Гөлдания Хәйруллина
Гөлдания Мөбарәкҗан кызы Хәйруллина (кыз фамилиясе — Биктимерова, рус. Гульдания Мубаракзяновна Хайруллина; 4 сентябрь 1960, Саклаубаш, Татарстан АССР) — совет һәм Россия эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты (1998).
Тормыш юлы
Гөлдания Хәйруллина 1960 елның 4 сентябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Әтисе Мөбарәкҗан тимерче булып эшләгән, әнисе Фәния исемле[1]. Саклаубаш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан моторлар төзү заводында эшли. Заводның үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, Ленин исемендәге мәдәният сараеның җыр ансамблендә чыгыш ясый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша. Түбән Кама музыка училищесын тәмамлап, Чаллының «Төзүчеләр» мәдәният сараенда, «Эврика» мәдәният үзәгендә эшли башлый.
1987 елда композитор Рөстәм Хәйруллинга кияүгә чыга. 1993 елда тормыш иптәше белән махсус концерт бригадасы оештыра. «Сандугач», «Кышкы моңнар» фестивальләрендә катнаша. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый[2].
Иҗаты
Иҗат юлы ире Рөстәм Хәйруллин язган «Бәллүр чишмә» җыры (сүзләре Шәрига Таһированыкы) белән башлана. «Иркәмә» (Ф. Мортазин), «Җиләкле җәй», «Кайда син?» (Рөстәм Хәйруллин), «И Ходай, исәнлек бир», «Сарман», «Сафия такмаклары», «Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга!» һ. б. җырлар белән тамашачы мәхәббәтен яулый.
Гаиләсе
Ире — Рөстәм Мөнир улы Хәйруллин (11.01.1960 — 28.03.2010), композитор, җырлар авторы, чыгышы белән Сарман районының Кормаш авылыннан[3]. Кызы Лилия — эстрада җырчысы, дүрт бала әнисе[4].
Истәлек китабы
Ире вафатыннан соң Гөлдания Хәйруллина аның иҗатын саклап калу максатыннан истәлек китабы әзерли[5]. 2025 елда бу китап «Җиләкле җәй» исеме белән дөнья күрә. Анда композиторның 100 җыры, шулай ук сәнгать әһелләре, иҗатташ дусларының истәлекләре һәм фотосурәтләр урын ала. Җырларны тыңлау өчен китапта QR‑кодлар да кулланыла. Китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү 2025 елның 25 июнендә Казанда, филармониянең концертлар залында уза[6][7].
Бүләкләре
- Татарстанның атказанган артисты (1998);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016)[8].
Искәрмәләр
- ↑ Гөлдания Хәйруллина: «90нчы еллардагы популярлыгымны кулланып калдым дип әйтә алмыйм». Интертат (4 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.
- ↑ Гөлдания Хәйруллина: «Мин эстрадага яңалык алып килдем». rsloboda-rt.ru (12 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.
- ↑ Гөлдания Хәйруллина бүген энҗе туен бәйрәм иткән булыр иде. Мәдәни җомга (21 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.
- ↑ «У меня нет сил смотреть за четырьмя детьми»: Гульдания Хайруллина рассказала об отношении к внукам. kazanfirst.ru (23 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.
- ↑ Гөлдания Хәйруллина ире, композитор Рөстәм Хәйруллин җырларыннан истәлек китабы әзерли. tatar-inform.tatar (20 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.
- ↑ Лилия Йосыпова. Җиләкле җәй // Ирек мәйданы : газета. — 2025. — 27 март (№ 12 (755)). — С. 32.
- ↑ Гөлинә Гыймадова. «Хәзер инде зиратка гына»: танылган җырчыларның җәе ничек үтә? Ватаным Татарстан (8 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.
- ↑ Гөлдания Хәйруллина Президенттан бүләк алды. Матбугат.ру (28 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.
Әдәбият
- Сарман районы энциклопедиясе / төз. Дамир Гарифуллин. — 1 нче китап. — Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
- Тәлгать Исмәгыйлов. Сарман. — Казан: АБАК, 1998. — ISBN 5-89423-067.