Минзәлә педагогика көллияте

Файл:Минзәлә ПК 1.jpg
Көллият бинасы

Минзәлә педагогия училищесы (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия училищесы) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты. 1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.

Тарих

Минзәлә педагогия училищесы (хәзерге статусы — көллият) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган.

Бөек Ватан сугышы еллары

Бөек Ватан сугышы елларында училище үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.

Үзгәртүләр

  • 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла).
  • 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла.
  • 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгы[2] белән Минзәлә педагогия училищесы Минзәлә педагогия училищесы итеп үзгәртелә.
  • 2010 ТР министрлар кабинеты карары[3] белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә.

Белгечлекләр

Бинасы

Файл:Минзәлә ПК 2.jpg
М. Җәлилгә ядегәрлек тактаташ. 1985
  • Уку йортының бинасы 1914 елда реальное училище бинасы буларак төзелгән.
  • 1941 елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.
  • 1985 елда Муса Җәлил истәлегенә багышлап, көллият диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла.

Укытучылар

Училищеда РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта.[4]

Директорлар

  • 2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011) һәм ТР (1997) атказанган укытучысы.
  • 2015 елдан — Вера Муринова, в. б.
  • 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов.

Көллияттә укыганнар

70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли.

М. Җәлил музее

undefined

Экскурсияләр һәм дәресләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә