Хафиз Сабиров


Хафиз Сабир улы Сабиров (1910, Иске Торҗа, Чепья вулысы, Малмыж өязе, Нократ губернасы, Россия империясе5 март 1940, Выборг) — Кызыл Армия кече лейтенанты, пулемёт взводы командиры, Совет-фин сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (21 март 1940).

Тормыш юлы

1910 елда Вятка губернасының Малмыж өязе (хәзерге Балтач районы) Шода авылында (башка мәгълүматлар буенча Иске Торҗа авылында) туа. 4 яшендә үксез кала, әтисе Донбасс шахталарына эшкә китә, кире әйләнеп кайтмый. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлый.

1932 елда Эшче-крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә алына. Командирлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый. Совет-фин сугышында катнаша, Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 нче армиясе, 86 нчы мотоукчылар дивизиясенең 169 нчы укчылар полкында пулемет взводы командиры була[1].

1940 елның 1–5 мартында Сабиров взводы Карел муенындагы Туппурансаари бистәсе (Вихревой утравы) янындагы сугышларда катнаша, дошманга зур зыян сала. 1940 елның 5 мартында Сабиров укчылар батальонның чигенүен уты белән каплап кала һәм фин гаскәрләре белән сугышта һәлак була. Виипури шәһәре тирәсендә, хәзер Ленинград өлкәсе Выборг шәһәре, Харяппян Ниеми борынында җирләнгән[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы белән, «Фин акгвардиячеләренә каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», кече лейтенант Хафиз Сабиров Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була (үлеменнән соң). Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән[1].

Исемен мәңгеләштерү

  • Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Герой истәлегенә ул укыган Балтач районының Куныр урта мәктәбе диварына мемориаль такта эленгән.
  • Балтач бистәсе һәм Шода авылындагы урамнар Герой исемен йөртә.
  • Балтачта һәм Шода авылында Геройлар аллеясында бюсты куелган.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Хафиз Сабиров

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә