Өчиле
Өчиле — Арча районында, район үзәгеннән 13 км төньяктарак, Казансу елгасының уң кушылдыгы Бирәзә суы буенда урнашкан авыл. 17 нче йөздщ нигез салына (элеккеге исеме — Кече Бирәзә). 1989 елда 224 кеше (татарлар), 2000 елда 243 кеше, 2010 елда 271 кеше яши. Халкының төп шөгыле — терлекчелек. Авылда урта мәктәп, клуб бар. 19 нчы йөздә орчык, көянтә ясау кәсепчелеге белән мәгълүм. Мәчет — 19 нчы йөзнең архитектура истәлеге; мәчетнең имам-хатибы Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы була.