Түбән Кама музыка көллияте
Файл:Түбән Кама музыка көллияте 1.jpg
Көллият бинасы
Түбән Кама музыка көллияте, Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте, рус. Нижнекамский музыкальный колледж имени Салиха Сайдашева — 1969 елдан ТАССР (1991 елдан Татарстан) Түбән Кама шәһәрендә музыка сәнгате өлкәсендә урта һөнәри белем бирүче уку йорты (көллият), ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Музыка көллияте Түбән Кама шәһәренең һәм районның музыка үзәге булып тора.
Көллият директоры (2012 елдан) — Альфред Нәзһәт улы Гыйләҗев.
Тарих
- 1969 елда шәһәр хакимияте карары[1] буенча Түбән Кама музыка училищесы буларак ачыла.
- 1971 елдан татар һөнәри музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исемен йөртә.
- 2006-2007 елларда Түбән Кама районының «Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесы»[2].
- 2008 елның апреленнән көллият[3].
- 1990 елдан бирле көллият базасында яшь вокалистларның Салих Сәйдәшев исемендәге төбәкара бәйгесе үтә.
Директорлар
- 1969-1972 еллар Л. А. Джураев
- 1973-1977 еллар И. Г. Алмазов
- 1978-1989 еллар З. Х. Әхмәтҗанов
- 1989-1995 еллар Г. З. Фәйзуллин
- 1996-2004 еллар Ф. Ч. Гайсин
- 2005-2011 еллар С. А. Бакашева, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2012 елдан — А. Н. Гыйләҗев.
Белгечлекләр
Көллият балалар музыка мәктәпләре укытучылары, хор, ансамбль җитәкчеләре, оркестр артистлары хәзерли. Көллияттә 3 ел 10 ай торып укыйсы.
- Фортепиано.
- Оркестр өчен кыллы уен кораллары: эскрипкә, альт, виолончель, контрабас.
- Оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары: труба, тромбон, валторна, туба, флейта, гобой, кларнет, саксофон, фагот, курай.
- Халык уен кораллары оркестры өчен уен кораллары: баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара.
- Вокал сәнгате: академик һәм халык.
- Хор белән дирижерлык итү.
- Музыка теориясе.
- Эстрада музыка сәнгате (эстрадада җырлау)[4].
Көллиятне тәмамлаучылар
45 ел эчендә 1,5 мең белгеч әзерләнгән[5].
- Ленар Айкаев, Зур концерт залы директоры.
- Рафаэль Гайзетдинов, курай ясау остасы.
- Наилә Гайнуллина, Казан консерваториясе укытучысы.
- Резеда Галимова, җырчы.
- Рәшит Кәлимуллин, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре рәисе.
- Татьяна Мазуренко, җырчы.
- Гүзәл Мөхәмәтдинова, Казан консерваториясе доценты.
- Рафаэль Сәхәбиев, җырчы.
- Гөлдания Хәйруллина, җырчы.
- Алсу Хисамиева, җырчы.
- Дамир Шәрифуллин, Казан циркы директоры.
- Зөһрә Шәрифуллина, җырчы.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
- Көллиятнең «ТР электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- «Контактта» көллият сәхифәсе
- Мәдәни тормыш үзәге. «Элита Татарстана», 04.12.2009 2021 елның 8 декабрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Түбән Кама шәһәр шурасы башкарма комитеты карары № 167 27.06.1968
- ↑ ТР мәдәният министрлыгы фәрманы № 53 20.02.2006
- ↑ Көллият Уставы буенча(үле сылтама)
- ↑ Алабуганың 2нче музыка мәктәбе сайтында
- ↑ Түбән Кама телерадиокомпаниясе(үле сылтама)