Boeing 777

Boeing 777 (Triple Seven яки T7 — «өч җиделекләр») — дөньяда иң зур ике йөрткечле реактив пассажир очкычы, ерак очышлар өчен билгеләнгән киңфюзеляжлы пассажир очкычлары «гаиләсе»нә керә. Беренче очышы 1994 елда, эксплуатациядә 1995 елдан тора.

Очкычның аеру үзенчәлеге - алты тәгәрмәчле шасси.

Авиаһәлакәтләр

2014 елның мартында Һиндстан океанында, билгесез урында "Малайзия һава юлларының" Куала-Лумпурдан Ханбалыкка юл тоткан Boeing 777 очкычы билгесез сәбәпләр буенча төшеп җимерелде.[1]

2014 елның июлендә Донецк шәһәре янында "Малайзия һава юлларының" Амстердамнан Куала-Лумпурга юл тоткан Boeing 777 очкычы бәреп төшерелгән, дип хәбәр ителә.[2]

Сылтамалар

|