Михаил Колчанов
Михаил Егорович Колчанов (16 ноябрь 1923, Осоко-Кавал[d], Арча кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 19 май 1972, Алматы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет Армиясе гвардия өлкән сержанты. Советлар Союзы Герое (21 февраль 1945)[1].
Тормыш юлы
1923 елның 16 ноябрендә Арча кантоны Осоко-Ковали авылында (Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районындагы югалган авыл) туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Казан заводларының берсендә слесарь булып эшли. 1939—1940 елларда һәм 1941 елның ноябреннән Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә. Совет-фин сугышында катнаша, 1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында[2].
Гвардия өлкән сержанты, 279 нчы җиңел артиллерия полкында (23 нче гвардия җиңел артиллерия бригадасы, 5 нче артиллерия дивизиясе, 4 нче артиллерия корпусы, 69 нчы армия, I Белоруссия фронты) разведка отделениесе командиры. Воронеж, Дала һәм I Белоруссия фронтлары көчләре составында Харьков һөҗүм һәм оборона операцияләрендә (1943), Курск сугышында (1943), Люблин-Брест (1944), Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша[2][3].
Польшаны азат итү сугышларында батырлык күрсәтә[4].
Люблинда урам сугышлары вакытында Колчанов дошманның берничә ут ноктасын юк итә һәм пехотага һөҗүм хәрәкәтен дәвам итәргә мөмкинлек тудыра. 1944 елның 1 августында Пулава шәһәреннән 20 чакрым көньяктарак урнашкан Застув-Качмишский торак пункты янында Висланы кичә һәм, алгы сызыкта дивизион утына төзәтмәләр кертә. Аның төгәл гамәлләре Висланың көнбатыш ярында плацдармны киңәйтүгә ярдәм итә[4].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 21 февралендәге Указы нигезендә гвардия өлкән сержанты Михаил Колчанов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[4].
1946 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Белгород өлкәсенең Губкин шәһәрендә яши, 1964 елда Алматыга күченә[1].
1972 елның 19 маенда вафат булган[4].
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены;
- «Алтын Йолдыз» медале (№ 3118);
- Кызыл Йолдыз ордены;
- III дәрәҗә Дан ордены;
- медальләр[4].
Исемен мәңгеләштерү
- Геройның барельефы Яшел Үзән шәһәрендәге Җиңү паркында, Геройлар аллеясында урнаштырылган.
- Яшел Үзән районының Шыгай (Берновый Кавал) авылында һәм Яшел Үзәннең үзендә урамнар Герой исемен йөртә[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Колчанов Михаил Егорович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ 1 2 Колчанов Михаил Егорович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ Колчанов Михаил Егорович (рус.). Герои Отечества. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Колчанов Михаил Егорович (рус.). AZ Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2013.
- ↑ Михаил Колчанов урамы картада. [Тикшерелгән 29 апрель 2025]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в Российская книжная палата 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань. 1984, кн. 2. С. 66—68.
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1963. С. 256—259.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.