Татьяна Ларионова
Татьяна Петровна Ларионова (2 июль 1955, Казан) — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы. Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры.
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 2 июлендә Казанда туа.
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча, шулай ук Казан дәүләт медицина институтын «Филология һәм социаль хезмәт» белгечлеге буенча тәмамлый[1]. Социология фәннәре кандидаты, доцент.
Хезмәт эшчәнлеге
1972 елда Казан шәһәренең 82 нче урта мәктәбендә өлкән пионервожатый, соңрак класстан тыш һәм мәктәптән тыш эшләр буенча оештыручы булып эшли.
1983—1991 елларда партия эшендә: Казанның Идел буе районы партия комитетында инструктор, мөдир урынбасары, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, икенче секретарь вазифаларын башкара.
1991 елдан — Казан шәһәре администрациясендә: халыкның аз керемле катламнарын социаль яклау бүлеге башлыгы, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы.
2001—2006 елларда — Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгының Казан шәһәрендәге социаль яклау идарәсе башлыгы.
2006 елның ноябреннән — Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе.
2010 елның мартыннан — Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.
Татьяна Ларионова 2010 елның 10 мартында «Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу „Яңарыш“ Республика фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры итеп билгеләнә.
2014 елның октябреннән 2019 елның сентябренә кадәр — V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.
2019 елның сентябреннән 2021 елның сентябренә кадәр — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[2].
2021 елның 19 сентябрендә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[3].
Җәмәгать эшчәнлеге
«Хатын-кызлар бердәмлеге» Россия иҗтимагый оешмасы президенты[4].
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мэрхэмэт — Милосердие» хатын-кызлар — депутатлар берләшмәсе җитәкчесе.
«Яңарыш» фонды башлыгы.
Санкцияләр
Европа Берлегенең барлык илләренең[5][6], шулай ук АКШның һәм Яңа Зеландиянең санкцияләр исемлегенә кертелә.
Гаиләсе
Кияүдә, кызы бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- ССРБ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (1982);
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999);
- «Россия Хезмәт министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе 2003);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2006);
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2012);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2014).
- «Дуслык» ордены (2017).
- Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе — фәнара тикшеренүләр һәм Татарстан Республикасының Зөя һәм Болгар шәһәре объектлары мисалында Россия Федерациясе дөньякүләм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау буенча хезмәтләр циклы өчен (2020)[7][8].
- III дәрәҗә Бөек Мәскәү кенәзбикәсе изге Евфросиния ордены — Казан соборы төзелешенә керткән өлешен исәпкә алып (2021)[9]. Дуслык ордены[10]. Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте — күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен[11].
Искәрмәләр
- ↑ Справочник персоналий. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2021. Архивировано 21 октябрь 2021 года.
- ↑ Ларионова Татьяна Петровна (рус.). tatarstan.er.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2021. Архивировано 21 октябрь 2021 года.
- ↑ Список избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2021. Архивировано 6 октябрь 2021 года.
- ↑ Татьяна Ларионова: Милосердие женщин. Общественно-политическая газета «Президент», 15.03.2016 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2017. Архивировано 15 декабрь 2017 года.
- ↑ ЕС ввел санкции против Рошаля, Москальковой и сенатора Вороны (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2023. Архивировано 26 февраль 2023 года.
- ↑ European Union. Official Journal of the European Union L59I // European Union. — 2023. — 25 февраль (т. Volume 66). — ISSN 1977-0677. Архивировано 26 февраль 2023 года.
- ↑ Татарстан Дәүләт Советы депутатлары — ТР Дәүләт премиясе лауреатлары. 2021 елның 10 июль көнендә архивланган. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте, 15.12.2020
- ↑ 2020 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү турында ТР Президенты Указы № ПУ-832 10.12.2020 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-12-07, retrieved 2020-12-28
- ↑ Предстоятель Русской Церкви совершил освящение воссозданного собора на месте явления Казанской иконы Божией Матери. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2021. Архивировано 6 август 2021 года.
- ↑ Татьяна Ларионова удостоена Ордена Дружбы. 22 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Минтимер Шаймиев вручил Татьяне Ларионовой государственную награду (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2025.