Зөһрә Шәрифуллина

Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина (рус. Шарифуллина Зухра Нигматулловна; 20 декабрь 1956, Сарман, Татарстан АССР) — җырчы. Татарстанның атказанган һәм халык артисты.

Тәрҗемәи хәле

1956 елның 20 декабрендә[1] Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Сарман районы үзәге Сарман авылында күп балалы гаиләдә туа. 1977 елда Сарманның урта һәм Сарман балалар сәнгать мәктәбен, 1980 елда «баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятен, 2000 елда «социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый[2].

Хезмәт юлы

Булачак җырчы, әтисе һәм абыйсы вафатыннан соң, Түбән Кама музыка көллиятендә укуын калдырып, Сарманга кайта. Туган авылында «Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли[3].

1980 елдан - Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ТАССР дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист-вокалист[4]. 1981 елда эстрада бүлегенә — Илһам Шакировның концерт төркеменә күчә.

Җырчы «Татар җыры» I Халыкара бәйгесендә җиңә, шул көннән аның шәхси карьерасы башлана. Зөһрә Шәрифуллина 1988 елда «Казан» татар эстрада ансамблен оештыра[5].

Иҗаты

Җырчы башкаруындагы йөздән артык музыкаль композиция Татарстан Республикасы дәүләт телевидениесе һәм радиосы фондын тулыландыра. Җырлары грампластинкаларга яздырыла, алар арсында Татарстанның атказанган артисты Георгий Ибушев белән уртак язма да бар. Моннан тыш, CD һәм MP3 форматларда җырларның аудиоҗыентыклары булдырыла. Җырчының концерты 1988 елда ССРБның беренче гомумсоюз телеканалы эфирында ике тапкыр күрсәтелә[6].

Зөһрә Шәрифуллина татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һәм башкалар) әсәрләрен башкара.

Җыентыклары

  • Сез яраткан жырлар.

Җырлары

  • Сарман[7].
  • Талы, талы.
  • Күк күгәрчен.
  • Их, дускаем, кил әле.
  • Су буеннан әнкәй кайтып килә[8].
  • Нигә яна йөрәгем.
  • Су буенда учак яна.
  • Мәхәббәт чишмәләре.
  • Балакаем.
  • Бер вакыт кына.
  • Мин бәхетсез түгел.
  • Аккош канат кагына.
  • Яшәргә дә әле, яшәргә.
  • Ялгыз аккош күлләрдә.
  • Ачытау.
  • Яшәп туймадык әле.
  • Ышанмыйм.
  • Сагыну.
  • Озак торды атым, чапмады.
  • Мәхәббәт чишмәләре.
  • Нигә яна йөрәгем.
  • Иске Әлмәт авылы көе.
  • Кайда сез, яшьлек елларым?
  • Кайтыр нигез калмагач.
  • Кая чабабыз.
  • Гомерне ашыктырабыз бугай.
  • Су буенда учак яна.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире — Азат Хәлимов (1958), баянчы-аккомпаниатор, Татарстан Республикасының атказанган артисты (1999). Уллары: Ринат (Казанда яши), Булат (Алабугада яши), төрек-татар гимназиясен тәмамлаганнар, чит илдә белем алганнар.

Искәрмәләр

  1. Юбилейный вечер популярной татарской певицы (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  2. 1 2 Татарская народная артистка Зухра Шарифуллина отмечает 65-летие Татары (2021-12-19). 4 ноябрь 2025 тикшерелде.
  3. Ни өчен Зөһрә Шәрифуллина туган көнен ике тапкыр бәйрәм итә (2022-12-20). 4 ноябрь 2025 тикшерелде.
  4. Юбилейный вечер популярной татарской певицы (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  5. Дискотека 90-х: Зухра Шарифуллина выступает на агитационном концерте в Сибири. 4 ноябрь 2025 тикшерелде.
  6. Шарифуллина Зугра Нигматулловна (рус.). tatfil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  7. Альбом. Сез яраткан жырлар. music.yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  8. Зухра Шарифуллина (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  9. Зөһрә Шәрифуллина в авторском проекте Лейлы Давлетовой «Адәм белән һава» - смотреть онлайн. shubino-video.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  10. Народная артистка РТ Зухра Шарифуллина: Мы с моим спутником жизни 40 лет вместе. 4 ноябрь 2025 тикшерелде.
  11. Юбилейный вечер народной артистки Зухры Шарифуллиной (рус.). Фонд поддержки развития культуры при Раисе Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.

Әдәбият

  1. Дамир Гарифуллин. 1 нче китап // Сарман районы энциклопедиясе. — Яр Чаллы: «Идел йорт», 2000.
  2. Дамир Гарифуллин. Илһамлы Сарман. Антология. — Казан: Яз, 2017. — 346 б. — ISBN ISBN 978-5-95-00696-1-1.