Григорий Павлов (1920)
Григорий Павлов, Григорий Родион улы Павлов (рус. Павлов Григорий Родионович, 1920 елның 10 феврале, Казан губернасы, Казан өязе, Чыпчык вулысы, Керасиново — 1994 елның 5 ноябре, Киев, Украина) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Союзы Герое (1943), ССРБ атказанган хәрби очучысы, генерал-лейтенант (1980). 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 10 мартына кадәр 507 сугышчан очыш ясаган, 108 һава сугышында катнашкан, шәхсән 19 (төркем белән тагын 6) дошман очкычын бәреп төшергән.
Тәрҗемәи хәле
Файл:Г.Р.Павлов.jpg
Г.Р. Павлов, генерал-лейтенант
1920 елның 10 февралендә Казан губернасы Казан өязе (1920 елның маеннан ТАССР Арча кантоны, хәзерге ТР Биектау районы) Керасиново авылында 9 балалы (6 бала үзләренеке һәм 3 ятим бала тәрбияләүче) крестьян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 4 сыйныфлы башлангыч мәктәпне тәмамлаган. 1933-1936 елда Усад авылында 7 сыйныфлы мәктәптә укый. Казанда ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган, Ленин исемендәге заводта (дары заводы) эшләгән. 1937 елда Казанда аэроклубта шөгыльләнгән һәм очучы таныклыгы алган. 1938 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. Чкалов хәрби авиация мәктәбен тәмамлаган (Ырынбур, 1940). 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Төньяк-Кавказ фронты 4 нче Һава армиясе 9нчы гвардия истребитель авиадивизиясенең 42нче гвардия истребитель авиаполкы эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты Г. Павлов 1943 елның июненә кадәр 378 хәрби очыш ясаган, 61 һава сугышында катнашкан, шәхсән 11 (төркем эчендә тагын 5) дошман очкычын бәреп төшергән. 1943 елның 2 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Сугыштан соң хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. Хәрби һава көчләре академиясен (1949), Генштаб хәрби академиясен (1960) тәмамлаган. Төньяк Кавказ хәрби округы авиациясе белән җитәкчелек итә. 1980 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсендә отставкага чыга. Ростов-на-Донуда яши, соңрак Киевка күчә. 1994 елның 5 ноябрендә вафат. Киевның Лукьянов хәрби зиратында җирләнгән.
Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Советлар Союзы Герое (1943)- Ленин ордены
- Дүрт Кызыл Байрак ордены
- Ике 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Ике Кызыл Йолдыз ордены
- 3нче дәрәҗә «ССРБ Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены
- ССРБ атказанган хәрби очучысы
Хәтер
Кызыклы факт
Г.Р. Павловның Д-739188 саны куелган шәхси эше папкасы Лондонда аукционга сатуга куелган булган. Каһарманның фамилиядәше Александр Павлов папканы, 1 мең ₤ка сатып алып, РФгә алып кайткан. Росохранкультура шәхси эшне каһарманның кече Ватанына, Казанга җибәргән. Папка ТР милли музеена тапшырылган[5][6].
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Герои Советского Союза – наши земляки. Кн. 3. К., 1986.
- Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К., 1963.
- Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. К., 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-010016
- М.Ю. Быков. Победы сталинских соколов. М.: «ЯУЗА - ЭКСМО», 2008
- Война...Судьбы...Память...Песни...(авторы-составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Г.Р. Павлов. Однополчане
- ↑ Г.Р. Павлов. Дни жестоких сражений
- ↑ Биектау районы Чыпчык урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- ↑ Музей Боевой и трудовой славы. МБОУ Чепчуговская СОШ
- ↑ Личное дело Героя Советского Союза Павлова Г.Р. передали в Нацмузей РТ. Тatar-inform.ru, 17.06.2011, archived from the original on 2015-05-29, retrieved 2017-08-22
- ↑ В Казань вернулось личное дело Героя Советского Союза. «АиФ», 22.06.2011