Аксубай чуаш педагогия укуханәсе

Аксубай чуаш педагогия училищесы (чуаш. Аксу чӑваш педагогика училищи) — Аксубайда урнашкан уку йорты. 19321956 елларда эшләгән.

1932 елда Сөнчәледә[1] чуаш педагогия техникумы буларак ачылган, 1933 елда Аксубайга күчерелгән. Татарстан АССР (Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Биләр, Яңа Чишмә, Чүпрәле районнары) һәм Самар өлкәсе (Чаллыбаш районы) чуаш мәктәпләре өчен укытучыларны хәзерләгән. 1937 елдан — училище.

Милли мәктәпләрдә укытуны рус теленә күчерү сәбәпле, 1956 елда ябылган. ТАССР мәгариф халык комиссариаты карары нигезендә, училище 1956 елның 1 августыннан эшчәнлеген туктата. Студентлар Тәтеш педагогика училищесындә укуларын дәвам итәргә мәҗбүр була. Аксубай районы башкарма комитетының № 12 10.07.1956 карары белән училище бинасы 150 балага исәпләнгән мәктәп-интернат итеп файдаланыла башлый[2]

Училище директорлары

  • 1932 — А. Ислюков (Сөнчәле чуаш педагогия техникумы директоры)
  • 1942, март-1944, октябрь — Тарас Василий улы Семенов
  • 1944, октябрь - 1948 — Иван Никифор улы Июдин
  • 1948-1949 — И.З. Захаров
  • 1949-1956 — Маркел Мирон улы Галкин

Училищены тәмамлаучылар

Барлыгы 20 чыгарылыш була. 1948 елгы 14нче чыгарылышка училище 1 134 укытучы (шуның 161е читтән торып) әзерләп чыгарган.

  • Алексей Алексей улы Харитонов (19.12.1932, Медянка, Аксубай районы), Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры (1999 елга кадәр).
  • Аркадий Дмитрий улы Проськин (1951 елда тәмамлаган), геолого-минералогия фәннәре кандидаты (Беларусия) [3].

Кызыклы факт

училищедә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.

Чыганаклар

Искәрмәләр