Леонид Барышев
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 3 ноябрендә Алабуга шәһәрендә туа[2].
1996 елда «Гомумтехник фәннәр укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия университетының технология бүлеген, 1998 елда Кама политехника институтының (КамПИ) менеджмент һәм идарә бүлеген[3], Мәскәү тышкы сәүдә академиясен тәмамлый[4].
Хезмәт юлы
1990—1998 Алабуга җиңел машиналар заводында автомат линияләр операторы өйрәнчеге. Мәскәү 1 нче подшипниклар заводында автоматчы.
1998 елдан бизнес белән шөгыльләнә.
2001 елның октябреннан «Эссен Продакшн» АГ ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Иҗтимагый эшчәнлеге
2007 елда балалар-яшүсмерләр спортына ярдәм итү һәм аларны үстерү, халыкның социаль яктан якланмаган катламнарының сәламәтлеген саклау өчен «Махеевъ» хәйрия фондын булдыра.
2011 елдан «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы Президенты.
2009—2014 — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы[3].
«Россия гражданнарына – кулай бәяле һәм уңайлы торак» милли проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча Татарстан Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Алабуганың мактаулы гражданины.
- 2018 — Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре.
- 2011, 2012, 2014 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте.
- 2013 — Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәте.
- 2013 — Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасы.
- 2016 — Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Рәхмәте.
- 2018 — Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк комитетының Мактау грамотасы[3].
- 2023 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале.
Искәрмәләр
- ↑ Руководство компании (рус.). essenproduction.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
- ↑ Барышев Леонид Анатольевич генеральный директор АО «Эссен Продакшн АГ», депутат Госсовета РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Барышев Леонид Анатольевич
- ↑ Барышев Леонид Анатольевич – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. 13 ноябрь 2025 тикшерелде.
Сылтамалар
- Sntat.ru сайты материалларында {{{заглавие}}}. [рус.]
- Эссен гипермаркетлар челтәре сайты 2015 елның 17 ноябрь көнендә архивланган.