Александр Ксенофонтов

Александр Ксенофонтов (рус. Ксенофонтов Александр Кузьмич, 19101940) — Советлар Союзы Герое (1940; үлеменнән соң). Совет-фин сугышында катнашучы.

Тәрҗемәи хәле

1910 елның 9 августында Казан губернасының Мамадыш өязендә, Әбде авылында туган. Мииләте — рус. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган, туган авылында колхозда эшли.

Кызыл Армиядә 1933 – 1935 елларда хезмәт итә. 1939 елдан Совет-фин сугышына мобилизацияләнә. Рядовой, 169 укчылар полкы (86 мотоукчылар дивизиясе, 7 армия, Төньяк–Көнбатыш фронт) пулемётчысы.

Батырлыгы

Александр Ксенофонтов батыр, төз атучы һәм сугыш кагыйдәләрен яхшы белүче сугышчы була. Дошман атакалары вакытында ашыкмый һәм курыкмый эш итә, финнарның якынрак килгәнен көтеп тора да аларга пуляларны төгәл яудыра башлый: «максим»ының төз уты дошманны кырып сала. Атаканы кире кайтарганнан соң, Александр шундук ут позициясен алыштыра, һәм, ул киткән урында миналар шартлый башлаганда, егет инде әллә кая китеп өлгергән була. Взводтагы сугышчан иптәшләре шундый хәлне күп тапкырлар күрәләр: дошманнар бу кыю пулеметчы инде үлгәндер дип уйлап яңадан һөҗүмгә күтәреләләр, әмма аның үтергеч утына тап булалар. Тәҗрибәле сугышчының теләсә нинди шартларда ышанычны аклавын белгәнгә, взвод командиры җаваплы заданиеләрне аңа тапшыра торган була. Тупурансаари утравын алганда да аның пулеметы һөҗүмнең иң кыен участогында була [1]. Утрауны алганнан соң яңадан материк ярына кайткач, батальон 1940 елның 4 мартына каршы төндә урман склады янында чолганышка эләгә, бөтен пулемет расчетыннан Ксенофонтов кына исән кала. Рядовой берүзе төгәл ут белән подразделениене чолганыштан чыгару мөмкинлеген тәэмин итә, чыкканда үзе белән пулеметын да алып чыга[2].

12 марттагы сугышта пулеметын алгы сызыкка урнаштырып ут ача һәм дошманның ут нокталарын юк итә, пехотага алга барырга мөмкинлек бирә. Яралана, алган яраларыннан 1940 елның мартында госпитальдә вафат була. Ленинград өлкәсенең Выборг районы, Приморск шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән.

СССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы нигезендә, фин ак гвардиячеләренә каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен кызылармеец Ксенофонтов Александр Кузьмичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлеменнән соң)[1].

Исемен мәңгеләштерү

  • Елга флоты министрлыгына караган балыкчылык судносы Герой исеме белән аталган[3].
  • 1985 — Татарстан Республикасы, Теләче районы, Әбде авылында бюсты куела.
  • 2001 — Теләче районы үзәгендә Ватанны саклаучылар мемориаль комплексында бюсты куелган.
  • Теләче һәм Әбде авылларындагы урамнар Герой исемен йөртә[4].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.

Тема буенча өстәмә