Муса Җәлил һәйкәле (Ырынбур)
Муса Җәлилгә һәйкәл Оренбург шәһәрендә Постников урамында урнашкан.
Һәйкәлне урнаштыруга Татарстан, Оренбург өлкәсе казнасыннан, шулай ук шәхси затлардан җыелган акчалар тотылган.
Тарих
Файл:М.Җәлил һәйкәле 9.jpg
Һәйкәлнең алдан күренеше
Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышлап, 1996 елның 22 июнендә Оренбург шәһәренең Постников урамында, «Тирәк» (Тополь) паркына каршы урнашкан «4 апрель» скверында ачылган.
Һәйкәлнең авторы — Кадим Җәмитов (Казан).
Сыйфатлама
Скульптураның авырлыгы — 1,5 тонна. Ул Татарстанда коелган.
Шагыйрь ташка утырган, пальтодан, муенына озын шарф ураган, башын бераз сулга борган итеп сурәтләнгән.
Һәйкәл алдындагы гранит плитәдә русча язылган:
Поэту-герою Мусе Джалилю
Ачылу
Файл:М.Җәлилгә Оренбургда тактаташ.jpg
Муса Җәлилгә ядегәрлек тактаташ
Һәйкәлне ачу тантанасында Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова катнаша.
Муса Җәлилнең балачагы һәм яшьлеге Оренбург белән бәйле. Ул Оренбург өлкәсе (хәзерге Шарлык районы) Мостафа авылында туган. Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә укыган. 1926-1927 елларда РКСМ Оренбург өяз комитетында эшләгән. Элекке комсомол комитеты бинасы (хәзерге Оренбург мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм белемен камилләштерү институты) диварына (Советская урамы, 2) истәлек тактаташ эленгән [1].
Сылтамалар
- Памятник Мусе Джалилю 2017 елның 4 май көнендә архивланган.
- Памятники монументального искусства города Оренбурга