Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе
Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе — Казан (Идел буе) федераль университетының татарча филология бүлеге (факультеты). Казан дәүләт университетына 2011 елда кушылган Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты нигезендә барлыкка килә.
Эшчәнлеге
Фәнни-белем бирү үзәге «татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү, саклау, пропагандалау һәм үстерү белән шөгыльлән[ә]».[1]
Урнашуы һәм җитәкчелеге
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты нигезендә эшли. Гамәлдәге җитәкчесе - декан, доцент, педагогика фәннәре кандидаты Рамил Мирзаһитов.[2]
Юнәлешләр, белгечлекләр, формат
Уку-укыту процессының төп характеристикалары:[3]
- бакалавриат һәм магистратура
- көндезге уку формасы, читтән торып уку, көндезге-читтән
- филология, педагогик белем бирү, татар теле һәм әдәбияты, чит телләр, математика, физика, информатика, музыка, дизайн, һөнәри белем бирү.
Кафедралар
Уку йортында эшләүче укытучылар һәм укытылган дисциплиналар түбәндәге структура нигезендә бүленә:[4]
- Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы
- Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы
- Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы
- Татар теле белеме кафедрасы
- Татар әдәбияты кафедрасы
- Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы
Искәрмәләр
- ↑ Рәсми веб-сайт, archived from the original on 2022-05-28, retrieved 2022-08-19
- ↑ КФУ: Рамил Мирзаһитов карточкасы 2022 елның 15 октябрь көнендә архивланган. [рус.]
- ↑ Юнәлеш һәм белгечлекләр, archived from the original on 2015-10-31, retrieved 2022-08-19
- ↑ Кафедралар, archived from the original on 2015-10-28, retrieved 2022-08-19