Муса Җәлил музей-фатиры (Казан)

Муса Җәлил музей-фатиры (рус. Музей-квартира Мусы Джалиля) — Казандагы музей, «Татарстан Республикасы Милли музее» ДБМУ структур бүлекчәсе. Ул татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, әдәби һәм иҗтимагый эшлекле Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган. Музей-фатир Горький урамындагы 17 нче номерлы торак йортның дүртенче катында урнашкан[2].

Тарих

Муса Җәлил гаиләсе бу йортка 1940 елның октябрь азагында күченә. 28 нче фатир коммуналь була, шагыйрь гаиләсе белән анда ике бүлмәне биләп тора. Бөек Ватан сугышы башлану белән, 1941 елның 13 июлендә ул Кызыл Армиягә алына, ә 1942 елның гыйнварында сәяси хезмәткәрләр курсларын тәмамлагач, фронтка китә[3].

Музей-фатир ТАССР Министрлар Советының 1982 елның 18 маендагы «Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь М. Җәлилнең фатир-музеен оештыру турында»гы 311 нче номерлы карары нигезендә оештырыла. 1983 елның 15 февралендә, шагыйрьнең туган көнендә, музей килүчеләр өчен ишекләрен ача[4]. Башта музей 28 нче фатирны гына биләп тора, ләкин 1991 елда Казан шәһәр Советы Башкарма комитеты музей-фатирны 56,5 м² мәйданлы 27 нче фатир исәбенә киңәйтү турында карар кабул итә (фатир 1995 елның көзендә яшәүчеләрдән бушатыла). Бу күргәзмә һәм музыка заллары оештырырга мөмкинлек бирә[2]. 2007 елда музейда реконструкция үткәрелә һәм экспозиция яңартыла[2].

Бина

Торак йорт 1940 елда архитектор В. А. Дубровин проекты буенча мәгариф, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре өчен төзелә[3]. Йорт дүрт катлы, кирпечтән, агач капламалы, фасады белән Горький һәм Гоголь урамнарына чыга, төзелгән көненнән бирле үзгәрешсез калган. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора (ТАССР Министрлар Советының 1959 елның 30 октябрендәге 591 нче номерлы карары)[5].

Экспозиция һәм тупланма

Музей экспозициясе шагыйрьнең Казан тормышы, иҗаты, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышының фаҗигале сәхифәләре турында сөйли. Экспозиция авторлары — Л. Г. Вәлиева, Л. Г. Жигалко, Д. Б. Баһаветдинова, И. З. Минһаҗева. Мемориаль өлеш эш кабинетын, торак бүлмәне һәм 1940 нчы еллардагы коммуналь кухня элементларын үз эченә ала. Экспозициянең бу өлеше шагыйрьнең тол хатыны Әминә Залилова һәм аның замандашлары — шагыйрь Сибгат Хәким, композитор Нәҗип Җиһанов, язучы Гази Кашшаф истәлекләре буенча торгызылган. Оригиналь әйберләр арасында — шагыйрьнең 1935 елда сатып алган язу өстәле, шәхси китапханәсе (216 китап) һәм мандолинасы бар[3]. Музейның төп ядкәре булып шагыйрьнең тол хатыны тапшырган, Җәлилнең Берлиндагы фашистларның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта чагында язган ике кулъязма шигырьләр китабы — оригиналь «Моабит дәфтәрләре» тора (ТР Милли музее фондларында саклана)[6].

Музей фондлары үзәкләштерелгән (ТР Милли музее ДБМУ). Экспозициядә 402 саклау берәмлеге; шуларның 328 е — төп, 74 е — фәнни-ярдәмче фондтан. Гомуми саннан 284 е — мемориаль экспонат (иң әһәмиятлеләре), алар арасында — китапханә (216 китап), язу өстәле, китап шкафы, мандолина, кресло, чемодан, исән чагында ясалган бюсты, шәхси әйберләре һ.б.[7].

2026 елның 15 февралендә, шагыйрьнең тууына 120 ел тулган көнне, Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон музей фондына 1953 елда татар телендә нәшер ителгән «Моабит дәфтәре»нең беренче басмасын тапшыра. Китап шәхси коллекциядән сатып алынган[8][9].

Фәнни эшчәнлек

Ике елга бер тапкыр музей шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Җәлил укулары» фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Бу традициягә әле 1960 нчы елларда ук нигез салына һәм 1996 елда музей тарафыннан яңадан торгызыла.

Җитәкчеләр

1982 елда музейга нигез салынганнан бирле аны түбәндәгеләр җитәкләгән[2]:

  • Л. Г. Валеева (1983—1987 ее.);
  • И. З. Минһаҗева (1987—1989 ее.);
  • Н. Г. Фәттахова (1989—1991 ее., мөдир в. б.);
  • Г. Р. Сакаева (1991—2008 ее.)[2];
  • Нәзирә Газиз кызы Фәттахова (2008—2025 ее.)[10];
  • Ленария Рәшит кызы Мөслим (Мөслимова) (2026 елның гыйнварыннан хәзерге вакытка кадәр)[1][11].

Календарь чаралары

  • 15 февраль — Муса Җәлилнең туган көне;
  • 25 август — Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне;

Февраль аенда ике елга бер тапкыр М. Җәлил исемендәге республика премиясенең яңа лауреатлары белән очрашу үткәрелә.

Бүләкләре

  • 1993 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе, «шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын пропагандалавы өчен һәм музейның 10-еллыгы уңаеннан»;
  • 1998 — Казанның Вахитов районы администрациясенең Мактау кәгазе, «Вахитов районының социаль-экономик һәм мәдәни үсешен үстерүгә керткән шәхси казанышлары өчен»;
  • 2003 ел — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Елның иң яхшы музее» дипломы;
  • 2006 ел — «Иминлек, саклану һәм хокук тәртибе проблемалары академиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Ломоносов ордены;
  • 2008 ел — ТР Милли музееның Мактау грамотасы[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ленария Муслим назначена директором музея Мусы Джалиля (рус.). Всемирный конгресс татар (22 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Музей-квартира Мусы Джалиля (рус.). Национальный музей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  3. 1 2 3 Джалиля Мусы музей-квартира (рус.). Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  4. Музею-квартире Мусы Джалиля исполнилось 25 лет (рус.). Татар-информ (16 февраль 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  5. Центр культурного наследия Татарстана (рус.). nasledie.arhiv-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  6. 1 2 Музей-квартира Мусы Джалиля (рус.). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  7. Предметы из собрания музея на сайте Госкаталог МФ РФ.
  8. Депутат Госдумы передал экземпляр первого издания «Моабитской тетради» Музею-квартире Джалиля (рус.). Республика Татарстан (15 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  9. Депутат Госдумы Вольфсон подарил музею Мусы Джалиля первое издание «Моабитской тетради» в честь 120-летия татарского поэта (рус.). БИЗНЕС Online (15 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  10. Музей-квартира Мусы Джалиля (рус.). Национальный музей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  11. Музей-квартира Мусы Джалиля ждёт своей очереди на обновление (рус.). Татар-информ (23 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.

Әдәбият

  1. Мингазова И. З. Музей Мусы Джалиля в Казани. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. — 32 с.
  2. Минһаҗева И. Казанда Муса Җәлил музее. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1985. — 31 с.
  3. Фаттахова Н. Г. Музей-квартира Мусы Джалиля. — Казань: Kazan-Казань, 2002. — 16 с.
  4. Музеи Мусы Джалиля в Татарстане. — Казань: Заман, 2001. — 1 л. с.
  5. сост. Х. Ю. Миннегулов. Муса Джалиль: творчество и подвиг. Взгляд из ХХI века. — Казань: Казанский государственный университет им. В. И. Ленина, 2006. — 150 с.
  6. Материалы Международной научной конференции «Джалиловские чтения» «Муса Джалиль: жизнь и творчество через призму ценностей ХХI века». — Казань: Фолиант, 2016. — 448 с.
  7. Музей-квартира Мусы Джалиля. — Казань: Нац. музей Респ. Татарстан, 2016. — 1 л. с.
  8. Муса Джалиль. 115-летию со дня рождения посвящается. — Казань: Нац. музей Респ. Татарстан, 2021. — 1 комплект с.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә