Просвирнин Михаил Андреевич

Тормыш юлы

1912 елның 26 июлендә Россия империясенең Казан губернасы, Мамадыш өязе Сокольи Горы авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Мамадыш районы, Соколка авылы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус. Башлангыч мәктәпне 1924 елда тәмамлый. Башта авыл хуҗалыгында эшли, аннары, 1931 елның гыйнварында, Казандагы «Татлесосплав» конторасына десятник булып урнаша. 1939 елның апреленнән, хәрби хезмәткә чакырылганчы, Мамадыш районының Соколка урман пунктында урман мастеры ярдәмчесе булып эшли.

Армия сафларына 1941 елның 4 апрелендә ТАССРның Мамадыш район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Хезмәтен Львов өлкәсендә 219 аерым саперлар батальонында рядовой сапер булып алып бара. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

Сугышның беренче айларында Көньяк-Көнбатыш фронтта һәм Көньяк фронтларда сугыша. Кавказ, Кырым, Воронеж, I Украина һәм I Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Керчь ярымутравында һөҗүм һәм оборона сугышларында (1941–1942), Кавказ өчен сугышта (1942–1943), Белгород-Харьков (1943)  [рус.], Ростов (1943)  [рус.], Люблин-Брест (1944) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1941 елның октябреннән 7 саперлар армиясенең 51 аерым сапер батальоны составында Сталинград янында оборона рубежларын төзүдә катнаша. 1942 елның маенда Идел буе хәрби округында формалашкан 36 механикалаштырылган бригадага 51 аерым саперлар ротасының отделение командиры итеп җибәрелә. 1942 елның октябреннән Сталинград фронтында.

1943 елның маенда 3 гвардия механикалаштырылган корпусы  [рус.] Дала хәрби округына күчерелә. Саперлар ротасы командиры гвардия сержанты М.А. Просвирнин үз отделениесе белән пехотаның сугышчан сафларында була һәм немецларның инженерлык киртәләрен җимерә, мина кырларында юллар ясый, чигенүче дошман калдырган тозакларны юк итә, Ромодан, Хорол һәм Золотоноша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Днепрны кичкәндә һәм елганың уң ярында плацдарм өчен барган сугышларда аеруча батырлык күрсәтә.

Батырлыгы

1943 елның 21 сентябрендә 47 армиянең алдынгы частьлары Букрин борылышы районында Днепрга чыга. Подразделениеләрдә елга кичү чаралары җитмәү сизелә һәм саллар ясау буенча зур тәҗрибәсе булган гвардия сержанты М. А. Просвирнин аларны тиз арада әзерләүне җайга сала. 1943 елның 28 сентябрендә командование кушуы буенча, 7 гвардия механикалаштырылган бригадасының беренче подразделениеләре белән бергә, дошманның артиллерия уты астында, ул үзенең отделениесе белән Киев өлкәсенең Канев районы Селище авылы янында Днепрны кичә. Дошманның көчле уты астында Просвирнин саперлары танклар куркынычы булган юнәлешләргә миналар сала.

Сугыш участокларының берсендә дошман 25 танк ярдәмендә зур пехота көче белән контрһөҗүмгә күчкәч, Просвирнин үзенең сугышчылары белән аларга каршы чыга һәм танкка каршы миналар урнаштыра, аларга эләгеп дошманның 5 машинасы шартлый. Бригада саперлары һәм бронебойщикларының уртак көче белән дошманның контрһөҗүме кире кайтарыла. Плацдармны киңәйтү өчен барган сугышларда гвардия сержанты М. А. Просвирнин батырлык үрнәге күрсәтә. Дошманның туктаусыз уты астында ул үзенең сугышчылары белән, Селище авылы тирәсен немец миналарыннан чистартып, бригаданың танкларын һәм мотопехоталарын алга җибәрүне тәэмин итә. Бобрица авылы янындагы сугышта Просвирин отделениесенә янә танклар куркынычы туган юнәлештә миналар урнаштыру бурычы йөкләнә. Әлеге эшне немец траншеяларына якын башкарырга кирәк була. Дошман саперларга гранаталар белән һөҗүм итә, ләкин, үлем куркынычы булуга карамастан, Просвирнин һәм аның сугышчылары, дошман танклары өчен юлларны ябып, сугышчан заданиене үтиләр. Букрин плацдармындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен 1943 елның 28 октябрендә 7 гвардия механикалаштырылган бригадасы командиры гвардия подполковнигы А. М. Пахомов гвардия сержанты Просвирнин Михаил Андреевичны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. СССР Югары Советы Президиумы Указы 1944 елның 3 июнендә имзалана.

1945 елның гыйнварыннан 1946 елның гыйнварына кадәр Интендантлар училищесенең тизләтелгән курсын тәмамлый.

1946 елның февраленнән 73 укчылар дивизиясенең 11 туп артиллериясе полкында обоз-әйберләр белән тәэмин итү начальнигы вазифасында (Краснодар шәһәре).

1946 елдан запаста. Соколка авыл советы рәисе, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында сак взводы командиры, баржа шкиперы булып эшли.

Туган авылына кайткач, 1946 елның декабреннән Михаил Андреевич Сокол авыл советы рәисе (1948 елның гыйнварына кадәр). 1948 елның июненнән Сокол авыл Советы каршында хәрби-исәп өстәле начальнигы вазыйфасын башкара, ә 1949 елның мартында СССР заготовкалар министрлыгының Мамадыш район идарәсенең Сокол участогы агенты вазыйфасына күчә.

1952 елның мартыннан — Архангельск өлкәсенең Сольвычегодск районында Нюбск урман сәнәгате хуҗалыгы мастеры, 1954 елның апреленнән — Воронеж өлкәсенең Семилукск районында шамот заводында кладовщик, 1955 елның апреленнән — Семилуки утка чыдам матдәләр заводында станокчы. 1956 елның маеннан В. И. Ленин исемендәге колхозда гади колхозчы булып эшли (Саратов өлкәсенең Совет районы), ә 1957 елның июлендә Соколкага кайта, анда гомеренең ахырына кадәр «Вятполянлес» урман әзерләү тресының Түбән Нократ сал агызу конторасында агент, эшче (1958 елның июленнән) һәм баржа шкиперы (1960 елның апреленнән) булып хезмәт итә.

1973 елның 5 сентябрендә вафат була, Татарстан Республикасының Мамадыш районы Соколка авылында җирләнгән.

Дәүләт бүләкләре

Чыганак[1]:

Исемен мәңгеләштерү

Искәрмәләр

  1. «Память народа» мәгълүматлар банкында Михаил Просвиринның бүләкләү кәгазьләре. Памятҗ народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  2. Представление к званию Героя Советского Союза и указ ПВС СССР о присвоении звани. Подвиг народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  3. Медаль «За отвагу» (наградной лист и приказ о награждении). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  4. Место памяти (рус.). Место памяти. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2025.
  5. Просвирнин Михаил Андреевич. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2025.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Герои Советского Союза — наши земляки: сборник документальных очерков и зарисовок: в 3 кн / сост.: З. И. Гильманов, А. К. Айнутдинов. — Казань: Татарское книжное издательство, 1984. — Т. 2. — С. 213—214. — 232 с.
  • Великое испытание // Есть на Вятке городок: Историко-краеведческие очерки о Мамадышском крае. — Казань: Татарское книжное издательство, 1981. — С. 112—118. — 168 с.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев – Батырлар китабы. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3..

Тема буенча өстәмә