Уклар (журнал)

«Уклар» журналыҖаек шәһәрендә 1906 елда чыккан юмор-сатира журналы. Мөхәрире һәм нашире Камил Мотыйгый булган.

Тарих

Журналның беренче саны 1906 елның июнендә Җаекта чыга. Бу татар юмор-сатира журналларының иң беренчеләренең берсе була. Журнал эшендә Тукай нык актив катнаша, ул монда «Һөд-Һөд», «Кырмыска», «Шүрәле» һәм башка псевдонимнар белән яза.

6 сан чыккач, 1906 елның ноябрендә журнал ябыла.

Чыганак

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.

Тема буенча өстәмә