Павел Миронов

Павел Андрей улы Миронов (12 декабрь 1919, Рус Сарсазы, Чистай районы26 апрель 1945, Брно) — совет офицеры, Бөек Ватан сугышында катнашучы, II Украина фронтының 6 нчы гвардия кавалерия корпусы 8 нче гвардия кавалерия дивизиясе 33 нче гвардия кавалерия полкының 76 ммлы пушкалар батареясы ут взводы командиры, гвардия кече лейтенанты. Советлар Союзы Герое (1946, үлеменнән соң)[2][3].

Тәрҗемәи хәле

1919 елның 12 декабрендә Казан губернасының Рус Сарсазы авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы) крестьян гаиләсендә туа[3]. Милләте — рус. ВЛКСМ әгъзасы.

Чистай шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә җиде сыйныф һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый[4]. Чистай затонында Чулман елга пароходчылыгы пароходларында механик ярдәмчесе булып эшли[3].

1939 елның октябрендә Татарстан АССРның Чистай район хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына хәрби хезмәткә алына[2]. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында[5]. Армиянең кече лейтенантлар әзерләү курсларын тәмамлый.

Сугышчан юлы

1942 елдан Көньяк-көнбатыш һәм II Украина фронтлары гаскәрләре составында сугыша. 8 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 33 нче гвардия кавалерия полкы составында Уңъяр Украина, Румыния, Венгрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша[2].

1945 елның апрелендә Братислава-Брно һөҗүм операциясе барышында гвардия кече лейтенанты Павел Миронов җитәкчелегендәге танкка каршы кораллар взводы Брно шәһәре (Чехословакия) янында дивизиянең һөҗүм итщ торган частьларына артиллерия ярдәме күрсәтүне тәэмин итә[2].

Батырлыгы

1945 елның 26 апрелендә Брно шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак торак пункт чигендә барган сугышлар барышында дошман бронетехника ярдәмендә зур көчле пехота белән контрһөҗүмгә күчә[2].

Взвод командиры артиллерия коралларын ачык ут позицияләренә чыгара һәм турыдан-туры төбәп ата башлый. Сугыш барышында расчётлар 1 танк, 4 бронетранспортёрны юк итә һәм дошманның 2 коралының утын бастыра[2]. Дошман пехотасы төркеме батареяның ут позицияләренә якынлашкач, Павел Миронов станоклы пулемёт янына баса һәм һөҗүмне кире кага, дошманның 50 гә якын солдатын һәм офицерын юк итә[2]. Бу сугышта гвардия кече лейтенанты Павел Миронов һәлак була[6].

Брно шәһәренең (Көньяк Моравия крае, Чехия) Үзәк хәрби зиратында җирләнгән[3].

СССР Югары Советы Президиумының 1946 елның 15 маендагы Указы белән, немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк төстә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, гвардия кече лейтенанты Миронов Павел Андрей улына үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Чистай шәһәренең Җиңү паркындагы Геройлар аллеясендә Павел Мироновның бюсты куелган[3].
  • Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендәге урамга Герой исеме бирелгән[3].
  • Чистай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасы фасадына (Ленин урамы, 39) мемориаль такта эленгән[4].
  • Пермь шәһәрендә (Луначарский урамы, 15) Чулман елга пароходчылыгы идарәсе бинасындагы мемориаль тактада исеме мәңгеләштерелгән[4].
  • Чулман елга пароходчылыгының пассажирлар круиз теплоходы (проект 305) «Павел Миронов» исемен йөртә (1975 елның маенда исеме үзгәртелгән)[8].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=11689
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Россия Федерациясе Оборона министрлыгы. Миронов Павел Андреевич. Наградной лист к званию Героя Советского Союза (рус.). «Халык хәтере» порталы (1 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  3. 1 2 3 4 5 6 ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Миронов Павел Андреевич (рус.). Tatarica онлайн-энциклопедиясе (1 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  4. 1 2 3 Пермь крае «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия үзәге. Герои Советского Союза — прикамцы (рус.). «Пермь крае» нәшрият комплексы (15 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  5. «Татарстан фронтка» музей комплексы. Чистай районы Бөек Ватан сугышы елларында (рус.). ТР Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (30 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  6. СССР Оборона халык комиссариатының Баш кадрлар идарәсе. Миронов Павел Андреевич. Донесение о безвозвратных потерях (рус.). «Халык хәтере» порталы (15 май 1945). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  7. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы. Миронов Павел Андреевич. Приказ о награждении орденом Отечественной войны II степени (рус.). «Халык батырлыгы» гомуми электрон документлар банкы (23 май 1945). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  8. Cruiseinform мәгълүмати круиз порталы. Пассажирский теплоход «Павел Миронов» (проект 305): история судна (рус.). «Круизинформ» басмасы (1 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Ханин Л. Золотые Звёзды Татарстана. — Казань: Татарское книжное издательство, 1978. — 312 с.
  • Герои Прикамья: Биографический справочник. — Пермь: Пушка, 2006. — 479 с.