Әхмәтҗанов Илдус Тәлгать улы
Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов белән бутамагыз
Илдус Тәлгать улы Әхмәтҗанов (рус. Ахметзянов Ильдус Талгатович; 20 июль 1966, Чистай) — Россия хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Чистай районы башлыгы (2010—2014), РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле, 2014 елның 1 октябреннән). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1966 елның 20 июлендә Татарстан АССРының Чистай шәһәрендә туа. Чистай совхоз-техникумын (1988), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча ЛИНК халыкара менеджмент институтын (Бөекбритания Ачык университеты) (2002), «инженер-конструктор» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (2004) тәмамлый.
1984-1986 елларда армиядә хезмәт итә.
Хезмәт юлы
- 1988—1989 елларда — Чистай-совхоз-техникумы ВЛКСМ комитеты сәркатибе.
- 1989—1992 елларда — Казан шәһәре Вахитов районы азык-төлек сәүдәсе идарәсенең «Темп» кооперативында: әгъза (1989-1990), рәис урынбасары (1990-1992).
- 1992—1996 елларда — Чистай шәһәре «Чистай ЛТД» ЧҖИ каршындагы «Торговый дом» кибете директоры.
- 1996—2010 елларда — Чистай шәһәре «Универсалторг» оешмасында: ваклап сату оешмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең коммерция директоры (1996—1999), генераль директор (1999—2005), холдинг ширкәте директорлар шурасы рәисе (2005—2010).
- 2010—2014 елларда — Чистай районы башлыгы.
- 2014 елда V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты итеп сайлана.
- 2014 елның 1 октябреннән РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы (РФ ФМ ФШ) әгъзасы, 2015 елның октябреннан РФ ФМ ФШ каршындагы агросәнәгать һәм табигатьне файдалану мәсьәләләре буенча шура әгъзасы.
- 2020—2022 елларда — Мәскәүнең «Центр-Сити» дәүләт унитар предприятиесен җитәкчесе[1].
- 2023 елда инвестицион фондлар белән идарә итүгә юнәлдерелгән ширкәт ача.
- 2023 елның 22 сентябрендә Мәскәүдә 202 млн сумлык устав капиталы белән «Инвест проф» акционерлык җәмгыятен (АҖ) терки һәм аның генераль директоры була[2]. 2026 елның гыйнварында «Инвест проф» АҖ ликвидацияләнә[3][4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018);
- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамота (2002);
- ТР халыкны социаль яклауны тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясенең Рәхмәт хаты (ТР «Алтын йөрәкле кеше» бәйгесе; 2002);
- ТР Сәүдә, җәмәгать туклануы, кулланучылар кооперациясе һәм эшмәкәрлек хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты Мактау грамотасы (2002);
- Россия Госкомстатының күкрәк билгесе (2003) — 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен;
- РФ Сәүдә, җәмәгать туклануы, кулланучылар кооперациясе һәм эшмәкәрлек хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк комитеты Мактау грамотасы (2003);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы (2007);
- РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оештырылуына 45 ел тулу уңаеннан юбилей медале (2010);
- «Чик буе гаскәрләренә 90 ел» юбилей медале (2010);
- РФ Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (2011);
- «За верность долгу и Отечеству» медале (2011);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2011).
Гаиләсе
Хатыны — Сәндия, эшмәкәр[5]. Өч кызы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Экс-сенатор от Татарстана Ахметзянов учредил компанию с капиталом 202 миллиона рублей [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Бывший сенатор Ахметзянов учредил управляющую компанию с капиталом 202 млн рублей (рус.). Интерфакс (25 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2026.
- ↑ АО «ИНВЕСТ ПРОФ»: сведения об организации и история изменений (рус.). Клерк.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2026.
- ↑ Перечень эмитентов, реестры которых находятся у регистратора на хранении, по состоянию на 06.10.2026 (рус.) (PDF). Независимая регистраторская компания Р.О.С.Т. (6 октябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2026.
- ↑ Замполит.ком сайтында