Симонов Иван Михайлович

Иван Михайлович Симонов (20 июнь (1 июль) 1794, Әстерхан, Россия империясе[1]10 (22) гыйнвар 1855 яки 9 (21) гыйнвар 1855[1], Казан) — рус астрономы, Көньяк поляр материкны — Антарктиданы тәүге ачучыларның берсе, Казан император университеты ректоры (1846—1854).

Тәрҗемәи хәле

Башлангыч еллары, белем алуы

Иван Михайлович Әстерханда сәүдәгәр Михаил Симонов гаиләсендә туа. Әтисе Владимир губернасының Гороховец шәһәре сәүдәгәре булып исәпләнә, Әстерханда сату белән шөгыльләнә. 1808 елга кадәр Әстерхан губерна гимназиясендә, аннары Казан гимназиясендә белем ала, 1809 елда Казан император университетына укырга керә. Университет курсын тәмамлагач, 1810 елда, Казанның Румовский уку округы попечителе тәкъдиме буенча, физика-математика фәннәре магистры гыйльми дәрәҗәсенә имтихан тапшыра[2]. П.-С. Лапласның «Небесная механика» дип аталган өченче китабына аңлатмалар биргән «О притяжении однородных сфероидов» хезмәтен яза.

Симоновны магистр итеп раслау аның катлавына  [рус.] бәйле рәвештә килеп туган кыенлыклар нәтиҗәсендә 1812 елга кадәр сузыла. Гыйльми дәрәҗә алу өчен беркетелгән урында сәүдәгәрлек сословиесеннән баш тарту кирәк була. Гороховец шәһәр думасы Владимир губернаторы князь И. М. Долгоруковка рапорт тапшыра, аннан рөхсәт алгач, таләп ителгән аттестат бирелә[3].

Симонов өчен астрономия белән гамәли шөгыльләнү 1811 елгы Зур кометаны күзәтүдән башлана. Бу эшчәнлектә профессор Й. И. Литтров һәм математика магистры Н. И. Лобачевский да катнаша. Аның нәтиҗәләре 1811 елның сентябрендә «Казанские известия» басмасында дөнья күрә[4]. Хезмәтләре өчен шул чорның атаклы астрономы, М. В. Ломоносов һәм Л. Эйлерның укучысы, Казан уку округы попечителе С. Я. Румовскийның Рәхмәтенә лаек булалар.

1812 елның 12 июнендә магистр дәрәҗәсе бирелә һәм шул көннән 42 елдан артык дәвам иткән укыту ведомствосы буенча дәүләт хезмәте эшчәнлегенә керешә.

1814 елда Симоновны астрономия кафедрасы буенча адъюнкт итеп билгелиләр, 1816 елда аның укытучысы, астрономия профессоры И. Литтров шәһәрдән киткәч, Казан университетының нәзари һәм гамәли астрономия кафедрасының гадәттән тыш профессоры була. 1816—1818 елларда академия обсерваториясе белән танышу өчен Петербургка бара. Анда академиклар В. К. Вишневский һәм Ф. И. Шуберт җитәкчелегендә эшли, гамәли астрономия өлкәсендә камилләшә.

Дөнья тирәли йөзү

1819 елда Фәннәр академиясе тәкъдиме буенча, яхшы гамәли әзерлек үткән Симонов «Восток» һәм «Мирный» шлюпларында дөнья буйлап Көньяк ярымшарга йөзү экспедициясе астрономы итеп билгеләнә. II ранг капитаны Ф. Ф. Беллинсгаузен һәм лейтенант М. П. Лазарев командалыгындагы коллектив 1819 елның июлендә Кронштадт портыннан кузгалып китә һәм 1821 елда кире шунда ук әйләнеп кайта. Алар тарихта беренче тапкыр Көньяк поляр материкның — Антарктиданың шельф бозларын (Беллинсгаузен шельф бозлыгы) күрәләр.

Симонов дөнья тирәли сәяхәт кылган тәүге рус астрономы була. Ул беренче булып күкнең Россиядә беркайчан да күренми торган көньяк ярымшар йолдызларын күзәтә. Симонов бу экспедициядә катнашкан бердәнбер галим. Астрономик күзәтүләрдән һәм географик координаталарны билгеләүдән тыш, ул магнит күзәтүләре үткәрә һәм беренче тапкыр Җирнең Көньяк магнит полюсының 76° көньяк киңлектә һәм 142,5° көнчыгыш озынлыкта урнашуын ачыклый (моннан соң магнит полюсларының гасырлар буена күчүе нәтиҗәсендә аның торышы сизелерлек үзгәрә).

Симоновның Көньяк поляр киңлегендә һәм Тын океан утрауларында җыйган табигый-фәнни һәм этнография тупланмалары (180гә якын экспонат) Казан университетына тапшырыла. Предметлар геология һәм зоология музейлары фондларын тулыландыра, шулай ук этнография музее оешуга нигез була. Галим сәяхәтнең җентекле тасвирламасын да (юл көндәлеген) яза.

Симонов рус һәм чит ил укучыларына экспедициядә ясаган географик ачыш нәтиҗәләре турында беренче сөйләүче була. 1821 елның февралендә, кораблар әле сәяхәттә вакытта ук, «Казанский вестник» журналы Симоновның Казан укыту округы попечителе М. Л. Магницкийга Австралиядән җибәрелгән җентекле хатларыннан өзекләр бастыра. 1822 елда Симоновның Казанда университетында сөйләгән актлы чыгышы «Слово об успехах плавания шлюпов „Восток“ и „Мирный“ около света и особенно в Южном Ледовитом море в 1819, 1820 и 1821 годах» исеме астында аерым брошюра буларак нәшер ителә. Тиздән ул алман һәм француз телләрендә Европада да бастырыла. Беллинсгаузен буенча тулы хисап бары тик 1831 елда — экспедиция тәмамланганнан соң 10 ел узгач кына дөнья күрә.

Йөзүдә катнашканы өчен император Александр I Симоновны нәселле дворянлык хокукын биргән II дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкли. Аңа шулай ук гадәттән тыш профессорның хезмәт хакы күләмендәге пенсия түләве билгеләнә.

Казан университеты

1822 елда Казанга кайткач, Симоновка астрономия ординар профессоры дәрәҗәсе бирелә. 1822—1823 һәм 1825—1830 елларда Казан университетының физика-математика факультеты деканы була.

1823 елда физика профессоры А. Я. Купфер белән бергә астрономик һәм физик җиһазлар алу өчен Европага командировкага җибәрелә. Эшлекле сәфәрдә Германия, Австро-Венгрия, Франция, Италия, Швейцариянең эре фәнни үзәкләрендә була.

undefined

1828 елда Казан губернасының шактый өлешен, Сембер һәм Оренбург губерналарының кайбер өязләрен йөреп чыга, анда астрономик күзәтүләр ярдәмендә күп кенә шәһәрләрнең төгәл географик координаталарын ачыклый, барометр белән үзе барган урыннарның нинди биеклектә урнашканлыгын билгели.

Кояш горизонт өстеннән югары торганда географик киңлекне ачыклый торган чагылыш приборы конструкциясен уйлап таба, шулай ук Россиядә беренчеләрдән булып Җир магнетизмын өйрәнә башлый.

1832 елда Н. И. Лобачевскийның никахында кияү поручителе була.

Симонов инициативасы белән, Казанда 1838—1855 елларда үзе директоры булган астрономия обсерваториясе һәм 1843 елда магнит обсерваториясе барлыкка килә.

1829 елдан Петербург Фәннәр академияләре, шулай ук 15 чит ил фәннәр академияләре һәм фәнни җәмгыятьнең мөхбир әгъзасы була.

1842 елда ул кабат Европа буйлап сәяхәткә чыга һәм бу турыда «Записки и воспоминания о путешествии по Англии, Франции, Бельгии и Германии в 1842 году» (Казан, 1844) китабында тәфсилләп яза.

1846 елның 19 апрелендә император Николай I хакыйкый статский советник Симоновка дворянлык дәрәҗәсен һәм гербын тапшыру турындагы грамотаны имзалый[5].

undefined

Гербның тасвирламасы түбәндәгечә була: «Калкан ике горизонталь өлешкә бүленгән. Өске зәңгәр фонда симметрияле рәвештә дүрт алты почмаклы йолдыз урнашкан (1, 2, 1). Аскы көмешсыман өлешендә вертикаль кара якорь белән анкершток ясалган. Калкан өстенә таҗлы дворян очлымы урнаштырылган. Түбәсендә — кара бөркет канатлары. Аның өстендә — уртада — алты почмаклы алтын йолдыз. Зәңгәр, аскы ягы көмеш төсендәге геральдика бизәге»[6]. Герб галимнең дворянлык дәрәҗәсен алуга китергән казанышларын — Көньяк полюс (стильләштерелгән Көньяк Хач йолдызлыгы) тирәсендә диңгез экспедициясе (якорь) барышында башкарылган тикшеренүләрен чагылдыра. Калкан өстендәге йолдыз герб иясенең шөгыле астрономия булганлыгын символлаштыра.

Симонов 1846 елның ноябрендә яңа гына ачылган Нептун планетасын күзәткән беренче Россия астрономы була[7].

1846 елдан алып һәм 1855 елда вафат булганчыга кадәр, бу вазифада Н. И. Лобачевскийны алмаштырып, Казан университеты ректоры була.

Бүләкләре

(Орденнары тапшырылу хронологиясе буенча күрсәтелә.)

  • IV дәрәҗә Изге Владимир ордены (1819);
  • II дәрәҗә Изге Анна ордены (1821);
  • Император таҗлы II дәрәҗә Изге Анна ордены (1835);
  • III дәрәҗә Изге Владимир ордены (1837);
  • I дәрәҗә Изге Станислав ордены;
  • I дәрәҗә Изге Анна ордены (1854).

Хәтер

Симонов исеме белән түбәндәгеләр атап йөртелә:

  • Тын океандагы Лау (Фиджи) утраулары төркемендәге иң көньякта урнашкан утрау; җирле исеме — Тувана-Итоло;

Тын океанда 21° 2' 55" көньяк киңлектә һәм 178° 46' 23" көнбатыш озынлыкта урнашкан, мәйданы якынча 1,5х0,8 чакрымны тәшкил иткән, кокос пальмалары басып алган һәм мәрҗән рифы белән әйләндереп алынган кеше яшәми торган утрау 1820 елның 19 (31) августында Симонов катнашындагы Җир тирәли рус экспедициясе тарафыннан ачыла. Экспедиция җитәкчесе Ф. Беллинсгаузен атама буларак бу исемне тәкъдим итә[8];

  • Пётр I антарктик утравында урнашкан бозлык (норв. Simonovbreen);

7 чакрым озынлыктагы бозлыкка беренче тапкыр 1821 елның 11 гыйнварында Симонов катнашкан рус экспедициясенең Пётр I утрауларын (аның зурлыгы 19х11 чакрым) ачканнан соң бер гасырдан артык вакыт узгач, 1929 елда монда килгән Норвегия полярчылары тарафыннан атама бирелә. Бу бозлык утрауның төньяк-көнчыгыш өлешендәге тау битеннән төшә, озынлыгы һәр сезон саен үзгәреп торган боз борыны рәвешендә диңгезгә төшеп тора. Башта «Симонов борыны» (норв. Simanows odde, Simonovodde) атамасы бирелә, ләкин вакыт узу белән ул айсбергларга бүлгәләнеп юкка чыга, шунлыктан әлеге исем тотрыклырак табигый объект булган бозлыкка күчерелә[9].

Симонов Казандагы Совет чорында юк ителгән Кизик зиратына җирләнә[10]. 2010 елда Кизик монастыренда  [рус.] якынча Симонов җирләнәгән урынга истәлек ташы куела[11].

undefined

Хезмәтләре

  • Астрономические и физические наблюдения профессора Симонова, деланные во время путешествия его около света. Ч. 1. СПб., 1828.
  • Опыт математической теории земного магнетизма // Ученые записки Казанского университета. 1835. Кн. 3.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Симонов, Иван Михайлович (рус.) // Русский биографический словарь / под ред. А. А. ПоловцовСПб.: 1904. — Т. 18. — С. 488—491.
  2. Русский биографический словарь. Т. 18. — Санкт-Петербург: Типография В. Демакова, 1904. — С. 488—491.
  3. Попова М. П. Симонов Иван Михайлович. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
  4. Созвездие ректоров-астрономов в Казанском университете (рус.). magarif-uku.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
  5. Жалованная грамота И. М. Симонову. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026. Архивировано 14 июль 2014 года.
  6. Краткая энциклопедия символов. Описание герба Ивана Симонова. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
  7. Планета по расчёту — открытие Нептуна. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026. Архивировано 27 июнь 2012 года.
  8. Ф. Ф. Беллинсгаузен. Двукратные изыскания в Южном Ледовитом океане и плавание вокруг света в продолжение 1819, 1820 и 1821 годов, гл. 5. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
  9. Норвежская карта острова Петра I. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026. Архивировано 5 март 2016 года.
  10. Одному из открывателей Антарктиды. web.archive.org (14 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
  11. Юбилей астронома Ивана Михайловича Симонова. web.archive.org (19 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.

Әдәбият

  • Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы. Биографический справочник. — Киев: Наукова думка, 1986.
  • Воронцов-Вельяминов Б. А. Очерки истории астрономии в России. — Москва: Физматгиз, 1956.
  • Попова М. П. И поиск длится целый век. — Владимир: Нива, 2002.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр