Татарстан Республикасының Милли музее

Татарстан Республикасының Милли музее (рус. Национальный музей Республики Татарстан) — Татарстанның фәнни тикшеренү һәм мәдәни агарту оешмасы, 1895 елның 5 апрелендә ачыла. Бүгенге көндә Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.

Тарих

Казан шәһәрендә музей булдыруны Казан университеты укытучылары тәкъдим итә[1], ул вакытта университетта фәнни коллекцияләр тупланган була. 1870 еллар ахырында профессор Н. Загоскин Казан Император университеты карамагындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте утырышларында шәһәр музее булдыру мәсьәләсен күтәрә[2].

« 1879 ел башыннан Җәмгыять әгъзалары Казан шәһәрендә җирле төбәкнең үткән һәм бүгенге тормышы белән таныштыра торган ачык музей булдыру өстендә эшлиләр. — «Казанские губернские ведомости», 1879 елның 21нче марты[3]. »

Ләкин Җәмгыять тарафыннан булдырылган музей ачык булмый:

« «Библиотека һәм архив белән бергә бер кечкенә һәм түбән бүлмәдә урнашкан музей төрле археологик һәм этнографик склад булып тора, әйберләр витриналарда, шкафларда һәм тартмаларда күпләп җыелган. Музейны җәмәгать кенә түгел, Җәмгыять әгъзалары да кереп карый алмый. — В. Флоринскийның 1882 елдагы музей буенча отчеты [3]. »

1886 елда Казан һөнәрчелек һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үткәрелгән вакытта Россия Техник җәмгыятенең Казан бүлекчәсе әгъзалары 31 август утырышында Казан реаль училищесы директоры А. Орловның музей проектын карыйлар[4]. Губернаның Земство вәкиле һәм шәһәр Думасы әгъзасы, Казан университеты профессоры Н. Осокин катнашлыгында Шәһәр педагогик музее проекты шәһәр Думасы тарафыннан хуплана[3].

Россиянең барлык төбәкләр фәнни-сәнәгать күргәзмәсе 1890 елның 15 (27) маеннан 16 (28) сентябренә кадәр Казанда уза. Казан шәһәр башлыгы С. Дьяченко рәсми ябылышта чыгыш ясап, шәһәр музеен оештыру эшенә ярдәм күрсәтүне сорый[3].

Музейның яңа проектын һәм уставын Р. Ризположенский төзи[5]. 1891 елның май аенда Казан шәһәр Думасы утырышында музейны оештыру буенча комиссия сайлана. Музейны җайга салу өчен акча җыю оештырыла, 5000 сумнан артык акча җыела. Бу акчаларны Казанда танылган сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр — И. Алафузов, П. Щетинкин, Я. Шамов, И. Александров, М. Атлашкин, В. Соломин, М. Королькова һәм башкалар бирәләр[3].

О. Александрова-Гейнс ярдәме белән музей өчен Кунак йорты (рус. Гостиный двор) бинасын җайга салу карары кабул ителә[6]. Музей коллекциясенең нигезенә Казан археологы, тарихчысы һәм коллекционер А. Лихачёвның 40 мең әйбердән торган җыелмасы ята, аны киләчәк музей өчен шәһәргә аның абыйсы, вице-адмирал И. Лихачёв 1891 елда тапшыра[7].

Музейның уставы 1894 елда раслана, ә рәсми ачылышы 1895 елның 5 апрелендә уза[8][6].

Шәһәр музее ачылышында Казан университеты һәм ветеринария институты профессорлары, укытучылары һәм студентлары, шәһәр Думасы әгъзалары, Казан губерниясе губернаторы П. Полторацкий, Казан уку округы попечителе В. А. Попов һәм башка күп кенә дәүләт хезмәткәрләре, архимандрит Филарет һәм башка руханилар, шәһәрнең күп урта белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм музейны булдыручылар катнаша[3].

Беренче музей коллекцияләрен булдыруда А. Штукенберг, Н. Загоскин, П. Кротов, Н. Высоцкий, Н. Катанов һәм Казан университетының башка галимнәре катнаша. Музей фондларын Казан коллекционерлары һәм меценатлары В. Заусайлов, О. Александрова-Гейнс, Г. Галеев (Баруди), Д. Образцов һәм башкалар тулыландыра[9].

Музей Кунак йортының беренче һәм икенче катларында урнаша һәм дүрт бүлектән тора: уку, тарихи-этнографик, табигать-тарихи һәм А. Лихачёв музее. Лихачёв музее өчен аерым попечительлек булдырыла, аңа шәһәр башлыгы, шәһәр Думасы әгъзалары һәм Лихачёвлар нәселе вәкилләре керә. Бүлекләрне Казан университеты профессорлары җитәкли[6], ә музей Советының беренче рәисе итеп (музей директоры) шәһәр башлыгы С. Дьяченко сайлана.

Музейның исеме берничә тапкыр үзгәрә: 1918 елдан — Губерна музее, 1921 елдан — ТАССР Үзәк музее, 1944 елдан — ТАССР Дәүләт музее, 1982 елдан — ТАССР (Республика Татарстан) Дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елдан — Татарстан Республикасы Милли музее була[10][11].

2025 елда Милли музейның җитәкчесе итеп тарихчы Айрат Фәйзрахманов билгеләнә[12].

Бинасы

undefined

Татарстанның һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы «Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасында урнашкан. Бина беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә[13]. Соңгы тапкыр реставрация 1990 нчы елларда үткәрелә.

Хәзерге вакытта музей түбәндәге мәйданнарга ия:

  • экспозиция-күргәзмә мәйданы — 5206 м²;
  • вакытлы күргәзмәләр мәйданы — 1200 м²;
  • фонд саклагычлар мәйданы — 6015 м².

Тупланмалар

Бүгенге көндә музей фондларында 945 меңнән артык саклау берәмлеге бар, алар Татарстан, Идел буе һәм Урта Урал халыклары тарихын өйрәнергә ярдәм итә.

Археологик фондка 270 меңнән артык саклау берәмлеге керә, алар төбәкнең борыңгы һәм Урта гасырлар тарихына кагыла. Шул исәптән Урта гасыр кладларында табылган, алтын-көмеш белән эшләнгән болгар бизәнү әйберләре саклана.

Музейда Мисыр һәм антик коллекцияләре, Ерак Көнчыгыш, Кытай, Япония, Һиндстан һәм башка халыкларның көнкүреш әйберләре бар.

Музейда 23 меңнән артык саклау берәмлеген тәшкил иткән уникаль этнографик коллекция бар. Ул Идел-Чулман төбәге халыкларының көнкүрешен һәм мәдәниятен тулысынча күз алдына китерү мөмкинлеген бирә. Татар этнографик коллекциясе милли киемнәрнең һәм көнкүреш әйберләренең үрнәкләрен үз эченә ала.

Нумизматик коллекция төрле дәүләтләр һәм чорларның тәңкәләрен, медальләрне, кәгазь акчаларны үз эченә алып, 120 меңнән артык саклау берәмлегеннән тора.

Язмалар фондында 130 меңнән артык документны үз саклана. Иң борынгы саклану әйберләре — XVI—XVII гасырлардагы грамоталар һәм свитоклар[14].

Бүлекчәләре

19812005 елларда Музей республикадагы 80 нән артык музейне берләштергән музей берләшмәсенең үзәк музее булып торган.

Реформалар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Милли музее Казанда 10 филиал һәм бүлеккә, шулай ук Югары Ослан районында филиалга һәм Кама Тамагы районындагы бүлеккә ия булып кала. Моннан тыш, ТР Милли музее республикадагы филиаллар һәм 400 дән артык җәмәгать музее өчен иң эре фәнни һәм методик үзәк булып тора[8].

ТР Милли музее филиаллары:

Музей эшчәнлеге

Музейда 348 хезмәткәр эшли, шуларның 79ы — фәнни хезмәткәрләр. Музейның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге нигездә тарих, табигать белеме, этнография һәм әдәбият өлкәләрендә алып барыла.

1939 елдан музейда Гыйльми совет эшли. Моннан тыш, музейда фәнни-методик, экспозиция советлары, Берләшмә советы һәм музей белән берләшмәнең төрле эшчәнлек юнәлешләрен координацияләргә мөмкинлек бирүче башка структуралар да гамәлдә. Алар ярдәмендә фәнни-гамәли конференцияләр, укулар, «Туган якны өйрәнү чәршәмбеләре» (рус. Краеведческие среды) үткәрелә[8].

2001 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты музей базасында музей клублары һәм түгәрәкләр эшчәнлеген берләштерүне күздә тоткан зур мәдәни-педагогик үзәк булдыру концепциясен раслый[8]. ТР Милли музее реконструкциясе проекты 6000 м² дан артык мәйданда экспозиция булдыруны күздә тота.

2006 елда ТР Милли музее тәкъдим иткән «Музей музыкасы» проекты «Үзгәрүче дөньяда үзгәрүче музей» (рус. Меняющийся музей в меняющемся мире) конкурсында «Музей тикшеренүләре» номинациясендә җиңүче була.

2025 елда Милли музей 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан «Чор йөзләре. 130 еллык тарих» (рус. «Лица эпохи. 130 лет истории») күргәзмәсе оештырыла[15].

2025 елның 17-21 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Милли музее «Музей эпистемологияләре: Иделдән Кавказга кадәр басма һәм интеллектуаль традицияләр» исемле фәнни конференция уздыра. Чара Каримовлар типографиясенең 125 еллыгына багышланган[16].

Искәрмәләр

  1. Назипова Г. Р. Университет и музей: исторический опыт губернской Казани. — Казань: Школа, 2004.
  2. Флоринский В. М. Проект публичного историко-этнографического музея при Обществе археологии, истории и этнографии // Известия ОАИЭ : журнал. — 1878. — № 5.'
  3. 1 2 3 4 5 6 Назипова Г. Р. Казанский городской музей: Очерки истории 1895—1917 годов. — Казань: «Kazan-Казань», 2000.
  4. Проект устройства в городе Казани художественного, промышленно-технического музея // Волжский вестник : журнал. — 1886. — 3 сентябрь (№ 189).
  5. Ризположенский Р. В. Проект организации и Устава Казанского научно-промышленного музея. — Казань, 1890.
  6. 1 2 3 Казанский городской научно-промышленный музей. Казанский городской музей. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  7. Назипова Г. Р., Измайлова С. Ю. Казанский антиквариум. — Казань: Фолиантъ, 2006.
  8. 1 2 3 4 Историческая справка. Национальный музей Републики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  9. Карташова Е. И. В. И. Заусайлов в формировании коллекции историко-этнографического отдела Казанского городского научно-промышленного музея. Тезисы конференции // Дьяконовские чтения в Национальном музее Республики Татарстантип=журнал. — 2001.
  10. Синицына К. Р. Полвека музеев Казани и Татарии: Очерки истории 1917—1967 годов. — Казань: Kazan-Казань, 2002.
  11. Валеева Л. Г. Страницы прошлого листая: Из истории Государственного объединённого музея ТАССР 1970—1980 годов. — Казань: Kazan-Казань, 2005.
  12. Рената Валеева. Айрат Файзрахманов возглавил Национальный музей Татарстана. Реальное время (27 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  13. Национальный музей Республики Татарстан. museum. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  14. Коллекции. Официальный сайт Национального музея Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  15. Валерия Драндрова. Татарстанский ковчег: какой получилась выставка «Лица эпохи. 130 лет истории» к юбилею Национального музея РТ. Инде (28 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  16. Муфтий прочитает публичную лекцию об истории и современности татарского коранопечатания. ДУМ РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Адлер Б. Национальный музей // Казанский музейный вестник : журнал. — 1921. — № 1/2. — С. 3—12.
  • Воробьёв, Н. И. Естественно-исторический отдел Казанского центрального музея // Казанский музейный вестник : журнал. — 1922. — № 2. — С. 172—177.
  • Дьяконов В. М. Моя жизнь и музей. — Казань : Изд-во «Kazan-Казань», 2006. — 504 с. — 500 экз.
  • Дьяконов В. М. 60 лет музея. Доклад на сессии учёного Совета 7 мая 1955 г.. — Казань, 1955.
  • Загоскин Н. П. Обозрение возникновения и организации Казанского городского музея // Отчёт Совета Казанского городского научно-промышленного музея за 1895—1900 годы : журнал. — 1901. — № 2. — С. 172—177.
  • Кто есть кто в науке об искусстве / Акад. наук Респ. Татарстан. Науч. совет по искусствознанию и эстетике. — Казань: ФӘН, 1998. — С. 16–20. — 116 с.
  • Сбережённая память. 110 лет Национальному музею Республики Татарстан // «Казань» : журнал; спецвыпуск. — 2005. — № 3.
  • Муханов, Г. С. Музейный век вместил тысячелетие // Научный Татарстан : журнал. — 1995. — № 3. — С. 16—22.
  • Муханов Г.С. История Государственного музея Республики Татарстан в зеркале XX века. — Казань, 1997. — 30 с.
  • Mukhanov G. S., G.R. Nasipova. The Multitude of Cultures in the museums of Kazan // Museum internationa : журнал. — 2006. — № 231. — С. 101—110.
  • Назипова, Г .Р. Казанский городской музей и его роль в культурной жизни Волжско-Камского края (конец XIX — начало ХХ вв.) Дисс. …. канд. ист. наук.. — Казань, 1997. — 207 с.
  • Нәҗипова Г. Музей — һәм этнография фәне // Мирас : журнал. — 1993. — № 11. — С. 60—65.
  • Назипова, Г. .Р. Казанский городской музей. Очерки истории 1895—1917 годов / Г. Р. Назипова. — Казань: Кazan-Казань, 2000. — 272 с.
  • Назипова Г Р. Учёный совет в истории Государственного объединённого музея Республики Татарстан // Теория и практика музейного дела в России на рубеже ХХ — XXI веков/Труды ГИМ : журнал. — 2001. — № 127. — С. 118—123.
  • Назипова Г. Р. Формирование этнографического собрания Государственного объединённого музея Республики Татарстан // Проблемы культурогенеза народов Волго-Уральского региона: Материалы межрегиональной научно-практической конференции : сборник статей. — 2001. — С. 348—354.
  • Назипова Г. Р. Перспективы развития информационных технологий в Национальном музее Республики Татарстан // Пятая юбилейная ЕВА 2002 Москва. Конференция, выставки, семинары, демонстрации, дискуссии, круглые столы. Тема конференции: «Информация для всех: культура и технологии информационного общества» : материалы конференции. — 2002. — С. 9—11.
  • Назипова Г. Р. Музейное краеведение: из опыта работы Национального музея Республики Татарстан // Историческое краеведение в Татарстане: Материалы республиканской научной конференции : сборник статей. — 2004. — С. 178—185.
  • Назипова Г. Р. Ожившая история. Творческий успех коллектива Национального музея Республики Татарстан // Казань : журнал. — 2006. — № 10—11. — С. 96—100.
  • Назипова Г. Р. Национальный музей Республики Татарстан: традиции и новаторство // Эхо веков : журнал. — 2006. — С. 7—10.
  • Назипова Г. Р. Информационные технологии в Национальном музее Республики Татарстан и развитие языков региона // Представление языков народов России и стран СНГ в российском сегменте Интернета. Семинар Российского комитета Программы ЮНЕСКО «Информация для всех» и Межрегионального центра библиотечного сотрудничество в рамках Международной конференции «ЕВА 2007 Москва». : сборник докладов. — 2008. — С. 37—40.
  • Назипова Г. Р. Музейный контент индустрии туризм // Индустрия туризма и гостеприимства в Республике Татарстан: мнения, тенденции, перспективы развития : материалы конференции. — 2010. — С. 216—223.
  • Назипова Г. Р. Коммуникативная роль музеев в контексте культурной антропологии // XIII Конгресс антропологов и этнологов России: сб. материалов. Казань, 2-6 июля 2019 г. : материалы конференции. — 2019. — С. LI-LV.
  • Синицына К.Р. «Казанский музейный вестник» 1920—1924 гг.. — Казань: изд-во Казан. ун-та, 1963. — 26 с.
  • Синицына К.Р. Полвека музеев Казани и Татарстана. Очерки истории 1917—1967 годов. — Казань, 2002. — 280 с.
  • Худяков М. История Казанского губернского музея // Казанский губернский музей за 25 лет: Юбилейный сборник статей : сборник статей. — 1923. — С. 5—27.

Сылтама

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә