырлык үрнәге күрсәтә. Мокре торак пункты янындагы Сандомир плацдармында (Польшаның Сташув шәһәреннән көнбатыштарак) разведка вакытында засадада торган танк экипажы дошманның пехота ярдәме белән хәрәкәт иткән 20 танкка каршы чыга, «Тигр» һәм «Пантера» танкларын, 30 га якын дошман солдат-офицерын юк итә[1][3].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 23 сентябрендәге Указы белән, «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», гвардия кече лейтенанты Крайнов Степан Матвеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 4660) тапшырыла[1].
1946 елдан майор С. М. Крайнов запаста. 1949 елда Вологда сөт хуҗалыгы институтын тәмамлый. Дальнее Константиново сөт заводында инженер-технолог һәм баш инженер, Росглавмолпромның Горький өлкә идарәсендә җиһазлар буенча инженер булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, Түбән Новгородта яши[1].
2005 елның 20 июлендә вафат була, Түбән Новгород шәһәрендә җирләнгән[4].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (23 сентябрь 1944);
- Ленин ордены (23 сентябрь 1944);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11 март 1985);
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (6 август 1944, 15 март 1945);
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (9 май 1945) һәм башка бик күп медальләр;
- Түбән Новгородның мактаулы гражданины[1].
Исемен мәңгеләштерү
- Түбән Новгород шәһәрендә су транспорты университеты бинасына, Герой укыган мәктәп диварына (2020) һәм соңгы елларда яшәгән йортына (Ковалихинская урамы, 72 йорт; 2005) мемориаль такталар эленгән[1].
- 2020 елда Түбән Новгород кинорежиссеры һәм блоггеры Дмитрий Романов Степан Крайнов батырлыклары турында Н. В. Тихонов һәм С. Д. Романовның «Судьба танкиста» китабы мотивлары буенча документаль фильм төшерә.
- Туган авылы Базарлы Матакта иң зур урамнарның берсе Герой исемен йөртә һәм Геройлар аллеясында стела куелган[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Степан Крайнов
- ↑ Степан Матвеевич Крайнов // www.vsuwt.ru (06.03.2025)
- ↑ Крайнов Степан Матвеевич. www.names52.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ Крайнов Степан Матвеевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ Низамиева Л. Алькеевский район: дети нашего земляка, Героя Советского Союза Степана Крайнова приехали в район в поисках своих корней // www.tatfrontu.ru (1 июля 2019)
Әдәбият
- Тюльников Л. К., Басович Я. И. Герои Советского Союза — горьковчане. 2-е изд., перераб. и доп. Горький, 1981. / стр. 137;
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1963. / стр. 283—285;
- Ягодинский Е. А. Золотые Звезды речников. — М., 1971, вып.1. / стр. 35—37.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.