Леонид Соколов
Леонид Михайлович Соколов (28 апрель 1908, Бимәр, Сабакай вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 12 май 1981, Смоленск, Смоленск өлкәсе, РСФСР, СССР) — совет хәрби эшлеклесе, 107 нче гвардия истребительләр авиациясе полкында эскадрилья командиры (11 нче гвардия истребительләр авиациясе дивизиясе, 2 нче гвардия штурмлау авиациясе корпусы, 2 нче һава армиясе, I Украина фронты), гвардия полковнигы. Советлар Союзы Герое (27.6.1945)[1].
Тормыш юлы
1908 елның 28 апрелендә Казан губернасы, Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Пимәр поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Милләте — рус. Казан шәһәрендә яши һәм белем ала. Урта мәктәпне тәмамлый, шәһәр аэроклубында моторист булып эшли, очу эшенә өйрәнә.
1932 елдан Кызыл Армиядә, 1933 елда демобилизацияләнә. 1937 елда аэроклуб тәмамлый, анда очучы-инструктор, соңыннан авиация звеносы командиры булып кала[2].
Бөек Ватан сугышы башланганнан соң 1942 елның маенда яңадан Кызыл Армиягә алына. 1942 елда командирлык курсларын тәмамлый, шул ук елның декабрендә фронтка китә. 1945 елның маена гвардия майоры дәрәҗәсен ала, 230 хәрби очыш ясый. 62 һава сугышында дошманның 17 һәм группада 6 самолетын бәреп төшерә[3].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 27 июнендәге Указы нигезендә «командование боерыкларын үрнәк дәрәҗәдә үтәгәне һәм немец-фашист илбасарлары белән көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» Соколов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм 8654 номерлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Сугыш тәмамланганнан соң Совет хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1947 елның мартыннан 59 һава армиясенең 5 нче гвардия истребительләр авиациясе полкында эскадрилья командиры, командирның очыш техникасы буенча урынбасары була. 1949 елның декабреннән башлап эзлекле рәвештә 106 нче гвардия, 190 нчы һәм 401 нче истребительләр авиациясе полклары белән командалык итә. 1958 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Смоленск авиация заводында контролер булып эшли. Актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә[4].
1981 елның 11 маенда вафат була, Смоленскта җирләнгән[2].
Исемен мәңгеләштерү
- Смоленск шәһәрендә, Соколов соңгы елларда яшәгән Фрунзе урамындагы 53 йортка мемориаль такта куелган[5].
- Биектау тимер юл станциясе бистәсенең район үзәгендә «Дан Аллеясы» мемориаль комплексында Геройга бюст куелган.
- Татарстан Республикасының Арча шәһәрендә бер урамга Герой исеме бирелгән.
- Герой бюсты Арча шәһәренең Дан мемориалында урнаштырылган[6].
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (№ 8654)[2];
- Ленин ордены (27 июнь 1945);
- Өч Кызыл Байрак ордены (20.06.1943, 18.08.1943, 03.10.1944);
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (21.01.1943, 23.01.1957);
- «Берлинны алган өчен» медале;
- «Праганы алган өчен» медале;
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (05.11.1954);
- «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел истәлегенә» (25.11.1970) һ.б.
Искәрмәләр
- ↑ Соколов Леонид Михайлович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Соколов, Леонид Михайлович
- ↑ М. Ю. Быков. Все Асы Сталина 1936—1953 гг.. — Научно-популярное издание. — М.: ООО «Яуза-пресс», 2014. — С. 1130. — 1392 с. — (Элитная энциклопедия ВВС). — 1500 экз. — ISBN 978-5-9955-0712-3.
- ↑ СОКОЛОВ Леонид Михайлович // www.war-smolnecropol.ru, мөрәҗәгать итү датасы: 20.02.2025.
- ↑ Смоленск, мемориальная плита.
- ↑ Соколов Леонид Михайлович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025