Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Административ-территориаль берәмлек Казан
Дәүләт
Файл:Tatar State Philharmonic (2022-08-30) 05.jpg
Нигезләнү датасы 1937
SEO_description Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Рәсми веб-сайт tatfil.ru
Штаб-фатирының урнашуы
SEO_title Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая — Рувики: Интернет-энциклопедия
Логотип РУВИКИ.Медиа Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе РУВИКИ.Медиада

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе1937 елда Татарстан Республикасының музыкаль мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырылган филармония. Милли музыка мәдәниятенә керткән бик зур өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның  тууына 60 ел тулу уңаеннан 1946 елны филармониягә бөек шагыйрьнең исеме бирелә.

2014 елдан сәнгать җитәкчесе — профессор Айдар Фәйзрахманов.

Тарих

Беренче еллар

Филармония 1937 елның 21 августында оештырыла. Монда барлыкка килгән иң беренче музыкаль коллективта – симфоник оркестрда – 35 музыкант була. Баш дирижер итеп М.Э.Шеппер билгеләнә, соңрак аны И.В.Әүхәдиев алмаштыра. 1938 елның 11 гыйнварыннан коллектив Татар дәүләт симфоник оркестры дип атала башлый. Ә 1939 ел азагында оркестр яңа ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрына күчерелә. Александр Ключарев тырышлыгы белән монда яңа коллектив – татар халык инструментлары оркестры оеша. Әмма ул 1941 елда таркатыла. 1937 елның 11 сентябрендә филармония каршында татар фольклоры кабинеты ачыла. Аны башта С.Ш. Таһиров, шул ук елның 10 октябреннән А.С.Ключарев җитәкли. Шул ук 1937 елны хөкүмәт карары нигезендә филармониядә хор студиясе – И.В.Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул ТАССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. Сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры З.С.Әхмәтова ансамбльне 22 ел җитәкли. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый.

1937 елда А.В.Казанский җитәкчелегендә эстрада-концерт бүлеге төзелә.

Башта филармония Киров (хәзер – Мәскәү) урамына урнашкан, анда җыр һәм бию ансамбле репетицияләр үткәрә алган. Тик ул вакытта филармониянең үз концерт залы булмаган. Күпмедер вакыт филармония Бутлеров урамындагы Галимнәр йортында да, Островский урамындагы йортта да яшәп алган.

Иң беренче сәнгать җитәкчесе А.М. Райский булган.

1940 елны филармония музыка-пропаганда эшчәнлеген ныклап җәелдереп җибәрә. Җыр һәм бию ансамбле беренче тапкыр ил буйлап озак вакытлы гастрольгә чыгып китә. 160 көн эчендә Ерак Көнчыгышта һәм Себердә 100дән артык концерт бирелә.

Сугыш еллары

1941 елда республиканың бөтен мәдәни тормышы бары тик бер вакыйгага – ТАССРның Мәскәүдә көзен үтәчәк әдәбият һәм сәнгать декадасына юнәлдерелгән була. Бөек Ватан сугышы башлану бу планнарны җимерә. Филармониянең күп артистлары сугышка алына.

Сугыш елларында татар дәүләт филармониясе республика территориясендәге госпитальләрдә, хәрби частьларда 1700 шефлык концерты куя. Ә 60 артист, 17 бригадага бүленеп, төрле фронтларда концерт программалары белән чыгыш ясый.

Сугыш бетүгә үк филармония гастрольләргә чыгып китә. Татар артистлары беренче тапкыр Мәскәүнең дәрәҗәле концерт залларында чыгыш ясый.

Җыр һәм бию ансамбле гастроль белән бөтен Урта Азияне һәм Казакъстанны йөреп чыга.

Сугыштан соңгы чор

1945 елда Филармониядә Музыкаль-әдәби лекториясе оештырыла.

1946 елны В. Апресов, А. Броун, Н. Брауд фортепиано триосы оештыралар. Шул ук елны Печников җитәкчелегендә кыллы квартет та оеша.

1950-елларда эстрада-концерт бүлеге ике мөстәкыйль юнәлешкә: әдәби-музыкаль лекторий һәм эстрадага аерыла.

Филармониядә бик күп билгеле, бөек музыкантлар эшләгән: Рәисә Волкова, Илгиз Мәҗитов.

Бүгенге көн

Бүгенге көндә филармония тулы тормыш белән яшәүче, армый-талмый эшләүче иҗат коллективларын туплаган абруйлы концерт оешмасы булып тора. Биредә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие (1994-2012 елларда Опера һәм камера музыкасы бүлеге дип аталды), Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстан Республикасы дәүләт эстрада-симфоник оркестры (2011 елдан Татарстанның филармония джаз-оркестры составына керде[1]) эшли. Филармониянең шушы иҗат коллективлары зур мәдәни-агарту эше алып бара. Шулай ук филармония төрле төбәкләрдән чакырылган солистлар чыгышларыннан торган орган концертларын да оештыра.

2000 елдан филармониянең заманча технологияләр буенча яңартылган 600 урынга исәпләнгән үз концерт залы бар. Зал өр-яңа ут һәм тавыш аппаратурасы белән җиһазландырылган.

Сезон дәверендә филармония коллективлары 500 меңнән артык тамашачыга (өлкәннәр һәм балалар өчен) үз иҗатларын җиткерәләр. 800 дән артык концерт уздыралар. Чит илләргә гастрольләр белән еш чыгалар. Филармония үз концертларына башка республикалардан һәм илләрдән бик күп танылган дирижерлар, җырчылар һәм музыкантлар чакыра.

Филармония 2007 елда үзенең 70 еллыгын билгеләп үтте.

Җитәкчелек

Солистлар

Коллективлар

Филармониядә оештырган бәйгеләр

Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсы, Н.Г. Рахлин исемендәге музыка фестивале, ә «Филармониада» Халыкара музыка сәнгате фестивален оештыручы.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Татар филармониясе сайты, archived from the original on 2015-05-25, retrieved 2015-08-06 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 архив күчермәсе, archived from the original on 2017-09-16, retrieved 2017-09-11 

Сылтамалар