Гыймазетдин Вәҗетдинов

Гыймазетдин Вәҗетдинов (рус. Вазетдинов, Гимазетдин Вазетдинович) — Совет Армиясе кече лейтенанты, Совет-фин сугышында катнашкан, Советлар Союзы Герое (1940; үлеменнән соң).

Тәрҗемәи хәле

1907 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең Исәнсеф авылында (хәзерге Мөслим районы) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа[1][2]. Милләте — татар[3].

Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан әтисе Гыймазетдин өенә инвалид булып кайта һәм 1917 елда, хатыны Гөлҗиһан Ибраһим кызын дүрт баласы белән тол калдырып, фронттагы яраларыннан вафат була. 5 классны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли.

1921 елгы ачлык вакытында әнисе белән хәер сорашырга мәҗбүр була[1]. 1922 елда, унбиш яшьлек вакытында, яңадан мәктәптә укуын дәвам итә, 1926 елда Татар Бүләр авылында татар телен гамәлгә ашыру программасы буенча ачылган Милли татар мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлый[4]. 1926-1929 елларда Гыймазетдин әнисенең шәхси хуҗалыгында эшли[2].

1928 елда Исәнсефтә комсомол ячейкасы барлыкка килә, Гыймазетдин авылда беренчеләрдән булып комсомол сафларына баса[1]. 1929 елда Совет Армиясенә алына[3]. Кызылармеец буларак, хәрби хезмәтен Новороссийскида, 22 укчылар дивизиясенең 65 укчылар полкында башлый. 1938 елда кече лейтенантлар мәктәбен тәмамлый, тугыз ай эчендә кече командир күнекмәләрен генә түгел, җидееллык мәктәпнең кыскартылган курсын да үзләштерә, шулай ук Төньяк Кавказда бандитизмны бетерүдә катнаша. Полк мәктәбен тәмамлап, полкта отделение командиры була, ә 1931 елда армия хезмәтен тәмамлангач, тагын ике елга сроктан тыш хезмәттә кала. Бу чорда Вәзетдинов ВКП(б) әгъзалыгына кандидат була. 1933 елның җәендә рота старшинасы итеп билгеләнә[2].

1933 елның октябрендә демобилизацияләнгәч, туган авылына кайта һәм аны шунда ук Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы каршындагы колхоз рәисләре курсларына җибәрәләр. Аны тәмамлаганнан соң, Татарстан АССР Калинин районы, Иске Семиострово авылында В.М. Молотов исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә[1][5].

В.М. Молотов исемендәге колхоз рәисе булып эшләгәндә, күңелсез хәл була. Армиядән кайткач, ул үзенең партия әгъзалыгына кандидатлык кенәгәсен авыл советына саклауга тапшырган була. Янгын чыгып, барлык документлар да янып бетә. Кандидатлык кенәгәсен югалткан өчен, Вәҗетдинов автомат рәвештә партиядән чыгарыла һәм колхоз рәисе вазифасыннан алына. Гыймазетдин армиягә сафларына кире кайтырга карар кыла. 1934 елның 29 апрелендә ул икенче тапкыр сроктан тыш хезмәткә алына һәм Кузнецк бассейны пролетариаты исемендәге 71 территориаль укчылар дивизиясенең 212 укчылар полкына билгеләнә. Ләкин шул ук елның октябрендә аны Алабугага, 25 запас укчылар полкына, 9 рота старшинасы итеп күчерәләр[2].

Яңа хезмәт урынына барганда, Гыймазетдин туган авылына кереп чыга. Анда уналты яшьлек укытучы кыз Мәгъмүрә белән таныша. 1935 елның башында өйләнешәләр. Шул ук елның декабрендә Алабугада Аларның беренче уллары Вил туа, ә ике елдан соң, 1938 елның мартында, кызлары Дизилә туа. Кече кызы Елена әтисе үлгәннән соң, 1940 елның мартында дөньяга килә[1][6].

1936 елның сентябрендә полк мәктәбенә старшина итеп билгеләнә. Бу вазифада ел ярым хезмәт итү дәверендә старшина Вәҗетдинов үзен бик яхшы кече командир һәм яхшы оештыручы итеп күрсәтә. 1938 елның февралендә мәктәп командованиесе аны кече лейтенантлар курсына җибәрә. Шул ук 1938 елда офицер булып, Гыймазетдин Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 армиясе, Татарстан АССР Үзәк сайлау комиссиясе исемендәге 86 Казан укчылар дивизиясенә билгеләнә, анда 330 укчылар полкның укчылар ротасына командалык итә[2].

Батырлыгы

Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә 1929―1933, 1934―1940 елларда хезмәт итә. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Совет гаскәрләрененең фин армиясенең Выборг группировкасы тылына бәреп керү операциясе вакытында аеруча аерылып тора.

1940 елның гыйнвар уртасында кече лейтенант хезмәт иткән дивизия Ленинград өлкәсенең Кингисепп шәһәренә күчерелә һәм, «Красногвардейский» фортына урнашып, Карел муентыгындагы сугыш хәрәкәтләренә әзерләнә башлый.

Шул ук вакытта 1939 елның декабрендә үк совет хөкүмәтенә инглизләрнең һәм французларның Финляндиягә коалиция экспедиция корпусын җибәрү планы турында билгеле була. 1940 елның февраль уртасына инглиз-француз интервенциясе куркынычы реаль төсмер ала. Бу вакытка Кызыл Армия частьларының Маннергейм линиясен өзүенә карамастан, дошман капитуляция игълан итәргә ашыкмый һәм каты каршылык күрсәтүен дәвам итә. Килеп туган шартларда совет җитәкчелегенә сугышны тизрәк тәмамлау өчен өстәмә адымнар ясарга кирәк була. Шул максаттан Төньяк-Көнбатыш фронты штабында Операция планы эшләнелә, аның нигезендә ике укчылар корпусы һәм ун аерым чаңгычылар батальоны составындагы совет гаскәрләренең йөз меңлек группировкасы авыр техника һәм кораллар белән боз өстеннән Фин култыгын кичеп, 25 километр киңлектәге участокта фин яр буйларын алырга тиеш була. Операция планын уңышлы тормышка ашыру дошманның Выборг группировкасын чолганышта калдырырга, шулай ук Кызыл Армиягә Хельсинкига туры юл ачарга тиеш була. Алдан барган мотоукчылар батальоннары фин яр буендагы алдан яулап алынган плацдармнарга төп көчләрнең утыруын тәэмин итәргә тиеш була, алар арасында капитан С. П. Спирьковның 3 мотоукчы батальоны да була, аның составында кече лейтенант Г. Вәҗетдиновның ротасы да керә[7].

мандиры кече лейтенант Г. Вәҗетдинов 1940 елның март башында авыр һава шартларында боз өстеннән Фин култыгын үтеп, фин авылы Вилайоки янындагы плацдармны алуда катнаша. Сугышның кискен моментында сафтан чыккан пулеметчыны алыштыра һәм дошманның җанлы көченә зур зыян сала, шуның белән сугышчан бурычны үтәүгә зур ярдәм күрсәтә. Скиппари утарына җиткәндә бер төркем сугышчылары белән батальон эшчәнлегенә комачаулык иткән дошманның ике ут ноктасын юк итә. Скиппари утарны штурмлау вакытында батырларча һәлак һәлак була.

7 февральдә 3 мотоукчылар батальоны, Выборг-Хельсинки юлын кисеп, Скиппари утарының төньяк читенә чыга. Совет солдатларының алга баруын дошманның ике дзот уты тоткарлый. Пулемет уты астында тирән кар канаулары казып, кече лейтенант В. Г. Вәҗетдинов ике группа сугышчысы белән ут нокталарына якынлаша һәм гранаталар белән аларны юк итә, шуннан соң аның ротасы дошман траншеяларына бәреп керә һәм торак пункт читендә ныгып утыра. Ләкин дошман чигенергә уйламый. Утарны чын крепостька әйләндерә. Скиппарины көне буе штурмлыйлар.

Башта Гыймазетдин Вәҗетдин улы 1940 елның 10 мартында штурм белән алынган Вилайоки торак пункты зиратында, соңгы сугыш урыны тирәсендә җирләнә. Соңрак аның көле Ленинград өлкәсенең Выборг районы, Кондратьево бистәсендәге 13 нче туганнар каберлегенә күчерелә[8].

undefined
undefined

Әлеге сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була[3][9]. Аңа үлгәннән соң, 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г.Вәҗетдинов Ленин ордены белән бүләкләнгән.

СССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы нигезендә кече лейтенант Гыймазетдин Вәҗетдин улы Вәҗетдиновка, «фин ак гвардиячелегенә каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», Советлар Союзы Герое исеме бирелә[10].

Дәүләт бүләкләре һәм исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

undefined
  • Гыймазетдин Вәҗетдиновка мәрмәр постаментка куелган бронза бюст рәвешендәге беренче һәйкәл 1990 елда Геройның туган ягында, Исәнсеф авылында урнаштырыла. Әлеге һәйкәл Татарстан Республикасының мәдәни мирас исемлегенә кертелгән[12].
  • 2004 елда Мөслим авылында сугышчан һәм Хезмәт Даны Мемориаль комплексы ачыла, анда Мөслим районында туып үскән Советлар Союзы Геройлары Г. Вәҗетдинов, П. Днепров, И. Маннанов, Дан орденының тулы кавалеры Б. Салихов һәм Социалистик Хезмәт Геройлары З. Кашапов һәм Л. Мусин бюстлары куела[13].
  • 2012 елда Геройның бюсты Алабугада Хәтер аллеясында урнаштырыла[14].
  • Герой исемен Алабуга, Мөслим һәм Исәнсеф урамнары йөртә.
  • Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Герой укыган Мөслим районының Татар Бүләр урта мәктәбе бинасына Г. Вәҗетдинов хөрмәтенә мемориаль такта куелган[4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Биография Г. В. Вазетдинова на сайте МБУК «Муслюмовский краеведческий музей» Архивная копия от 13 декабрь 2021 на Wayback Machine.
  2. 1 2 3 4 5 Автобиография, 1938
  3. 1 2 3 4 Герои Советского Союза, 1987
  4. 1 2 Татарская энциклопедия «Tatarica» Село Исансупово Архивная копия от 13 декабрь 2021 на Wayback Machine.
  5. Иске Семиостров авылы Татарстанның хәзерге Актаныш районы территориясендә урнашкан. Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше белән бәйле рәвештә Түбән Кама сусаклагычының читләшү зонасына эләгә. 1976 елда, су басу куркынычы аркасында, анда яшәүчеләрнең барысы да башка урыннарга күчерелә, гәрчә нәтиҗәдә авыл су астында калмаса да. Рәсми булмаган рәвештә яшәвен дәвам итте. Иске Семиостров авылының соңгы кешесе 2020 елда вафат була урочище Семиострово Архивная копия от 1 июль 2018 на Wayback Machine.
  6. Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник. Дом Героя Советского Союза Вазетдинова Архивная копия от 13 декабрь 2021 на Wayback Machine.
  7. Информационное агентство «Красная весна». История уникальной операции Красной Армии. 80 лет назад началось последнее сражение Зимней войны Архивная копия от 13 декабрь 2021 на Wayback Machine
  8. Учётная карточка захоронения
  9. Мирзагитова, 2009
  10. Биография Г. В. Вазетдинова на сайте интернет-проекта «Герои страны» Архивная копия от 28 ноябрь 2021 на Wayback Machine.
  11. Почётные граждане Муслюмовского района Архивная копия от 13 декабрь 2021 на Wayback Machine.
  12. Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Иллюстрированный каталог / Сост. и гл. ред. А. М. Тарунов; Министерство культуры Республики Татарстан. — М.: НИИЦентр, 2017. — Т. Том I. Административные районы. — С. 560. — 928 с. — ISBN 978-5-902156-41-3. Архивная копия от 25 май 2022 на Wayback Machine
  13. Татарская энциклопедия «Tatarica». Село Муслюмово Архивная копия от 13 декабрь 2021 на Wayback Machine.
  14. «Татар-информ». В Елабуге установили бюсты Героям Советского Союзa Архивная копия от 13 декабрь 2021 на Wayback Machine.

Әдәбият

    • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Мирзагитова А. А. Подвиги Героев ― наших земляков / под рук. Р. А. Ахметгалиевой. — Муслюмово, 2009. — 32 с.Калып:Архивировано
  • Герои Советского Союза — наши земляки: сб. док. очерков и зарисовок: в 3 кн / сост.: З. И. Гильманов, А. К. Айнутдинов. — Казань: Татарское книжное издательство, 1982. — Т. 1. — С. 76—77. — 211 с.
  • Ханин Л. И. Герои Советского Союза – сыны Татарии. — Казань: Таткнигоиздат, 1963. — С. 67—69. — 680 с.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 1. — Казань, 1982.
  • Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1969.

Тема буенча өстәмә