Казан Халыкара аэропорты
Казан Халыкара аэропорты | |
---|---|
Дәүләт | |
ИКАО аэропорт коды | UWKD |
Обслуживаемый город | Казан[1] |
Рәсми веб-сайт |
kazan.aero(рус.) (ингл.) (тат.) |
Пассажир әйләнеше | 3 141 776 |
Хәләте | кулланылышта[d] |
... хөрмәтенә аталган | Габдулла Тукай[2] |
ИАТА аэропорт коды | KZN |
Рәсми ачылу датасы | 1979 |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 413 |
![]() | |
Очып менү-утыру юллары | 11L/29R |
SEO_description | Казань (аэропорт) — расположение и статистика, операторы аэропорта, дата открытия, длина взлётно-посадочной полосы — РУВИКИ |
Кыскача исем | Kazan и Kazan' |
SEO_title | Казань (аэропорт) — расположение, оператор, дата открытия — РУВИКИ |
![]() |
Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропорты яки Казан Халыкара Һава Аланы (рус. Международный аэропорт Казань) - Казан шәһәренең ватандашлар аэропорты. Шәһәрдә тагыда бүтән аэродромнар бар: Казан-"Борисоглебское", КВЗ (Юдино), кече авиация өчен: Коркачык һәм Вишнёвка. Казан Халыкара Аэропорты шәһәрдән 26-28 километрда урнашкан. 2 миллион артык пассажирларга 2017 елда хезмәт күрсәтә.
1979 елда бүгенге урында ачылган. Иске аэропорт Казанның Совет районында 1930-2005 елларда урнашкан иде һәм җирле һава юлларына хезмәт күрсәткән иде.
Казан Халыкара Аэропорты 2013 елгы Җәйге Универсиадага туры китереп реконструкцияләнде. 2012 елның 7 ноябрендә 1А терминалы ачылды. 1-нче терминал хәзер яңартып төзелә, ике терминаллар 3 миллион кеше кабул итә алачак. Очып менү-төшү юлы 3750 метрга озынайтылды. Казан-1 вокзалыннан аэропортка тимер юл аэроэкспрессы сафка кертелде. Аэропортка кадәр 97-нче автобус белән барып җитеп була.
Казан Халыкара Аэропорты һәртөрле заманча пассажир очкыч төрләре, хәтта дөньядагы иң зур пассажир очкычы Боинг-747 (Кытай илбашы һәм АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килүе) һәм Airbus A380 кабул итә ала.
2017 елда Казан һава аланы 4-нче тапкыр рәттән "Россия һәм БДБ иң яхшы төбәктәге аэропорты" булып саналган (Skytrax ширкәте буенча).
2018 елда социаль челтәрләрдә узган тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан аэропортына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә[3]
Саны | Зурлыгы | Түшәмәсе |
11уң/29сул | 3750х60 м | армбетон |
11сул/29уң | 3720x45 м | цементбетон |
Яктылыгы - даими. Очу түгәрәге LL.
Ешлыклар:
ATIS 126.8 MHz "Px",
Каланча - 120.3 MHz, "Казан-вышка",
түгәрәк - 119.4 MHz "Казан-круг",
җирдән бару - 121.7 MHz "Казан-руление",
старт - 120.3 MHz, "Казан-старт"
Юнәлешләр
- Air Astana (Алматы)
- FlyDubai (Дөбәй)
- Lufthansa (Майндагы Франкфурт)
- Red Wings (Хургада)
- S7 (Мәскәү-Домодедово)
- Turkish Airlines (Стамбул)
- Uzbekistan Airways (Ташкент)
- Ак Барс Аэро (Бөгелмә, Киев-Борисполь, Мүнхен, Новосибирск, Петербург, Симферополь, Чиләбе)
- Аэрофлот (Мәскәү-Шереметьево)
- Ижавиа (Ижау, Минеральные Воды)
- Казан һава ширкәте (Екатеринбург, Уфа)
- Orenburg hawa sızıqları (Хургада, Шарм-эль-Шейх)
- Tatarstan (Баку, Душанбе, Ирәван, Мәскәү-Домодедово, Петербург, Стамбул, Ташкент, Тел-Әвив, Хуҗант, Хургада, Прага)
- Трансаэро (Мәскәү-Домодедово)
- Урал һава сызыклары (Дөбәй, Душанбе, Екатеринбург, Хуҗант)
- ЮТэйр (Мәскәү-Внуково, Түбән Новгород Соргыт, Уфа)
- Сомон Эйр (Душанбе)
Эшчәнлек күрсәткечләре
Ел | 2003 | 2004 | 2005 | 2006 | 2007 | 2008 | 2009 | 2010 | 2011 |
Пассажирлар, мең кеше | 238,7 | 309,9 | 393,6 | 445,7 | 616,4 | 751,5 | 675,7 | 958,5 | 1227 |
Очып менү-төшү | 4,386 | 4,831 | 6,192 | 6,601 | 7,946 | 8,238 | 6,898 | 9,549 | 11,21 |
Йөкләр, мең тонналар | 2,042 | 2,078 | 4,384 | 4,456 | 5,321 | 2,744 | 2,936 | 3,834 | 6,014 |
Һәлакәтләр
Искәрмәләр
- ↑ https://www.airlines-inform.ru/rankings/russian_airports_2008.html
- ↑ Путин В. В. Указ Президента Российской Федерации от 31 мая 2019 г. № 246 «О присвоении аэропортам имен лиц, имеющих особые заслуги перед Отечеством» (рус.) // Собрание законодательства Российской Федерации — 2019.
- ↑ Список аэропортов - участников конкурса «Великие имена России». 2018 елның 13 ноябрь көнендә архивланган. великиеимена.рф(рус.)
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
- Казан аэропорты 2009 елның 12 июль көнендә архивланган. (рәсми сайт)
- Аэропорт Казань в справочнике Aviapages.ru
- О реконструкции казанского аэропорта (вкл. проектные изображения его будущих объектов) 2012 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.