Роман Мугерман

Роман Мугерман, Мугерман Роман Борис улы, рус. Мугерман Роман Борисович (1981 елның 12 октябре, Казан шәһәре) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «КАМАЗ-Марко» ҖЧҖ генераль директоры, «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсе директоры.

Тәрҗемәи хәле

1981 елның 12 октябрендә Казан шәһәрендә туа.

2003 елдан «юрист» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, 2004 елда Халыкара менеджмент институтын тәмамлый.

2008 елда Идарәи кадрларны әзерләү буенча Президент программасын уза[1].

Хезмәт юлы

20002003Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗ-Металлургия» ачык акционерлык җәмгыяте инженеры[2].

2003–2008 — Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗинструментспецмаш» ААҖ маркетинг бүлеге башлыгы.

2008–2012 — Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗ» ААҖ сатып алулар һәм логистика департаменты директоры урынбасары.

2012 елдан «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте сатып алулар үзәгенең сатып алуларны үстерү департаменты директоры.

2012-2013 елларда «КамАЗ» ААҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасар киңәшчесе.

2013–2021 — «КАМАЗ-Марко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры.

2021 елдан «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсе директоры[2].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

20142019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2019 елдан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы[1].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә