Тимур Акулов


Тимур Акулов, Тимур Юрий улы Акулов (рус. Тимур Юрьевич Акулов, 1953 елның 25 апреле, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәкстан ССР, Ташкент өлкәсе, Яңыюл — 2018 елның 2 мае, РФ, ТР, Казан) — ТР һәм РФ сәясәтчесе, Татарстан президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе (1991-1995), тышкы элемтәләр департаменты мөдире (1995-20181), VI чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты (2012-2018). Татарстан Республикасы Президенты Администрациясендә төрле вазифаларда эшләгән[1].

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 25 апрелендә Үзбәкстан ССРның Ташкент өлкәсе Яңыюл шәһәрендә туа. 1970 елдан Үзбәк ССР Ташкент өлкәсе Яңыюл районында күмәк хуҗалыкта эшли. Совет Армиясендә хезмәт итә. Ленинградның С. Орджоникидзе исемендәге Балтика заводында слесарь-монтажлаучы булып эшли. «Көнчыгышны өйрәнүче — тарихчы» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультетын тәмамлый (1979). Гарәп, инглиз, үзбәк телләрен камил белә.

1979-1982 елларда - Йәмәндә хәрби тәрҗемәче.

1982 елда - фәнни китапханә хезмәткәре.

1983-1991 елларда - Казан дәүләт университеты ассистенты.

1988-1991 елларда Йәмәннең Гәден шәһәрендә социаль фәннәр институтында укыта.

1991 ел - Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе. 1994 елдан Татарстан президенты каршында халыкара мәсьәләләр буенча Баш киңәшче. 1995 елдан ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты мөдире — ТР Президенты каршында халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе. 2010 елдан ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты мөдире — ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, 2011 елның мартыннан ТР Президенты ярдәмчесе.

2012 елның 29 июненнән VI чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты[2].

1995-1996 елларда Әфганстанда, Кандагар шәһәрендә, талиблар тарафыннан әсирлеккә алынган Татарстан очучыларын азат итү турында сөйләшүләр алып бара.

2018 елның 2 маенда 65 яшендә Казанда вафат булган[3], Казанның Иске татар бистәсе зиратында җирләнгән.

« Тимур Юрий улы — Татарстанның тышкы элемтәләр системасын нигезләүче.[4]
Минтимер Шәймиев,
ТР Дәүләт киңәшчесе
»

Гаилә хәле

Ике улы. Өлкән улы өйләнгән, ике баласы бар, кече улы Надир Акулов, 2011 елга кадәр РФнең Төрекмәнстандагы сәүдә вәкиллеге каршындагы Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге башлыгының урынбасары[5]. Оныгы бар.

Бүләкләре

  • Почёт ордены (хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек өчен, 1996)[6].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Акулов Тимур Юрьевич экс-депутат Государственной думы ФС РФ (рус.). Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2021. Архивировано 8 июнь 2021 года.
  2. Акулов Тимур Юрьевич. РФ Дәүләт думасы рәсми сайты
  3. Ушел из жизни бывший помощник президента РТ Тимур Акулов.(үле сылтама). Эксперт Татарстан, 02.05.2018
  4. Кристина Иванова. Представители КФУ приняли участие в панихиде по Тимуру Акулову. Медиапортал КФУ, 03.05.2018
  5. «Улым, держись»: сын депутата Госдумы Тимура Акулова сел за решетку на 5 лет. «Бизнес Online», 26.10.2015
  6. О награждении орденом Почета Акулова Т.Ю. и Файзуллина М.А. pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.

Тема буенча өстәмә