Муса Җәлил һәйкәле (Мостафа)
Файл:М.Джалиль (Мустафино) 1.jpg
Н.Г. Петина.
Һәйкәлнең бюст өлеше
Һәйкәлнең бюст өлеше
Файл:М.Джалиль (Мустафино) 2.jpg
Бюст өлеше
Муса Җәлилгә һәйкәл Советлар Берлеге Каһарманының туган ягы — Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында урнашкан. Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс эченә керә.
Автор — Надежда Гавриловна Петина (Оренбург), РСФСР атказанган рәссамы.
Мәрмәр һәм соры граниттан эшләнгән.
Тарих
1976 елның 15 февралендә каһарман шагыйрьнең 70 еллыгына ачылган.
Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан АССР делегациясе, Муса Җәлилнең туганнан туганы Елена Авдеева катнашкан.
2013 елның маенда Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачыла. Комплекс эченә шагыйрьнең музее, мәдәният йорты, яңа мәктәп бинасы (2012 елның декабрендә ачыла), парк керә. Үзгәртеп кору эшләренә Татарстан, Оренбург өлкәсе казнасыннан 40 ар млн сум акча бүленә. Муса Җәлил һәйкәле шулай ук яңартыла. Мемориаль комплексны ачу тантанасында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаша[1].
Тасвирлама
Шагыйрьнең бронзадан эшләнгән бюсты (биеклеге 90 см) гранит пьедесталга (үлчәмнәре 180 см х 60 см) куелган. Пьедестал коралл төсендәге тротуар плитәсе белән капланган аслыкка урнаштырылган. Бюст артында 8 м биеклектәге гранит стела торгызылган булган (2013 елгы үзгәртеп кору вакытында алынган). Шагыйрь башын горур тотып, туган ягын күзәтә итеп ясалган. Пьедесталда «Моабит дәфтәре»нә кергән «Җырларым» шигыреннән өзек язылган:
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.
Искәрмәләр
Әдәбият
- В. П. Россовский. Золотые звезды Оренбуржья: биографический справочник. Челябинск, 1989.
Сылтамалар
- Музей Мусы Джалиля в с. Мустафино Оренбургской области 2016 елның 7 апрель көнендә архивланган.
- Оренбург өлкәсендә Муса Җәлил исемендәге музей комплексы ачылу(үле сылтама) [рус.]
- Һәйкәл турында Оренбург өлкә полиэтник балалар китапханәсе сайтында 2016 елның 10 апрель көнендә архивланган. [рус.]
Шулай ук карагыз
- Мемориал ачылу тантанасыннан фотолар(үле сылтама)