Ленар Сафин

Ленар Ринат улы Сафин (рус. Лена́р Рина́тович Са́фин; 11 февраль 1969, Арча, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия дәүләт эшлеклесе. Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (2022 елның 19 августыннан). Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы исеменнән Россия Федерациясе сенаторы (2020—2022). Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010—2020). Юридик фәннәр кандидаты[1].

Тормыш юлы

1969 елның 11 февралендә Арчада туган[2].

1993 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (КДУ) тәмамлый[3].

1993—1995 елларда Казан дәүләт финанс-икътисад институтының тарих һәм хокук кафедрасында ассистент булып эшли[1].

1995 елдан — җинаять хокукы кафедрасының өлкән укытучысы, 1998 елдан — КДУның җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы доценты[4].

2000 елда «менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый[5].

2004 елда «Россия җинаять хокукында җәмгыятьтән аеру белән бәйле булмаган җәзалардан явызларча качу өчен хөкем ителүчеләрнең җаваплылыгы» темасына юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4].

2008—2010 елларда — «Главтатдортранс» компаниясенең икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары, директоры[1].

2010 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасына билгеләнә[6]. Татарстан Республикасындагы террорчылыкка каршы комиссия әгъзасы[7].

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы башлыгы указы белән Федерация Советы сенаторы итеп билгеләнә[8]. 2022 елның 19 августында, башка эшкә күчүгә бәйле рәвештә, сенатор вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла[9].

2022 елның 19 августында Россия хөкүмәте карары белән 5 елга Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп билгеләнә[3]. 2025 ел ахырында югары уку йортының яңа үсеш стратегиясе — «инновацияләр конвейеры» — тәкъдим ителә. Аның нигезенә өч платформа салынган: традицион булмаган углеводород ресурсларын эшкәртү, химия һәм яңа материаллар, шулай ук биомедицина[10]. 2026 елның гыйнварында ректор Кытайның Дунфан шәһәренә эш сәфәре белән бара, анда Хайнань провинциясендә университет филиалын ачу мәсьәләләре турында фикер алыша[11].

Санкцияләр

2022 елның 9 мартыннан Европа Берлеге санкцияләр исемлегендә, чикләүләр сенаторларның ДНР һәм ЛНР үзара ярдәм турындагы килешүләрне раслауда катнашуы сәбәпле кертелә[12][13]. Шулай ук Бөекбритания (2022 елның 15 мартыннан)[14], АКШ (2022 елның 30 сентябреннән)[15], Канада (2022 елның 23 марты), Швейцария, Австралия, Украина, Яңа Зеландия санкцияләре астында.

Бүләкләре

  • Александр Невский ордены (2024) — фәнни-педагогик эшчәнлектәге казанышлары һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен[16];
  • I дәрәҗә Грайфер медале (2024)[17];
  • Почет ордены (2019);
  • Дуслык ордены (2024 елның 21 мае) — фәнни-педагогик эшчәнлектәге казанышлары, югары квалификацияле белгечләр әзерләгән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[18];
  • РФ Транспорт министрлыгының «Камил хезмәт һәм аерымлык өчен» II дәрәҗә медале (2019);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2018);
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2014);
  • Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Котылу хакына бердәмлек өчен» медале (2011);
  • РФ Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (2011);
  • РФ Транспорт министрлыгының «Транспорт объектларын төзегән өчен» медале (2015);
  • «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеме (2016);
  • Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы (2016).

Гаилә

Өйләнгән, ике баласы бар[19].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Сафин Ленар Ринатович — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026. Архивировано 24 ноябрь 2020 года.
  2. Сафин Ленар Ринатович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости (В источнике не указана). 26 февраль 2026 тикшерелде.
  3. 1 2 Ленар Ринатович Сафин (рус.). rsr-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  4. 1 2 Сафин, Ленар Ринатович (рус.). ТАСС (В источнике не указана).
  5. Представитель от исполнительного органа государственной власти Республики Татарстан Сафин Ленар Ринатович (рус.). Совет Федерации Федерального Собрания Российской Федерации (В источнике не указана). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  6. Президент Татарстана утвердил состав Правительства РТ (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026. Архивировано 5 декабрь 2020 года.
  7. Сафин Ленар Ринатович | Сообщество выпускников КФУ. alumni.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026. Архивировано 9 октябрь 2020 года.
  8. Президент Татарстана назначил Ленара Сафина представителем региона в Совете Федерации. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026. Архивировано 23 октябрь 2020 года.
  9. О досрочном прекращении полномочий сенатора Российской Федерации Сафина Ленара Ринатовича. Совет Федерации (19 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  10. КФУ выступил на защите своей стратегии развития в программе «Приоритет-2030». Медиапортал КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  11. Ректор КФУ Ленар Сафин: «Для нашего университета, как и для всего Татарстана, развитие...» Медиапортал КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  12. Члены Совета Федерации от Татарстана попали в санкционный список ЕС. Реальное время (9 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  13. Два члена Совета Федерации от РТ попали под санкции Евросоюза (рус.). Казанские ведомости (10 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  14. Ленар Ринатович Сафин (рус.). sanctions-finder.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  15. США ввели новые санкции, под которые попали Ленар Сафин и Татьяна Ларионова Источник : https://m.realnoevremya.ru/news/262118--pod-novye-sankcii-ssha-popali-fiz--i-yurlica-iz-tatarstana (рус.). Реальное время (30 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  16. Ректор КФУ Ленар Сафин награжден орденом Александра Невского. Медиапортал КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  17. Ученый совет КФУ: о подготовке к приемной кампании, награждении и новых назначениях. Медиапортал КФУ (28 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  18. Указ Президента Российской Федерации от 21.05.2024 № 423 "О награждении государственными наградами Российской Федерации". Официальное опубликование правовых актов (21 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  19. Новый ректор КФУ Ленар Сафин: что известно, биография, интересные факты (2022-08-26). 26 февраль 2026 тикшерелде.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә