Муса Җәлил һәйкәле (Мәскәү, Зябликово)
Тарих
2012 елның 24 августында «Мәскәүдә Татарстан көннәре» кысаларында Мәскәүнең Зябликово районында Муса Җәлил урамы[1] һәм Братеевская урамы чатындагы Царицыно паркы территориясендә ачылган.
- Скульптор — Юрий Злотя, Россиянең атказанган рәссамы.
- Архитектор — Юрий Калмыков.
Сыйфатлама
Монументның биеклеге — 4,6 метр, авырлыгы — 1,5 тонна. Монолит граниттан төзелгән. Шагыйрь әсирлектәге өс һәм аяк киемнәреннән, кулына шигырь дәфтәре тотып сурәтләнгән. Постаментның алдына русча «Мусе Джалилю» дип язылган, постаментның сул ягына русча «Памятник установлен в 2012 году решением Правительства города Москвы и Правительства Республики Татарстан» дип, аскарак «Скульптор Ю.В. Злотя. Архитектор Ю.В.Калмыков» дип язылган.
Һәйкәлне ачу
Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин катнаша. Россиянең халык артисты Сергей Шәкүров Җәлилнең шигырьләрен укый.