Татарстанның филармония джаз-оркестры
Татарстанның филармония джаз-оркестры (Казан биг-бэнды) (рус. Филармонический джаз-оркестр Республики Татарстан, Казанский биг-бэнд) — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында эшләүче сәнгать коллективы, Россия күләмендә джаз музыкасы өлкәсендә әйдәүче[1] һөнәри иҗат төркеме.
- Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер (2018 елдан) — Сергей Васильев
- Директоры (2018 елдан) — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова
Тарих
1950 еллар ахырында Казанда төпләнгән Олег Лундстрем оркестры башкаручыларыннан ТАССР дәүләт кинематография оркестры төзелә. Джаз-оркестр 1950 елларда Казанда Олег Лундстрем нигез салган классик джаз традицияләрен саклап, аларны дәвам итәргә омтыла. Тиздән оркестр Казанда укыган башкаручылар белән тулыландырыла. 40 ел рәттән оркестр белән Олег Лунстремның Шанхай буенча иптәше, тенор-саксофончы Виктор Деринг җитәкчелек итә.
2011 елның 1 гыйнварыннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Виктор Деринг җитәкләгән ТР дәүләт кинематография оркестры һәм ТР дәүләт эстрада-симфоник оркестры нигезендә Татарстан Республикасының филармония джаз-оркестры оештырыла. Аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры итеп Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, танылган дирижер, тәҗрибәле джаз белгече Анатолий Василевский (1940―2022 [2]) билгеләнә.
Бүгенге көндә оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер – Татарстан Республикасының атказанган артисты Сергей Васильев. Коллектив атаклы джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә. Аның эшләү дәверендә филармония сәхнәсендә джаз-оркестр белән берлектә танылган джаз башкаручылары Давид Голощекин, Владимир Пономарев, Деннис Ролланд, Анатолий Кролл, Дебора Дэвис, Алвон Джонсон, Ники Харис, Рэй Гаскинс, Джейми Дэвис, Мэнди Гейнс, Хосе Гонзалес, Джоан Майнор, Полетт МакУильямс, Марк Уитфилд, Виталий Головнев һәм башкалар чыгыш ясады. Оркестр репертуарында – традицион һәм заманча джаз музыкасы, оркестр өчен эшкәртелгән танылган көйләр һәм махсус язылган әсәрләр.
Беренче концерты
Джаз-оркестрның беренче концерты III халыкара «Филармониада» музыка сәнгате фестивалендә (Казан) була. Анда джаз-оркестр белән Россиянең халык артисты, дөньякүләм танылган музыкант Игорь Бутман (саксофон) чыгыш ясый.
Хезмәттәшлеге
Джаз-оркестр атаклы джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә: Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә джаз-оркестр белән берлектә танылган джаз башкаручылары Давид Голощекин, Владимир Пономарев, Деннис Ролланд, Анатолий Кролл, Дебора Дэвис, Алвон Джонсон, Ники Харис, Рэй Гаскинс, Джейми Дэвис[3], Мэнди Гейнс, Хосе Гонзалес, Джоан Майнор, Полетт МакУильямс, Марк Уитфилд, Виталий Головнев һәм башкалар чыгыш ясый.
Репертуар
Оркестр репертуарында — традицион һәм заманча джаз музыкасы, оркестр өчен эшкәртелгән танылган көйләр һәм махсус язылган әсәрләр, джаз импровизацияләре, диксиленд, уен коралында уйнау сәнгате шедеврлары, бию ритмнары, популяр җырлар.
- «One o`clock jump» (Төн уртасы узгач биюләр) инструменталь темасы, классик свинг
- «Sweet Georgia Brown» (Ягымлы Джорджия Браун) композицясе
- «Lil Darlin» — акрын темптагы свинг
- «Basie» — тиз темптагы композиция
- «April in Paris» (Парижда апрель)
- «Secrets» (Серләр, Секреты)
- «Wind machine» (Җил тегермәне) — тиз темптагы композиция
- «Besame mucho»
Чыгышлары
- «Kremlin LIVE» халыкара заманча мәдәният фестивале
- «Розовая пантера» халыкара джаз фестивале
- «Акваджаз. Sochi Jazz Festival» халыкара джаз фестивале
- «Вейсэ Jazz-2013» халыкара джаз фестивале
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Кызыклы факт
Оркестрдагы 20 башкаручы арасында бер генә хатын-кыз музыкант- Мария Аксенова.
Галерея
Татарстанның филармония джаз-оркестры
Искәрмәләр
- ↑ «Культура РБ» сайтында
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Күренекле дирижер Анатолий Василевский вафат. Татар-информ, 19.11.2022
- ↑ «Самарские известия» сайтында(үле сылтама)
Сылтамалар
- Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры. 2019 елның 28 декабрь көнендә архивланган. Татар дәүләт филармониясе сайты
- «Джаз-оркестр Башкорт филармониясе сәхнәсендә»
- «Джаз – ул без»(үле сылтама)
- Олеся Бондаревская, Луиза Янсуар. Нәрсә ул — «татарча джаз»? 2019 елның 2 декабрь көнендә архивланган. «Татарстан», 26.05.2017