Селивёрст Давыдов
Селивёрст Васильевич Давыдов (15 гыйнвар 1918, Тегермән Пүчинкәсе, Лаеш өязе, Казан губернасы, РСФСР[d] — 14 май 1992, Шомбыт, Балык Бистәсе районы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Армия гвардия кече лейтенанты. Советлар Союзы Герое (1943 елның 1 ноябре)[1].
Тормыш юлы
1918 елның 15 гыйнварында Казан губернасы Лаеш өязенең Тегермән Пүчинкәсе (хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы) крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлый. 1939 елның сентябрендә Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алына.
Бөек Ватан сугышында
Бөек Ватан сугышының беренче көненнән фронтта, 51 нче армиянең 8 нче аерым танкка каршы истребительләр артиллериясе бригадасы 107 нче гвардия танкка каршы истребительләр артиллериясе полкында туп командиры булып хезмәт итә. Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, IV һәм III Украина, I Белоруссия фронтларында сугыша. Көньяк, Кавказ аръягы, Кавказ, Төньяк Кавказ, Сталинград һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Керчь-Феодосия десант операциясендә (1943 ел) һәм Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Ростов, Донбасс һәм Мелитополь операцияләрендә катнаша.
1943 елның җәендә, сугыш хәрәкәтләре барышында, 107 нче гвардия танкка каршы истребительләр полкының подразделениеләре танк куркынычы булган юнәлешләрдә һөҗүм иткән яки сакланган төрле укчы һәм танк частьларына тапшырыла. Бу сугышларда С. В. Давыдов күп тапкырлар үзен батыр һәм тәвәккәл командир итеп күрсәтә, авыр сугыш шартларында ут белән оста идарә итә һәм дөрес карарлар кабул итә белә.
1943 елның 31 июлендә Дебальцево юнәлешендә оборона сугышы барышында гвардия сержанты С. В. Давыдов тубы укчылар ротасының сугыш хәрәкәтләренә ярдәм итә. Немец көчләре алгы сызыкка һөҗүм ясаганда, артиллеристлар ачык ут позициясендә һөҗүм итүче дошманга каршы ут яудыралар. С. В. Давыдов, уңлы-суллы зур борылыш ясап, һөҗүм итеп килгән дошман пехотасына, атаканың бөтен фронты буйлап төгәл ут белән, совет танклары дошманны тәгаен алып атканчы, күтәрелергә ирек бирми. 1943 елның 1 сентябрендә полк командирының боерыгы нигезендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
1943 елның 31 августында Павловка авылы янында дошман үзенең ун танкы һәм ике бронемашинасы көче белән батареяның сугышчан сафларын алып ташларга тырышып карый. Давыдов, авылга бер генә танкны да кертмәү бурычын үтәп, дошманның 300-400 метрга якынлашуын салкын кан белән көтә һәм, алар якынлашу белән, ут ачарга приказ бирә. Беренче снарядтан алдагы танк яна башлый, калганнары кырга сибеләләр һәм тупка төбәп ут ачалар. Давыдов тагын бер танкка ут төртә. Дошман танклары кире борылалар, һөҗүмнәре барып чыкмый. Ныклыгы һәм танкларга каршы төгәл хәрәкәт иткәне өчен, гвардия сержанты Давыдов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[2].
Батырлыгы
Мелитопольне азат итү вакытында аерылып тора[3]. 1943 елның 13 октябрендә Мелитопольнең көньяк чигендә барган сугышларда Давыдов расчеты дошманның танкын, дүрт ут ноктасын һәм 100 дән артык солдат-офицерын юк итә. 14 октябрьдә, дошманның контрһөҗүмен кире кагып, расчет немецларның ике танкын бәрә, 30 га якын солдат-офицерын юк итә. Дошман расчет позициясен әйләнеп узганнан соң, Давыдов, әйләнәле оборона оештырып, дошман подразделениеләренең алга хәрәкәт итүенә каршылык күрсәтә. Әлеге сугышта Давыдов расчеты тагы ике танкны, алты ут ноктасын һәм немец пехотасының бер ротасын юк итә[3].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 1 ноябрендәге Указы нигезендә, «немецларның ныгытылган линиясен өзеп чыгу һәм Мелитополь шәһәрен азат итү буенча командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне, шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», гвардия сержанты Селиверст Давыдовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә[3].
Алга таба Давыдов Уң яр буе Украинаны һәм Польшаны азат итүдә катнаша. 1945 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлап, ут взводы командиры вазифасында үз полкына кайта. Берлин операциясендә катнаша. 1946 елда запаска китә.
Сугыштан соң Балык Бистәсе районының Шомбыт авылында яши һәм эшли[4], соңгы елларын балалары янында Түбән Кама шәһәрендә уздыра.
1992 елның 14 маенда вафат була, Түбән Камада җирләнгән[3].
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены (01.11.1943);
- «Алтын Йолдыз» медале (01.11.1943);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985);
- ике Кызыл Йолдыз ордены (15.09.1943, 12.07.1945);
- «Сталинград оборонасы өчен» медале (22.12.1942);
- «Берлинны алган өчен» медале (1945);
- «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- «Батырлык өчен» медале (01.09.1943) һ. б.[3][5].
Исемен мәңгеләштерү
- Балык Бистәсенең бер урамы Герой исемен йөртә;
- Түбән Камада Геройга мемориаль стела куелган;
- Казанның Җиңү паркындагы Геройлары пантеонында мемориаль такта бар;
- 2020 елда Түбән Каманың Җиңү мәйданында Геройга бюст куелган;
- 2015 елның 8 маенда Түбән Камада Мурадьян ур., 34 йорт адресы буенча С. В. Давыдов истәлегенә мемориаль такта ачыла;
- Түбән Кама шәһәренең 32 нче гимназиясе музеенда Геройга багышлап экспозиция ясалган[6].
Искәрмәләр
- ↑ Давыдов Селивёрст Васильевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
- ↑ Герои войны — наши земляки // www.vk.com, 7.05.2019
- ↑ 1 2 3 4 5 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Селивёрст Давыдов
- ↑ Давыдов Селивёрст Васильевич (рус.). ГБУ ОО ЗО СОШ №19 г. Мелитополь. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
- ↑ Давыдов Селеверст Васильевич» Оборона Министрлыгы Үзәк архивының «Памят народа» сайтында, мөрәҗәгать итү датасы: 12.03.2025.
- ↑ Давыдов Селеверст Васильевич» «Герои Отечества» иҗтимагый проектында, мөрәҗәгать итү датасы: 12.03.2025.
Чыганаклар
- Галерея славы : о наших земляках – Героях Советского Союза (Н. Ф. Кайманов, Г. А. Абызов, И. П. Болодурин, С. В. Давыдов) // Ленинская правда. – 2002. – 16 февр.
- Зубарева, Ф. Вечная память героям! : [открытие мемориальных досок с именами Героя Советского Союза Селиверста Давыдова и полных кавалеров ордена Славы Василия Варфоломеева и Якова Николаева] / Ф. Зубарева // Нижнекамская правда. – 2015. – 15 мая. – С. 5.
- Китанов, Г. Подвигам Героев жить в веках : [беседа с советником главы Нижнекамского муниципального района, председателем Совета ветеранов о земляках – участниках Великой Отечественной войны] / Г. Китанов ; [беседовал] Г. Сабиров // Ваша газета. – 2018. – 12 сент. (№ 36). – С. 10.
- Матвеева, К. На трех жилых домах появились мемориальные доски : [в Нижнекамске прошло открытие трех мемориальных досок, где проживали герои Великой Отечественной войны] / К. Матвеева // Нижнекамское время. – 2015. – № 18 (13 мая – 19 мая). – С. 4.
- Суздальцева, Г. Памяти нашей сегодня и вечно : [о героях ВОВ Нижнекамска] / Г. Суздальцева // Нижнекамская правда. – 2010. – 30 апр. – С. 3.
- Тугулев, А. Сын кузнеца стал Героем : [о ветеране Великой Отечественной войны, Герое Советского Союза Селиверсте Давыдове] / А. Тугулев // Нижнекамская правда. – 2009. – 5 мая. – С. 2.
- Щелкунов М. Дәһшәтле елларда : [Советлар Союзы Герое һәм хезмәт ветераны Селиверст Васильевич Давыдов турында] / М. Щелкунов // Ленин нурлары. – 1988. – 19 февр.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.