Газинур Гафиятуллин

Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин (рус. Газину́р Гафиату́ллович Гафиату́ллин; 13 гыйнвар 1913, Сугышлы, Бөгелмә өязе, Самара губернасы14 гыйнвар 1944, Овсище[d], Тверь өлкәсе) ― Совет-фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы, сержант. Советлар Союзы Герое (4 июнь 1944, үлгәннән соң).

Тормыш юлы

1913 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаилә Оренбург өлкәсенә күченә, ачлыктан әнисе вафат була. Әтисе, икенче кат өйләнеп, гаиләсен кире туган авылына алып кайта. Газинур колхозда эшли, урман кисә, юллар сала[1].

1934 елда Гыйльмеруй исемле кызга өйләнә, кызлары Сәмига туа.

1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша, демобилизациядән соң авылына кайта, улы Мөдәррис туа.

1941 елда кабат фронтка китә, Петрозаводск шәһәренә җибәрелә, Карелия фронтында дүрт ай санитар булып хезмәт итә.

1942 елда Волхов фронтында, Төньяк-Көнбатыш фронтның 1 нче удар армиясендә, 1943 елда Төньяк-Көнбатыш фронтта сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.  Шул ук елны полк пулеметчылар мәктәбен тәмамлап (1943 елның 5 декабре), сержант дәрәҗәсен ала.

1943 елның декабрендә 20 нче укчылар полкының 2 нче укчылар батальонында (37 нче укчылар дивизиясе, 44 нче укчылар корпусы, 22 нче армия, II Балтыйк буе фронты) пулемет отделениесе командиры урынбасары булып хезмәт итә[2].

Батырлыгы

1944 елның 13 гыйнварында 20 укчылар полкы Яңа Сокольники юнәлешендә һөҗүм итә. Полкка Насва һәм Яңа Сокольники станцияләре арасындагы Овсище авылында фашистларның оборона терәк пунктын алырга боерык бирелә. Икенче батальон Черново авылыннан Сопки авылына таба һөҗүм итеп килә. Биредә, кар баскан кырда, дошманның дзоты сугышчыларга юлны каплый.

Ике автоматчы уты ышыгында сержант Газинур Гафиятуллин дзотка якынлаша һәм бер-бер артлы өч граната ыргыта. Дошман пулеметы күпмедер вакытка тынып кала. Ләкин майор Бушуев батальонының яңа һөҗүме вакытында дошман дзоты тагын ут ача.

Сержант Гафиятуллин, «Ватан өчен! Сталин өчен!» сүзләрен кычкырып, үз гәүдәсе белән дзот амбразурасын каплый. Фашистларның пулеметы тынып кала, сугышчылар алга ыргылалар. Совет сугышчылары Сопки һәм Овсище авылларында ныгып урнашалар.

Г. Гафиятуллин Калинин (хәзерге Псков) өлкәсенең Яңа Сокольники районы, Екимово авылыннан 200 м көньяк-көнбатыштарак җирләнгән.

Советлар Союзы Герое исеме Гафиятуллинга 1944 елның 4 июнендә (үлгәннән соң) бирелә[3].

1963 елда Геройның кабере Псков өлкәсенең Великие Луки районы, Иваново авылына, туганнар каберлегенә күчерелә.

Гаиләсе

Хатыны Гыйльмеруй Гафиятуллина 3 баласы (Сәмига, Мөдәррис, Әнвәр) белән тол кала. 103 яшендә Бөгелмәдә вафат була[4].

Исемен мәңгеләштерү

undefined
  • Бөгелмә кадетлар интернат-мәктәбенә Герой исеме бирелгән;
  • Бөгелмә, Лениногорск (Геройлар Аллеясе), Сугышлы һәм Түбән Новгород өлкәсенең Большое Рыбушкино авылларында Геройга һәйкәл куелган;
  • Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Кукмара урамнары Герой исеме белән аталган. Великие Луки районында шулай ук исеме мәңгеләштерелгән.
  • Бөгелмә районы Сугышлы авылында музей-йорты эшли;
  • 1951 елда Габдрахман Әпсәләмов татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин истәлегенә «Газинур» романын яза[5].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ГАФИАТУЛЛИН Газинур Гафиатуллович 13.01.1913-14.01.1944 Герой Советского Союза (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  2. Гафиятуллин Газинур Гафиятович (рус.). ВДПО.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  3. Гафиятуллин Газинур Гафиятулла улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  4. Газинур Гафиятуллинның хатыны 103 яшендә вафат булган. Татар-информ, 15.11.2021
  5. Гафиатуллин Газинур Гафиатуллович (1913-1944) (рус.). Лениногорский муниципальный район и город Лениногорск. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.

Әдәбият

  • Хакимов М. С., Сафаров М. А. Татары: Воины. Труженики. Патриоты. — М.: Закон и порядок, 2006.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә